Барлык яңалыклар
Иман нуры
12 декабрь 2025, 15:12

Мәхәббәт орлыгы

Сөю бар ул, тик йөрәгеңдә яшеренгән...

Мәхәббәт орлыгы
Мәхәббәт орлыгы

Бер егет яратырлык кыз таба алмый азаплана икән. Гел “әллә нинди”ләр очрый, ди, аңа. Берәүләре – ямьсез, икенчеләре – исәр, өченчеләре – гаугачыл... Үзенә ошардай кыз  эзләп арыгач, үсмер акыл иясенә киңәш сорап килгән.

Аны игътибар белән тыңлагач, карт:

– Чынлап та, бәлаң зур икән, – дигән. – Әйт әле, үз әниеңә карата нинди мөнәсәбәттәсең?

Үсмер бу сорауга аптырап калган.

– Монда минем әниемнең ни кысылышы бар? – дип, кызып ук киткән ул. Аннары, акыл иясенең сынамчыл карашын тоеп, башын игән. – Әллә инде, белмим... Әнием еш кына мәгънәсез сораулар биреп җанымны көйдерә, чамадан тыш хәстәрлеге, дәгъвалары, үтенечләре белән каңгырта. Аны яратам дип әйтә алмыйм...

Карт беразга тынып калган, башын селкеп куйган, шулай да әңгәмәне дәвам иткән:

– Ярый... Алай булгач, мин сиңа мәхәббәтнең төп серен ачам. Сөю бар ул, тик йөрәгеңдә яшеренгән. Орлыгын исә тормышыңдагы иң мөһим кеше – синең әниең – чәчкән. Һәм, аңа карата нинди мөнәсәбәттә булсаң, башка хатын-кызга да шулай караячаксың. Ни өчен дигәндә, әниең бит – тәүге сөюең. Ул беренче булып сине хәстәрле кочагына алган. Әниеңне яратсаң, бүтән хатын-кызны да кадерләргә, хөрмәтләргә өйрәнәчәксең. Һәм алар да сиңа елмаеп карар, җылы сүзләрен җиткерер. Әйе, һәркемнең үз ата-анасына яхшы мөнәсәбәте – бәхетенең нигезе.

Егет акыл иясенә ихлас рәхмәт белдергән. Карт исә тагы бер киңәшен өстәгән:

– Кәләш итеп алу өчен шундый кызны эзлә – үз әтисен яраткан, хөрмәт иткән кеше булсын ул.

 

Мәхәббәт орлыгы
Мәхәббәт орлыгы
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас