“Аллаһ белə,
ə без белмибез...”
Безнең бу дөнья һəм аның сер-
лəре хакындагы белемнəребез –
иксез-чиксез океандагы тамчы ке-
бек. Җир тетрəүлəр, гарасатлар,
янгыннар һəм ташкыннар кебек
һəлакəтлəрдə бернинди дə уңай
яклар юк, дип, безнең берəвебез
дə йөз процентлы инану белəн əйтə
алмый. Əгəр алар булып тора икəн,
димəк, шулай булырга тиеш.
Кеше дөнья серлəрен генə түгел, ə
үз тормышына, үзе кылган эшлəргə
һəм үзенең тирəсендə барган вакый-
галарга бəйле белемнəрне дə белү
белəн мактана алмый. Кешегə фай-
да китерердəй күп нəрсə аның тара-
фыннан явызлык кебек кабул ителүе
мөмкин. Һəм киресенчə, кайчакта ул
куаныч белəн шундый эшлəр кыла
һəм шул эшлəрнең тиздəн аның өчен
газапларга əверелүен аңлап җитми.
Бу хакта Коръəндə шулай диелə:
“Сезнең өчен хəерле булган берəр
нəрсəне җаныгыз сөймəве ихти-
мал. Һəм сезнең өчен явызлык
булган берəр нəрсəне сөюегез их-
тимал. Аллаһ (сезнең өчен нəрсə
хəерлерəк булганын) белə, ə сез
белмисез!” (“Сыер” сүрəсе, 2:216).
Сəбəп һəм нəтиҗə законы
Əгəр бөтен нəрсəгə гадел караш
белəн карасаң, шул ачыкланыр:
бəла-казаларның байтак өлешенə
аерым бер кешелəрнең яки бөтен
җəмгыятьнең эшлəре сəбəпче бу-
лып тора. Нəрсəсе мөһим: үз-
үзлəрен аклар өчен, күплəр үз гае-
бен күрмəмешкə салыша һəм бөтен
җаваплылыкны əлеге дə баягы яз-
мышка яки Аллаһ тəкъдиренə кайта-
рып калдыра.
Авыруларны гына алыйк. Күпче-
лек чирлəр кешенең үз саулыгына
илке-салкы каравы сəбəпле бар-
лыкка килə: режимсыз яшəү, күп
ашау, табибларның киңəшенə ко-
лак салмау. Йөрəгенең кага баш-
лавында тəмəкеченең үзеннəн
баш ка кем гаепле? Суык көндə
җы лы киенмəгəч, кешенең үпкəсе
шешүендə башка берəүнең гае-
бе бармы? Вакытында табибка
күренмəгəч, ник чирле кеше нинди-
дер илаһи көчлəрне гаепли? Кеше
тормышындагы башка күңелсез ва-
кыйгалар белəн дə хəл якынча шу-
лай. Нигəдер кешелəр сəбəп һəм
нəтиҗə законын онытып җибəрə
һəм үзлəренең уңышсызлыкларын
үзлəреннəн читтə эзли башлый, еш
кына Галəмнəр Раббысын аларга ка-
рата яхшы мөнəсəбəт күрсəтмəүдə
гаепли.
Коръəндə кешенең эшлəре белəн
аның тормышында шул эшлəр
сəбəпле барлыкка килгəн бəла-каза
арасындагы бəйлəнешкə күрсəткəн
аятьлəр бихисап. Мəсəлəн, “(И
кеше) сиңа килгəн яхшылык –
Аллаһтан. Сиңа килгəн яманлык
исə – синең үзеңнəн”, – диелə бер
аятьтə (“Хатыннар” сүрəсе, 4:79).
Шул ук хəл кеше җəмгыятендə –
кешелəрнең берəр төркеме башка
төркем кешелəрен кыерсата башла-
ганда була. Соңгылары үз лəренең
бəлалəрендə хаклы рəвештə тəүге-
лəрен гаепли. Киңкүлəм мəгълүмат
чаралары хəбəр итүен чə, үткəн елда
гына ачлыктан интегүчелəр саны
якынча бер миллиардка җиткəн,
күплəре ачлыктан һəлак булган. Шул
ук вакытта кайсыбер кешелəр күп
ашау сəбəпле йоклап китə алмый
интегə. Яки кайсыбер дəүлəтлəрдə,
азык-төлек хакын югары дəрəҗəдə
тоту өчен генə, ашлыкның гаять
зур запаслары юк ителə. Бөтен бу
нəрсəлəрнең сəбəбе Раббының ач-
лыктан инте гүчелəрне калдырган-
нан түгел бит. Коръəндə бу хакта:
“Кеше куллары кылган нəрсəлəр
сəбəпле коры җирдə һəм диңгездə
бозыклык барлыкка килə”, – диелə
(“Румилар” сүрəсе, 30:41).
Иминлекнең булмавы, сугыш лар,
икътисади тетрəнүлəр, мохтаҗ-
ларны кыерсыту һəм башка бозык-
лыклар – кеше кулы башкарган
эшлəр нəтиҗəсе. “Ə ни өчен Аллаһы
Тəгалə кешелəрнең бер-берсен кы-
ерсытуына юл куя?” – дип сорар
кемдер. Җавапны Раббының кешегə
биргəн ихтыяр ирегендə эзлəргə
кирəк. Кешене берəү дə көчлəми,
нəрсə эшлəргə икəнен ул үзе сай-
лый. Əгəр ул изге эш кылса, аны са-
вап көтə. Явызлык өчен исə аңа җəза
əзерлəнгəн. Аллаһы Тəгалə кешегə
туры юлны күрсəткəн, аңа чиклəрне
билгелəгəн, ə калганы исə кешенең
үз карамагында.
Бəла-казада да хикмəт бар
Чынбарлык шуны күрсəтə: əгəр
кешенең тормышы даими имин-
лектə, лəззəттə һəм ял итүдə үтсə,
бернинди дə тетрəнүлəре булма-
са, деградациягə нигез салынган
дияргə дə була.
Күпме кеше, əгəр алар кайсыдыр
мəлдə якыннарын югалтмаса, яки
авырмаса, яки байлыгыннан мəхрүм
булмаса, беркайчан да Аллаһны та-
нымас иде дə, нəтиҗəдə, Əхирəттəге
мəңгелек бəхеттəн мəхрүм булыр
иде. Əлбəттə, бөтен кеше дə алар
тормышында булган авырлыклар-
дан дөрес нəтиҗə ясый алмый. Лəкин
үзлəренə сабак алган кешелəр дə
күп. Алар, Аллаһка шөкер итеп,
элекке гамьсезлеккə, наданлыкка
һəм тəкəбберлеккə урыны булмаган
өр-яңа тормыш башлый.
Бу хакта Аллаһ шулай ди: “Без
мотлак аларга (Əхирəтнең) олы
җəзасыннан тыш (фани дөньяның)
кече җəзасын татырга бирербез.
Бəлки, алар (туры юлга) кайтыр”
(“Сəҗдə” сүрəсе, 32:21). Ягъни, төрле
тормыш авырлыклары аша кешегə
үзенең эшлəре һəм максатлары ха-
кында уйланып туры юлга кайтырга
мөмкинчелек бирелə.
Раббыбыз безгə фикерлəр
өчен акыл биргəн, туры юлга
күндерер өчен китаплары белəн
пəйгамбəрлəрен җибəреп торган,
безне бихисап нигъмəтлəр белəн
бүлəклəгəн. Һəм кайсыбер очрак-
ларда Ул авырулар, бəла-каза, та-
бигать һəлакəтлəре, мал-мөлкəтне
югалту, хəвеф кебек сынаулар да
җибəрə. Сынаулар – ул Аллаһның
үзгəрмəс сөннəте. Югары һəм түбəн
температура алмашуы корычны
чыныктырган кебек, кыенлыклар
һəм бəла-каза да кешене чыныкты-
ра. Тормышта төрле авырлыклар-
га тарыган кешелəр генə иң яхшы
уңышка ирешə. Тарихта эз калдыр-
ган бөтен күренекле шəхеслəрнең
дə диярлек тормыш юллары югал-
тулар һəм авырлыклар белəн тулы.
Сынаулар аерым кешегə генə түгел,
тоташ халыкка да җибəрелеп, бөтен
миллəтне берлəштерə, аның бөтен
рухи һəм аң потенциалын тышка
чыгара, барлык көч-куəтен тупларга
этəрə.
Бəла-каза – җəза?..
Төрле бəла-казаларның җəза
була рак җибəрелүе мөмкин икə-
нен дə онытмаска кирəк: алар
җибəрелгəндə гөнаһлы кешелəр
алдында тəүбə ишеклəре һəм арт-
ка кайту юлы ябыла. Күктəн килгəн
мондый җəза гөнаһлы адəмнəрне
юк итү һəм аларның əшəке эшлəрен
туктату өчен тəгəенлəнгəн. Мəсə-
лəн, мондый җəза белəн Фиргəвен
һəм аның куштаннары юк ителə.
Кешелек тарихы көч-куəткə,
бай лыкка, абруйга һəм баш-
ка нигъмəтлəргə ия булып та,
гөнаһ ларга, тəкəбберлеккə һəм
бозык лыкка баткан, шул сəбəпле
Аллаһ җəзасына тарттырылган
аерым кешелəрнең һəм тоташ
халыкларның тормышыннан мисал-
лар белəн тулы. Коръəндə дə бихи-
сап мисаллар китерелə. Безгə исə
бер генə аять белəн чиклəнеп китү
дə җитə: “Без һəркемне гөнаһы
өчен тотып алдык (җəзаладык).
Аларның кайсыберəүлəренə
Без (ташлы) давыл җибəрдек,
кайсыберəүлəрен коточкыч аваз
екты, кайсыберəүлəрен Без җиргə
сеңдердек, ə кайсыберəүлəрен
Без суда батырдык. Аллаһ алар-
га гаделсез булмады, алар
үзлəренə-үзлəре гаделсез булды”
(“Үрмəкүч” сүрəсе, 29:40).
Ə тирə-юнебездə барган бөтен
нəрсəгə баксаң, җəмгыятебезнең
күпчелек өлешенең юк ителгəн ха-
лыклардан бер дə ким булмаган
тирəн рухи чокырда һəм азгын-
лыкта булуын күреп, йөрəк əрни.
Кешелек нинди генə үзгəрешлəр
кичермəсен, үзенең үсешендə нин-
ди генə биеклеклəргə үрлəмəсен,
технологиялəр дə, икътисади
үсеш күрсəткечлəре дə бернинди
əһəмияткə ия түгел. Аска тəгəрəгəн,
Раббысын танымаган халыкларны
Аллаһ җəзасыннан саклап калуда
алар көчсез...
Шулай итеп, табигать һəлакəт-
лəре, бəла-казалар безгə Аллаһ
алдында тəүбə итү, аңардан яр-
лыкау сорау, изгелек кылу һəм ты-
елганнан ераграк тору кирəклеге
хакында искəртə. Ə хəзерге “ци -
вилизация”лəр юк ителгəн ха-
лыкларның язмышын кабатламас-
мы? Рөхсəт ителгəннең чиклəрен
үтеп китмəдекме без? Аллаһтан
башка (гыйбадəткə лаек) илаһ юк, ə
Мөхəммəт – аның колы һəм рəсүле
икəнен аңлап шаһитлык китерү өчен
кешелеккə тагы нинди дəлиллəр
кирəк?
Дини матбугаттан.