Барлык яңалыклар
Иман нуры
5 декабрь 2025, 16:41

Оялчанлык ‒ иманнан

Кайчандыр күркәм саналган сыйфат ‒ хәзер көчсезлек билгесе.

Оялчанлык ‒ иманнан
Оялчанлык ‒ иманнан

Оялчанлык кешегә тумыштан бирелә. Гарәп телендәге «хая» сүзе дә юкка гына «хаят» дигән сүздән барлыкка килмәгәннер (хая ‒ оят, хәят ‒ яшәү, тереклек). Бу сыйфат кешенең иманына да тыгыз бәйле: берәр гөнаһ кылып, вакытында тәүбә итмәсәң, оятыңны югалтуга табан адым ясадың, дигән сүз.

Бервакыт Аллаһ рәсүле ﷺ бер кешенең үз дин кардәшен оялчанлыгы өчен шелтәләп торганын күреп кала да:«Аның белән булма! Оялчанлык ‒ иманнан», ‒ дип, аңа нәсыйхәт биреп китә (әл-Бохари һәм Мөслим). Димәк, оялчан булу ‒ иманлылык билгесе.

Оялчанлык кешенең эчке дөньясын гына матурлап калмый, аның холык-фигылендә дә чагылыш таба. Мәсәлән, оялчан кеше, артык нык хаҗәт булмаса, соранып, теләнчеләп йөрми. Башкалар белән аралашканда да ул әдәп кагыйдәләрен саклый. Оялчан мөэмин кеше исә кешеләрдән генә түгел, иң тәүдә Раббысыннан ояла. Ул гөнаһ кылынган урыннарга бармый, күзләрен, колакларын Аллаһның ачуын кабарта торган нәрсәләрдән саклый.

Иң гүзәл оялчанлык үрнәген Мөхәммәт пәйгамбәр ﷺ күрсәткән. Әбү Сәгыйть әл-Хөзридән (Аллаһ аңардан риза булсын) шундый хәдис риваять ителә: «Аллаһ рәсүле ﷺ үз бүлмәсендә кәләшлеккә бирүне көтеп утырган кыздан да оялчанрак иде. Әгәр дә нәрсәдер аның күңеленә хуш килмәсә, без ул хакта аның чыраена карап белә идек» (әл-Бохари һәм Мөслим).

Сәхабәләрнең дә иң яхшыларына шундый күркәм сыйфат хас булган. Мәсәлән, бер хөтбәсе вакытында Әбү Бәкернең (Аллаһ аңардан риза булсын): «И мөселманнар, Аллаһтан оялыгыз! Мин, Аллаһ белән ант итәм, кече хаҗәтемне үтәгән чакта да, Раббымнан оялып, киемем белән ышыкланам», ‒ дигәнен риваять итәләр. Имам Әхмәтнең хәдисләр җыентыгында исә мөэминнәр әнисе Гайшәнең (Аллаһ аңардан риза булсын) шундый сүзләре китерелә: «Элек мин, Аллаһ рәсүле ﷺ һәм әтиемның каберләре яткан өемә керсәм, өске киемемне салып: “Болар минем ирем һәм әтием”, ‒ ди торган идем. Гомәрне дә (Аллаһ аңардан риза булсын) алар янына җирләгәч, мин, Аллаһ белән ант итәм, аңардан тартынып, өстемдәге ябуларымны нык итеп бәйләр булдым». Ә инде Усман ибн Гаффәннең (Аллаһ аңардан риза булсын) оялчанлыгы хакында белмәгән-ишетмәгән мөселман сирәктер ‒ риваять ителүенчә, аңардан хәтта фәрештәләр оялыр булган.

Бүген исә мондый күркәм сыйфатка ия булырга теләүчеләр бармы икән? Әдәпсезлек, азгынлык чәчкә аткан урыннарда оялчан булуы оят, дияргә мөмкин. Кайчандыр күркәм саналган сыйфат ‒ хәзер көчсезлек билгесе.  Олыларның үгет-нәсыйхәтеннән мәхрүм яшьләргә исә оялчанлыкның ни икәне кайдан мәгълүм булсын? Шуннан инде азгынлыкның сәбәпләре нәрсәдә, дип баш ватасы да, җанөшеткеч җинаятьләр каян чыга, дип аптырыйсы да түгел. Ирексездән, Пәйгамбәребезнең ﷺ киләсе хәдисе искә төшә: «Кешеләргә алдагы пәйгамбәрләр чорыннан калган нәсыйхәт сүзләре шулдыр: әгәр оялмасаң, ни телисең, шуны эшлә» (әл-Бохари). «Оятсызлык бар нәрсәнең күркен бетерә, ә оялчанлык исә һәрвакыт арттыра», ‒ диелә икенче бер хәдистә (әт-Тирмизи).

Бер тапкыр оялчанлыктан колак каксаң, кабат бу күркәм сыйфатка җиңел генә ия булырмын димә. Гөнаһ кылырга гадәтләнеп, кешеләр алдында гына түгел, иң мөһиме, Аллаһ алдында оялуның ни икәнен дә белми башласаң, нишләргә? Аллаһка кайтып кына гөнаһлардан котылу мөмкин. Иман тәмен тату өчен ихлас күңелдән тәүбә итү, гөнаһларга якын да бармау һәм күбрәк изге гамәлләр кылу зарур.

Иң азакта бернәрсә хакында искәртеп китү мөһим: динебезне өйрәнүдә, аны таратуда оялчанлык киртә булырга тиеш түгел. Мәсәлән, гыйлем иясенә дөрес сорау бирергә кирәк булганда яки берәр изге эш кылырга форсат килеп чыкканда оялып тору бөтенләй урынсыз. Шуны хәтердән чыгармаска кирәк: чын оялчанлык кешегә тик файда гына китерә һәм аны яхшы эшләрдән түгел, начар гамәлләрдән генә туктата.

Бу сыйфатка һәм, гомумән, күркәм холыкка ия булуда шулкадәр өстенлек булмаса, Аллаһ рәсүле ﷺ шулай дип әйтеп калдырмас иде: «Хөкем көне мөэмин кешенең мизанында күркәм холыктан да авыррак тарткан нәрсә булмас. Дөреслектә, Аллаһ тупас һәм оятсыз кешеләрне яратмый» (Әбү Давыт һәм әт-Тирмизи).

Дини матбугаттан.

Оялчанлык ‒ иманнан
Оялчанлык ‒ иманнан
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас