Гайшәнең (Аллаһ аңардан риза булсын) сүзләреннән риваять итүләренчә, Пәйгамбәр ﷺ үз гаилә әгъзаларының кайберләре өчен авырудан шифа сорап Аллаһка дога кылган чагында, уң кулы белән авыруның тәнен сыпырып, шулай дияр булган:
«Алла́һүммә, Раббән-нә́с, ә́ҙһибил-бәьс, и́шфи, Ә́нтәш-Шә́фи́, лә́ шифә́ьә иллә шифә́үк(ә), шифә́ьән лә́ йүға́диру сә́ҡамән!»
Мәгънәсе: «И Аллаһ, кешеләрнең Раббысы, бу чирне юкка чыгар; Син – Шифа бирүче; Синең шифаңнан башка шифа юк; аңардан соң чир калмаслык итеп шифала!»
Әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан.
Бу хәдиснең башка бер риваятендә, Аллаһ рәсүле ﷺ өшкергәндә шулай дигән, диелә:
«И́мсәхил-бәьсә Ра́ббән-нә́с, бийәдикә шифә́ь(ү), лә́ кә́шифә ләһү́ иллә́ Әнт!».
Мәгънәсе: «Бу чирне юкка чыгар, кешеләрнең Раббысы; Синең кулыңда – шифа, һәм аны Синнән башка һичкем бирми!»
Әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан.