Бу пәйгамбәрнең тулы исеме ‒ Лут ибн Харан ибн Тарих (яки Азар). Ул Ибраһим пәйгамбәрнең бертуган агасының улы була.
Ибраһимның рөхсәтен алып, Лут пәйгамбәр Содом шәһәрендә төпләнә. Бу кала халкы үзенең әдәпсезлеге, көферлеге, начарлыгы белән дан тоткан. Аларның кәсебе дә кеше талаудан гыйбарәт була. Ул гына да түгел, мондагы ирләр, бер-берсе белән җенси мөнәсәбәткә кереп, моңарчы билгеле булмаган әшәкелеккә юл ача.
Лут пәйгамбәр үз халкын иң тәүдә тәүхидкә өнди, шуннан соң моңа кадәр бер халык та кылмаган гөнаһтан тыелырга чакыра. “Сезгә кадәр галәмнәрдән һичкем кылмаган фәхешлекне кыласызмыни сез? Хатын-кызлар урынына сез шәһвәт белән ирләргә киләсез. Чынында, сез ‒ чиктән ашкан халык!”[1] ‒ дип өндәп карый пәйгамбәр кешеләрне. Алары исә пәйгамбәрнең үгет-нәсыйхәтләренә колак салып та карамый. Моннан бигрәк: “Аларны карьягыздан куыгыз. Чынында, алар – саф булырга теләгән кешеләр!”[2] ‒ дип, Лутны гаиләсе белән бергә шәһәрдән куып җибәрергә карар итә алар. Моннан тыш, Аллаһ тарафыннан һәлак ителгән башка халыклар кебек, Содом халкы да пәйгамбәрдән җәза таптырырга тотына. Ягъни, чынлап та дөресне сөйләгән булсаң, җәзаңны безгә күрсәт, янәсе...
Илчеләр
Үгет-нәсыйхәтләрдән бернинди файда юклыгын күргән пәйгамбәргә бу халыкны җир йөзеннән юк итүне сорап Раббыга дога кылудан башка чара калмый. Аллаһ Тәгалә пәйгамбәрнең догасына җавап бирә һәм җәзаны тормышка ашырыр өчен Үзенең бөек фәрештәләрен ‒ Җәбраил, Микаил һәм Исрафилны – илче итеп җибәрә. Тәүдә алар Ибраһимга сугыла, аны ата булачагы хакында хәбәр белән куандыра, шулай ук Аллаһның мөһим әмере белән җибәрелгәннәрен әйтә. “Нинди эш белән килдегез, и илчеләр?”[3] ‒ дип сорый алардан Ибраһим, юкка гына җибәрелмәгәннәренә төшенеп. “Без җинаятьче бер халыкка җибәрелдек. Алар өстенә, Раббың хозурында тамгаланып, мөсрифләргә[4] тәгаенләнгән балчыкташларны яудырыр өчен”[5], ‒ дип җавап бирә фәрештәләр.
Лутның кунаклары
Ибраһимда булганнан соң фәрештәләр, чибәр яшь егетләр кыяфәтенә кереп, Содом шәһәренә юл тота. Шулай итеп, Аллаһ Тәгалә кала халкын сынап карарга тели.
Кеше кыяфәтенә кергән фәрештәләр, Лут пәйгамбәрнең өенә килгәч, төнне кунып чыгарга рөхсәт сорый. Боларның фәрештә икәнен белмәгән пәйгамбәрнең кәефе кырыла, чөнки шәһәр халкы аларга карата берәр явызлык кылырга уйласа, берничек тә ярдәм итә алмаудан курка ул. Фәрештәләр исә: “(Безнең өчен) курыкма һәм кайгырма! Без сине һәм гаиләңне коткарырбыз”[6], ‒ дип, үзләренең кем икәнлеген таныта һәм бозык халыкны юк итәргә җибәрелгәннәре хакында хәбәр итә. Моннан тыш, алар пәйгамбәргә: “Төннең бер өлешендә гаиләң белән юлга чык, үзең артларыннан бар. Сезнең арагыздан беркем дә артына әйләнеп карамасын”[7], ‒ дигән күрсәтмә дә бирә. Ягъни алар бу җирләрдән тизрәк качарга, җәзага тарыячак кешеләрнең ярдәм сорап кычкыруларына игътибар бирмәскә, хәтта әйләнеп тә карамаска куша.
Лутка кунаклар килгәнен, җитмәсә, аларның яшь һәм чибәр егетләр булуын ишеткән ирләр исә тиз генә пәйгамбәрнең өенә ашыга. “Шәһәр халкы (Лут пәйгамбәрнең өенә) шатланышып килеп җитте”[8], ‒ диелә бу хакта Коръәндә. Пәйгамбәрнең өенә килгәч, бу әшәке адәмнәр кунакларны ымсындыру юлын эзли башлый. “Бу минем кунакларым, мине оятка калдырмагыз. Аллаһтан куркыгыз һәм мине хурламагыз”[9], ‒ дип әйтеп карый аларга пәйгамбәр. Кешеләр исә: “Без сиңа кешеләрне (кунакка кертүне) тыймадыкмыни?”[10] ‒ дип, үзләренекен тылкуын дәвам итә. “Әгәр (бу эшне) кылыр булсагыз, әнә минем кызларым”[11], ‒ дип әйтеп тә карый пәйгамбәр. Ягъни пәйгамбәр аларны хатын-кызларга өйләнергә, шулар белән җенси мөнәсәбәткә керергә чакырып карый. Кызларым дигәндә ул үзенекеләрне түгел, ә шәһәрдәге бөтен хатын-кызларны күз уңында тота. Тегеләр исә: “Кызларыңда (хатын-кызларда) безнең ихтыяҗыбыз юк икәнен беләсең бит. Безнең нәрсә теләгәнебез сиңа әлбәттә мәгълүм”[12], ‒ дип, бер дә баш бирергә теләми. Моннан бигрәк, Лутның үгет-нәсыйхәтләре, киресенчә, аларны ярсытканнан-ярсыта гына. Ахырда, шәһвәтләреннән аңнары томаланган бу адәмнәр пәйгамбәрнең өенә керергә, ишекне җимереп ачарга маташа. Аларны һаман үгетләвен дәвам иткән пәйгамбәр: “Сезгә (каршы торыр) көчем булса икән! Ныклы терәгем булса икән!”[13] ‒ дип әйтергә тотына. Фәрештәләр исә: “И Лут! Без ‒ Раббыңның илчеләре. Чынында, алар сиңа җитә алмас (тия алмас). Гаиләң белән юлга чык!..”[14] ‒ дип, пәйгамбәрне ашыктыра башлый. Ибн Кәсирнең тәфсирендә әйтелүенчә, кешеләр янына Җәбраил фәрештә килеп чыга да, канатының чите белән генә селтәнүе була, тегеләрнең күрү сәләте югала. Шуннан алар, иртәгә тагы килербез әле, дип пәйгамбәргә яный-яный, өйләрнең диварларына тотынып кайтып китә.
Җәза
Лут пәйгамбәргә тизрәк шәһәрне калдырып китәргә кушканда фәрештәләр: “Чынында, аларның һәлак булачак вакыты ‒ таңда. Таң җитеп килмимени?”[15] ‒ дип әйтә. Шулай итеп, таң җитмәс борын пәйгамбәр, үзенең гаиләсен алып, бу каһәрле җирдән тизрәк качарга ашыга. Тик пәйгамбәрнең хатынына гына кяферләр белән бергә җәза татырга насыйп була. Чөнки ул фасыйкларга ярдәм итеп йөргән була. Җитмәсә, Лутка кунаклар килүе хакында кешеләргә нәкъ ул хәбәр иткән, диләр. Ә таң аткач...
Ә инде таң аткач, Аллаһ Тәгалә шәһәрнең астын өскә әйләндерә. “Без шәһәрнең астын өскә әйләндердек һәм алар өстенә яндырылган балчыкташлар яудырдык”[16], ‒ дип сурәтләнә бу коточкыч җәза Коръәндә.
Шулай итеп, гөнаһларга батып, хайван хәленә төшкән халык начар эшләрдән баш тартырга, тәүбә итеп, иманга кайтырга теләмәгәне аркасында Аллаһ Тәгаләнең җәзасына дучар була. Аллаһ Тәгалә исә, көферлеккә баткан берәр халыкны юк итәргә теләсә, аның бозыклык, җәбер-золым кылуына юл куя, комачауламый. Азгынлыкның инде чигенә җиткәч, Аллаһ бу халыкны лаеклы җәзага тарттыра. Бу тарих белән танышканнан соң башка төрле нәтиҗә ясау мөмкин түгелдер.
[1] «Киртәләр» сүрәсе, 7:80-81.
[2] «Киртәләр» сүрәсе, 7:82.
[3] «Таратучылар» сүрәсе, 51:31.
[4] Мөсриф ‒ чиктән ашучы, исраф кылучы.
[5] «Таратучылар» сүрәсе, 51:32–34.
[6] «Үрмәкүч» сүрәсе, 29:33.
[7] «Хиҗер иле» сүрәсе, 15:65.
[8] «Хиҗер иле» сүрәсе, 15:67.
[9] «Хиҗер иле» сүрәсе, 15:68-69.
[10] «Хиҗер иле» сүрәсе, 15:70.
[11] «Хиҗер иле» сүрәсе, 15:71.
[12] «Һуд» сүрәсе, 11:79.
[13] «Һуд» сүрәсе, 11:80.
[14] «Һуд» сүрәсе, 11:81.
[15] Шунда ук.
[16] «Хиҗер иле» сүрәсе, 15:74.