Аллаһ рәсүленнән ﷺ шундый хәдис риваять ителә: «Мөкәлләфләр кылган гамәлләрнең игътибарга алынулары, дәрәҗә һәм мәртәбәләре – адәмнәрнең ниятләренә күрә. Һәр кешенең үз гамәле бәрабәренә булган өлеше нияткә карап була. Аллаһ Тәгалә һәм Аның рәсүленең ﷺ ризалыгын максат итеп Мәдинәгә һиҗрәт итүчеләргә Аллаһ һәм Аның рәсүле ﷺ өчен һиҗрәт итү савабы булыр. Дөньяви максат өчен яки берәр хатынга өйләнү нияте белән һиҗрәт итеп Мәдинәгә баручыларның өлешләре дә (һиҗрәтләренең нәтиҗәсе) үзләренең дөньяви максатларына җитү яки шул хатынга өйләнүдән гыйбарәт булыр» (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).
Хәдиснең тарихы
Мәккә яулап алынган вакытка кадәр Мәдинә шәһәренә, Аллаһ рәсүле ﷺ янына һиҗрәт итеп бару бик саваплы бер гамәл иде. Мәккә яулап алынганнан соң, Аллаһ рәсүленең ﷺ: «Мәккә яулап алынганнан соң инде һиҗрәт тукталды», – дигән сүзләренә күрә, һиҗрәт әүвәлге мәртәбәсеннән төште.
Риваятьләргә ярашлы, бер адәм Мәдинәгә һиҗрәт иткән бер хатынга өйләнү өчен, мөселман булып, Мәдинәгә һиҗрәт кылган. Моның һиҗрәттән асыл максаты – Аллаһ рәсүле ﷺ янында тору түгел, ә шул хатынны үзенә алу иде. Аллаһ рәсүле ﷺ аның ниятен белгәннән соң, югарыдагы хәдис-шәрифне сөйләгән дә. Хәдистә «Мәдинәгә һиҗрәт итү» кебек аерым бер гамәл телгә алынса да, максат исә гомуми булып, һәрбер гамәл (тән гамәлеме я тел гамәле булсынмы, азмы я күп булсынмы), нияткә карап йөрүне белдерү. Ният бозык булса, гамәл дә бозык, ният төзек булса, гамәл дә төзек һәм хөрмәтле була.
Нәрсә ул ният?
Бәндәләрнең ихтыяри булган эшләре гыйлем, теләк һәм куәт дигән өч нәрсә белән тәмам булыр. Чөнки адәм баласы үзе белмәгән нәрсәне тели алмый, теләми торып, эшләми. Мәсәлән, эчәсе килгән кеше аның дәвасы су эчү икәнлеген белә, шуннан соң су эчәргә күңеле белән тели, аңардан соң эчә. Аның бу эше шушы өч нәрсә белән тәмам була. Бу өч нәрсәнең теләк исемлесе – ният. Әгәр дә: «Ният нинди нәрсә?» – дип сорасалар, «Гыйлем (белү)сәбәпле бер эшне эшләргә күңел белән теләү», – дип җавап бирелер. «Максат», «карар итү» дигән сүзләр дә «теләк» һәм «ният» дигән сүздер.
Ниятнең урыны
Шуңа күрә гыйбадәт вакытларында тел белән сөйләү һәм укуның мәгънәсе булмас. Ул нәрсәләр ният түгел. Ниятнең урыны – күңел. Мәсәлән, күңеле белән икенде намазы укырга максат иткән хәлдә, теле белән ахшам намазы ниятен әйтсә яки һичбернәрсә әйтми тик торса, бер зарар да булмас. Әмма икенде намазы укыганда, теле белән шул икенде ниятен әйтеп тә, күңеле гафил булса (ният итмәсә), намазы намазга саналмас. Намазга керешкән вакытта Аллаһ рәсүле ﷺ һәм аның сәхабәләренең кычкырып та, яшерен рәвештә дә тел белән ният әйтүләре риваять ителми. Шуның өчен балаларга күңел белән ният итүне өйрәтергә тиешле, тел белән әйтүгә генә гадәтләнеп, күңел максатына гафил булмасыннар.
Ният кайчан шарт?
Әбү Хәнифә мәзһәбенә ярашлы, намаз, ураза, хаҗ һәм зәкать кебек төп асылы булган гыйбадәтләр өчен ният шарт булып, башкаларга вәсилә булган (тәһарәт кебек) гыйбадәтләргә ният шарт түгел (тәяммүмнән башка). Мәсәлән, ният итмичә алынган тәһарәт белән дә намаз уку дөрес. Шулай булса да, савап булсын өчен, ният тиешледер. Мәсәлән, ниятсез төзелгән тәһарәт белән нияте булган тәһарәтнең һәр икесе намаз укырга ярый, әмма әүвәлгесе өчен савап юк, соңгысы (нияте булганы) өчен савап була. Шуның өчен, үзе төп булсынмы, я вәсилә генә булсынмы, һәр гыйбадәт вакытында ният итү (Аллаһ Тәгаләгә якынаю максаты) тиешле.
Ниятнең әһәмияте
Нияттән башка гыйбадәтләр игътибарга алынмау сәбәпле, ниятне дөресләү – бик әһәмиятле бернәрсә. Ният – күңел гамәле булу сәбәпле, анда рия булырга мөмкин түгел. Хәтта, Җәннәт һәм Тәмугта мәңге калу – ният җәзасы, диючеләр бар. Ягъни, мөэмин кеше Җәннәттә мәңге калса – дөньядагы вакытында мәңге мөэмин булуны ният иткәнлеге, ә бер кеше Тәмугта мәңге ятса – дөньядагы вакытта һаман гөнаһлы булып торуны ният кылганы өчен буладыр. Үкенү (тәүбә) бар гөнаһларны юкка чыгарса, ният юк эшләрне бар итә. Аллаһ рәсүленең ﷺ бер сугышта, «Мәдинәдә бер кавем бар, гафу итәрлек сәбәп аркасында безгә юлдаш була алмадылар, әмма безнең һәрбер гамәлебездә тиңдәшләрдер», мәгънәсендәге сүзе дә, Мәдинәдә торганнары хәлдә, ниятләренә күрә Аллаһ рәсүле ﷺ белән берлектә сугышта йөрү савабына ирешүләрен белдерә.
Һәрхәлдә, гамәл, гыйбадәт һәм дә башка нәрсәләрнең рухы – ул ният.
Кеше малын урлау нияте белән үз малын алучы кеше гөнаһлы булып, үз малын алу нияте белән кеше малын алучы – шәригать һәм әхлак алдында гаепсез.
Нияткә карап, бер үк гамәл өчен бик күп савап яки бик күп җәза булырга мөмкин. Мүбәх эшләр ният сәбәпле гыйбадәт яки гөнаһ була ала. Фәкать хәрәм һәм фарыз эшләрдә ниятнең андый тәэсире юк. Якшы бер ният белән хәрәм эш кылырга ярамаган кебек, ният бозыклыгын сылтау итеп фарыз гамәлләрне калдыру да мөмкин түгел.
Ният булганнан соң, гамәл булсынмы, булмасынмы, бәндәләргә савап языла, әмма ният булмаган гамәлләргә савап юк. Рия керү сәбәпле, гамәлгә савап булмый калырга да мөмкин, әмма нияттә мондый ихтимал юк. «Фәлән кадәр акчам булса иде, мәктәп салдыртыр, ятим һәм фәкыйрь балаларны укытыр идем», – дигән кеше өчен шул нияте бәрәбәренә савап язылган хәлдә, акчасы булып та, шул эшләрне эшләгәннән соң, әүвәлдәге нияте бәрәбәренә булган савап дәрәҗәсендә саваплы булуында шөбһә бар. Рия кермәсә, әлбәттә, савап зур булачак, ләкин риядан саклану җиңел түгел. «Мөэминнең нияте гамәленнән яхшырак» булуының хикмәте дә шушылыр.
Хәйлә мәсьәләсе
Хәйләне инкарь итүен имам Бохари шушы хәдис белән дәлилли. Чөнки бу хәдистән аңлашылуынча, берәр кеше риба алу максаты белән бурычка биреп тә, тыштан шәригый хәйләләр ясаса, шул хәйләләр игътибарга алынмый, ә игътибар – нияткә. Берәр кеше тәхлил итү максаты белән берәр хатын белән никахлашуы сәбәпле ләгънәткә хаклы булырга тиеш. Чөнки игътибар тышкы якка түгел, ә нияткә.
Хәйлә белән эш кылуның дөрес булу-булмавы хакында гыйлем әһелләре арасында низаг зур. Дөрес күрүчеләр дә, күрмәүчеләр дә бар. Һәм һәр ике тараф берникадәр дәлилләр белән үз сүзләренең дөреслеген дәгъва кыла. Ләкин яхшы тәдкыйк һәм тәхлил ителгәннән соң, һәр ике тарафның шушы нәтиҗәгә килүләре аңлашыла: әгәр дә хәйлә берәр төрле хәрәмнән качу һәм гөнаһтан ерак булу максаты белән ясалса – дөрес, бәлки, мактаулы, әмма берәр мөселман хакын юк итү һәм шәригать таләп иткәннәрне игътибарсыз калдыру максаты белән булса, монысы – гөнаһ һәм дошманлык.
Ризаитдин бин Фәхретдиннең
«Җәвәмигъ әл-кәлим» шәрехе» китабыннан