Барлык яңалыклар
Иман нуры
21 ноябрь 2025, 09:15

Зинадан саклан!

Зинага якын килмәгез, чөнки ул – бик әшәке һәм бозык эш!

Зинадан саклан!
Зинадан саклан!

Менә бер кардәшебезне чибәр һәм дәрәҗәле хатын үзе белән зина кылырга чакыра, әмма ул, Аллаһтан куркам, гөнаһ кылмыйм, дип каршылаша… Нәкъ шундыйлар, Йосыф пәйгамбәргә (галәйһиссәлам) хас кешеләр, Аллаһның яклавында булачак. Аллаһы Тәгалә Коръәндә болай дигән: «(Йосыф) яшәгән йортның хужабикәсе (Мисыр вельможасының хатыны) аны аздырырга булды, ишекләрне бикләп: «Кил монда!» – диде. (Йосыф): «Аллаһ сакласын! Хуҗам бит минең тормышымны күркәм итте! Хактыр, золым кылучылар бәхетле булмый!», диде (Коръән, «Йосыф» сүрәсе, 12:23).

Бер хәдистә бәян ителүенчә, берәү пәйгамбәргә ﷺ килгән дә:

– И Аллаһ рәсүле! Аллаһ каршында иң олы гөнаһ нинди? – дип сораган.

Пәйгамбәр ﷺ:

– Ширек, ягъни Аллаһы Тәгаләгә тиңдәш тоту, – дип җаваплаган.

– Ә шуннан соң нинди?

– Фәкыйрьлектән куркып, балаңны үтерү.

– Ә аннан соң?

– Шуннан – күршеңнең хатыны белән зина кылу, – дигән (Мөслим җыентыгыннан). Башка бер хәдистә исә ул ﷺ: «Ширектән соң иң олы гөнаһ – зина», – дип әйткән.

Янә Аллаһы Тәгаләнең «Зинага якын килмәгез, чөнки ул – бик әшәке һәм бозык эш!» дигән сүзләрен искә төшерик (Коръән, «Төндә күчү» сүрәсе, 17:32). Игътибар итегез: аятьтә зина кылу тыелып кына калмаган, ә бөтенләй «зинага якын килмәгез» диелгән. Димәк, аңа этәрер сәбәпләрдән дә ары торырга кирәк. Кемдер андый нәрсәләргә бәйләнде икән, гөнаһка адым ясады дигән сүз. Шуңа да зина кылучылар янында вакыт уздырмагыз, уйнашчылар белән дуслык кормагыз, хатын-кызның гаурәтенә карамагыз, чөнки болар бозыклыкка гына этәрә. Аллаһы Тәгаләнең шундый сүзләрен дә хәтеребезгә төшерик: «Мөэмин ирләргә әйт: алар карашын (тыелганнан) читкә алсын һәм җенес әгъзаларын сакласын» (Коръән, «Нур» сүрәсе, 24:30).

Чит хатыннар белән икәүдән-икәү калудан да сакланыгыз, чөнки бу тыела. Пәйгамбәребез ﷺ әйткән: «Нинди генә (ир) кеше ят хатын белән ялгыз калмасын, һичшиксез, алар арасында өченчесе шайтан булыр» (Ибн Мәҗәһ, Тирмизи җыентыкларыннан, дөрес хәдис).

Хәтта туган тиешле кайбер кешеләр белән дә ялгыз калырга ярамый. Хәдистә бәян ителүенчә, Аллаһ рәсүле ﷺ: «Берегез дә ят хатыннар янына кермәсен!» – дигәч, бер ансар аңардан: «Әйт әле, әгәр дә ул иренең якын туганы (бертуган абыйсы яисә абыйсының улы, яисә икетуган абый дуслары) булса?» – дип сорый. Моңа пәйгамбәребез ﷺ: «Якын туган – үлем!» – дип җаваплый (Бохари, Мөслим җыентыкларыннан). Димәк, үлемгә илтүче сәбәпләрдән читләшкән кебек, туган, әмма мәхрәм булмаган ирләр белән ялгыз калудан да сакланырга кирәк.

Дин кардәшләребез! Алда әйтелгәнчә, зинага якын да килмәгез, чөнки ул – бик әшәке һәм бозык эш! «Аның нинди зыяны булсын? Бу бит – вакытлыча ләззәт алу гына! Булыр да бетәр», – дияр берәүләр. Бик яман шул эземтәләре!

Беренчедән, кемдер уйнаш кылса, аның гаиләсендә үзенә хыянәт итәчәкләр. Пәйгамбәребезнең ﷺ шундый мәгънәле хәдисен ишеткәнегез юкмыни? Аннан аңлашылуынча, әгәр дә сез гөнаһлардан ераклашмасагыз, хатыннарыгыз да ераклашмаячак. Имам әш-Шәфигый дә (Аллаһ аңа рәхимле булсын) болай дигән: «Сафлык һәм тугрылык саклагыз, шулчакта хатыннарыгыз да саф һәм тугры булыр. Мөселманга хас булмаган нәрсәдән ары торыгыз. Кемдер ят өйдә мең тәңкәгә зина кылса, аның йортында бүтән кеше бушлай уйнаш итәчәк. И аңлы кеше, бел: зина – ул бирәчәк. Әгәр дә син аны алсаң, өйдәгеләр белән түләячәксең».  

Зина кылучы ир яхшы холыклы хатын белән бергә булмаячак, чөнки Аллаһы Тәгалә шундый кагыйдә куйган: «Азгын хатыннар – азгын ирләргә, ә азгын ирләр – азгын хатыннарга; яхшы хатыннар – яхшы ирләргә, ә яхшы ирләр – яхшы хатыннарга» (Коръән, «Нур» сүрәсе, 24:26).

Икенчедән, зинаның начарлыгы тагын шунда: ул төрле чирләр йоктыра. Пәйгамбәребез ﷺ борыннан ук шушы хак сүзләрне әйткән: «Халык арасында әшәкелек киң колач алыр. Ә бу турыда игълан иткән чакта чума һәм элекке буыннарда булмаган башка чирләр таралыр» (Ибн Мәҗә җыентыгыннан, дөрес хәдис).

Өченчедән, зина фәкыйрьлеккә илтә, үлемне якынайта, йөзне карайта, уйнашчыга карата кешеләрдә нәфрәт уята, хыянәт иткәннәр гаилә, тән, милек бәрәкәтеннән мәхрүм кала... Әгәр дә зина кылучы тәүбәгә килмичә үлсә, кабердәге хәле дә начар булачак. Ә бит кабер тормышы (Бәрдәх) һәммәбезне дә – изгеләрне дә, явызларны да – көтә. Аллаһы Тәгалә болай дип әйткән: «Берәүгә үлем килсә, ул: «Раббым, кире кайтар мине. Бәлки, мин калдырган нәрсәләрдә изгелек кылырмын», ди. Юк шул! Бу – аның әйткән сүзләре генә, ә аларның артында (кабердән) терелтеп чыгарылыр көнгә кадәр киртә» (Коръән, «Мөэминнәр» сүрәсе, 23:99-100).  

Зина кылган кешеләрнең Бәрзәхтәге хәле турында шушы хәдистә бәян ителә: «Бервакыт пәйгамбәргә ﷺ Җәбраил һәм Микаил фәрештәләр килә дә, болай ди: «Тәмугта без мич күрдек, аның эчендә ыңгырашулар ишетелә иде. Эченә бактык: авызы нәзек һәм төбе киң мич ул, эчендә ялангач ирләр һәм хатыннар ята. Астында ялкын телләре күренә һәм аннан кычкырулар ишетелә... Янучыларны чыгаралар да янә утка тыгалар». «И Җәбраил, кем ул кешеләр?» – дип сорый пәйгамбәр ﷺ. «Зина кылучылар. Аларны Кыямәт көненә кадәр яндырачаклар», – дип җавап бирелә (Бохари җыентыгыннан).

Коточкыч хәл! Шулар белән бергә булырга кем тели? Әллә мәңгелек ләззәтләр тоеп яшәргә хыялланамы кеше? Башка күләгә юк көнне Аллаһ ышыгында булырга? Ә бит анда гөнаһлардан ераклашкан кешеләр генә керәчәк. Аллаһ ризалыгы өчен гөнаһлардан читләшегез, Аның җәзасыннан куркыгыз!

Бер мәчет имамы үзе ишеткән хәл турында бәян итте. Гыйлемнәре булмаган, юньләп намаз кыла белмәгән өч яшь егет белән танышкан ул. Сөйләшеп киткәннәр. Имам алардан: «Мәчеткә ни сәбәпле йөрергә булдыгыз? – дип сораган. Һәм яшь егетләр үзләре белән булган бик гыйбрәтле вакыйганы сөйләп биргән: «Безнең бер яшьтәшебез бар иде. Яхшы дуслар идек, әмма Аллаһ юлында йөрмәдек. Дуслыгыбыз Аллаһ ризалыгы хакына түгел, ә гөнаһлар өчен булды. Бер төнне беребезгә шушы дустыбызның телефоныннан шалтыраттылар. Трубканың теге очында бер хатын тавышы ишетелде. «Фәлән кешеме бу?» – дип сорады. «Әйе», – дигән җавап алгач, ул: «Шул-шул кешене беләсеңме?» – дип янә сорау бирде. «Әйе, ул – минең дустым», – диде беребез. Шуннан соң ул хатын иптәшебезнең авыр хәлдә булуын, янына килергә кирәклеген әйтте. Без шунда юлландык. Барсак, фәхешлек белән шөгыльләнә торган урын булган. Ишек ачып, безне иң эчке бүлмәгә үткәрделәр. Анда түшәктә дустыбыз хәрәкәтсез ята иде. Зина кылган хәлдә үлеп калган…»

Нинди коточкыч үлем! Егет зур гөнаһ кылып йөргән килеш җан бирә… Сак булыгыз, диндәге кардәшләребез сафланмыйча, тәүбәсез килеш үлүдән куркыгыз! «Өйләнергә (мөмкинлек) таба алмаганнар, Аллаһ аларны Үз юмартлыгыннан баетканга кадәр, тыелып торсын (ягъни зинадан һәм хәрамнән саклансын)», – дигән бит Аллаһы Тәгалә (Коръән, «Нур» сүрәсе, 24:33).

Аллаһ безне башка күләгә булмас көнне үз янына алып коткарсын иде! Йөрәкләребезне, тән әгъзаларыбызны хәрамнән сакласын иде! Чынлап та, Ул барлык нәрсәгә кодрәтле! Аллаһ безне ярлыкасын! Амин!

Дини матбугаттан.

Зинадан саклан!
Зинадан саклан!
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас