Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 октябрь 2025, 11:25

Кыямәт көне нинди көн ул?

Кешеләрнең Кыямәт көнендәге хәле бик нык аерылып торачак һәм ул аларның фани дөньяда үзләрен ничек тотуларына, нинди гамәлләр һәм аларны нинди ният белән кылуларына бәйле булачак.

Кыямәт көне нинди көн ул?
Кыямәт көне нинди көн ул?

Бу галәмне бар иткән һәм аны безнең вакытлыча төягебез иткән Аллаһы Тәгалә, без Җирдәге миссиябезне хәтеребездә тотсын дип, безгә Үз пәйгамбәрләрен һәм Язмаларын җибәргән. Пәйгамбәрләр безгә җиткергән гыйлемнең мөһим бер өлеше булып Кыямәт көне хакында белү тора. Без бу дөньяны калдырып киткәч, безне нәрсә көтә? Ахирәттәге язмышыбыз нәрсәгә бәйләнгән?

Коръәндә һәм Пәйгамбәребезнең ﷺ Сөннәтендә Кыямәт көненә бәйле булган һәм бу көн җиткәндә булачак вакыйгаларны яхшырак күз алдына китерергә ярдәм иткән меңәрләгән риваять табарга мөмкин. Аллаһы Тәгалә бу көннең куркынычлары хакында искәртеп кенә калмый, шулай ук бу көнгә изге гамәлләрдән запас җыярга һәм аңа әзерләнергә дә чакыра. «Сез Аллаһка кайтарылачак көннең (җәзасыннан) сакланыгыз. (Ул көнне) һәр җан кылган (гамәлләренә) ярашлы түләвен (әҗерен яки җәзасын) алыр. Алар белән гаделсез булмаслар», – диелә Коръәндә («Сыер» сүрәсе, 2:281).

Бу көн – аңардан соң мәңгелек башланачак соңгы көн. Илле мең ел буена дәвам итәчәк көн. Авыр һәм куркыныч көн. Кубарылып тору көне. Хисап көне. Түләү көне. Раббыбыз белән очраша торган көн. Тәүгеләр һәм соңгылар, ягъни кайчан да булса Җирдә яшәп киткән кешеләр җыелачак көн.

Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә нәрсә булачагы хакында гына түгел, шулай ук гамәлләребезнең кире терелгәннән соң булачак хәлебезгә ничек тәэсир итәчәге хакында да хәбәр итеп китә. Бу хакта белү – Аның бәһаләп бетергесез мәрхәмәте дә. Чөнки Коръәндә һәм Сөннәттә кешеләрнең, аларның нинди гамәлләр кылуына карап, нинди хәлдә булачагы белән танышу безне уйланырга мәҗбүр итә: ә без үзебез нинди төркемгә карыйбыз? Хөкемгә тиклем үк җиңеллекләр һәм шатлыклар башланган һәм Ахирәттәге гүзәл язмышка ия булган изге кешеләргәме? Яки нәфселәренең колына әйләнгән, озын гомергә өмет иткән һәм «кайчандыр берәр вакыт» тәүбәгә кайтырга исәп тоткан гөнаһлы адәмнәргәме?

Коръән белән Сөннәттән күренүенчә, кешеләрнең Кыямәт көнендәге хәле бик нык аерылып торачак һәм аларның фани дөньяда үзләрен ничек тотуына, нинди гамәлләр һәм аларны нинди ният белән кылуына бәйле булачак.

Ул көн гаҗәп тә, куркыныч та булачак. Берәүләр ул көнне Гарешнең күләгәсендә һәм нурдан ясалган минбәрләрдә торачак. Андый бәхеткә гадел кешеләр – гаделлекне үзләренә мөһим принципларның берсе итеп алган һәм шуның аша Аллаһның ризалыгына ирешергә теләгән кешеләр ия булачак. Ләкин гаделлекне санга сукмаган кешеләр дә булачак. Мәсәлән, бер карыш җирне хаксыз алган кеше шул бер карыш җирне генә түгел, аның астында яткан бөтен җиде кат җирне дә муенына уратып алган килеш килеп торачак. Ә ике хатыны булып, аларның берсенә карата гаделсез булган ир кеше Кыямәт көнендә фалиҗ (паралич) суккан кебек кыек гәүдә белән килеп торачак.

Ул көнне кайсыберәүләр бу фани дөньяда биргән сәдакаларының бәрәкәтен күрәчәк: кояш шулкадәр якын булудан кешеләр тиргә батып торачак, ә сәдака тараткан һәм сул куллары уң куллары биргәнне белмәгән юмарт кешеләрне Гарешнең күләгәсенә үткәрәчәкләр. Саран булган һәм зәкатен түләмәгән кешеләр исә ул көнне зыян гына күрәчәк: аларның байлыклары зур бер еланга әвереләчәк һәм аларның муены тирәли уралып: «Мин – сезнең байлыгыгыз! Мин – сезнең хәзинәгез!» – дип әйтәчәк. Бу газаплардан качып та котылып булмаячак.

Кыямәт көнендә, шулай ук, шундый кешеләр киләчәк, Аллаһ рәсүле ﷺ алар хакында болай дигән: «Аллаһ Хөкем көнендә тәүгеләрне һәм соңгыларны җыйгач, һәрбер әшәке һәм хыянәтче кеше янында байрак күтәрелер һәм “Фәлән кешенең, фәлән кеше улының хыянәте бу!” дип әйтелер» (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).

Мин-минлекнең ни икәнен дә белмәгән, хыянәттән сакланып калган һәм бер-берсен Аллаһ өчен яраткан кешеләр дә булачак ул көнне. Алар хакында хәдистә: «Дөреслектә, Аллаһ өчен бер-берсен яратучылар (Хөкем көнендә) Гарешнең күләгәсендә булыр», – диелгән (дөрес хәдис).

Тәкәбберлекнең – олы җинаять, Аллаһның һавалы кешеләрне яратмавы хакында аять-хәдисләрдә күп әйтелә. Раббыбыз кешеләрне киредән терелткәч, тәкәббер булганнарга Ул иң бахыр кыяфәт бирәчәк: Кыямәт көнендә алар вак кына кырмыскалар кебек җыелачак, һәм аларны хурлык каплаячак. Гадәттә кешеләр вак кырмыскаларны күрми, аларны таптый, шул ук вакытта моны сизми дә. Ләкин тәкәбберлеккә юл куймаган һәм тыйнаклык, итагатьлек һәм сабырлык күрсәткәннәр дә булачак. Мәсәлән, ачуын чыгарырга мөмкинчелеге булып та аны авызлыклый алган кешене Аллаһ бөтен халык алдында чакырып алачак һәм Оҗмахтагы хур кызларыннан җаны теләгәнен сайлап алырга мөмкинлек бирәчәк.

Бу дөньяда хамелеон кебек төрле кешегә төрлечә яраклашып, ярамсакланып йөргән кеше дә Кыямәт көнендә иң әшәкеләр арасында булачак. Аллаһ рәсүле ﷺ алар хакында: «Берәүләргә – бер йөз белән, бүтәннәргә икенче йөз белән килгән ике йөзле кешеләрнең Хөкем көнендә кешеләрнең иң начары булуын күрерсез», – дигән (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).

Моннан тыш, бик шәп төркемгә караган кешеләр дә булачак. Алар хакында исә Аллаһ рәсүле ﷺ: «Хөкем көнендә мәзиннәрнең муеннары иң озыны булачак», – дигән (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан). Ягъни Кыямәт көнендә барысы да фани дөньяда кешеләрне намазга чакырган мәзиннәрне шул сыйфат буенча танып торачак.

Риба белән шөгыльләнергә тартынмаган кешеләрнең Кыямәт көнендәге хәле хакында исә Коръәндә: «Риба ашаганнар (ягъни рибадан килем алган адәмнәр) шайтан кагылган кебек килеп торыр», – диелә («Сыер» сүрәсе, 2:275).

Ул көнне Коръәннең шәфәгатенә ирешкәннәр дә булачак. Мондый бәхеткә ия булган кешеләр хакында Аллаһ рәсүле ﷺ: «Коръән укыгыз, чөнки, дөреслектә, ул Хөкем көнендә үзенең иярченнәренә шәфәгать кылачак», – дигән (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).

Кайсыберәүләргә Кыямәт көнендә Аллаһ борылып та карамаячак. Андыйлар хакында Коръәндә шулай диелә: «Дөреслектә, Аллаһка биргән гаһедне (Аллаһ кануннарын) һәм үзләренең антларын арзан хакка саткан кешеләргә Ахирәттә бернинди өлеш юк. Аллаһ алар белән сөйләшеп тормас, Кыямәт көнендә аларга карамас һәм аларны (гөнаһларыннан) чистартмас. Аларга – интектергеч газап!» («Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:77). Аятьтә динен саткан, фани дөньяның вакытлыча рәхәтлекләренә өстенлек биргән һәм ялган антлар белән килешүләрне бозу аша мал туплаган кешеләр хакында сүз бара. Ягъни, Кыямәт көнендә Аллаһ шундый кешеләр белән сөйләшеп тә тормас, хәтта аларга борылып та карамас.

Аллаһ рәсүле исә ﷺ шулай дигән: «Хөкем көнендә өч төрле кеше белән Аллаһ сөйләшмәс, аларны гөнаһлардан чистартмас һәм аларга карамас. Аларны интектергеч газап көтә. Алар: зина кылучы карт, ялган хаким һәм һавалы фәкыйрь» (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).

Бу фани дөньяда аз гына файда яки вакытлыча гына ләззәт китергән нәрсәләр Кыямәт көнендә шулар аркасында бөтен мәхлукать алдында шундый куркыныч, бахыр һәм хурлыклы хәлдә килеп басарга лаекмыни? Ул көнне яшерен нәрсәләр бетәчәк, һәм әшәке эшләрнең нәтиҗәләре барысына да мәгълүм булачак. Гөнаһлы адәмнәр качып котыла алмаган җәза хакында әйтеп торасы да түгел.

Әгәр кешенең йөрәгендә аз гына булса да иман бар икән, әгәр ул пәйгамбәрләр китергән хакыйкатькә ышана икән, аларның искәртүләренә карата ул ваемсыз калырга тиеш түгел. Котылуга юл бар, бездән исә тырышлык салырга һәм Раббыбызга карата адым ясарга гына кирәк. Ул бу адымны, хәтта иң кыюсызын да, мотлак күрәчәк, һәм безнең изге эшләребезнең югалуына юл куймаячак!

Дини матбугаттан.

Кыямәт көне нинди көн ул?
Кыямәт көне нинди көн ул?
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас