Барлык яңалыклар
Иман нуры
26 сентябрь 2025, 12:09

Татарча догалар һәм дога багышлау

Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! И Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның, авылдашларымның, өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде! Әәмиин.

Татарча догалар һәм дога багышлау
Татарча догалар һәм дога багышлау
  • Йәә Гафуур! Йәә Рахиим! И Гафу итүче, Рәхимле Раббым! Сөекле әти-әнием мине кечкенә чагымда чиксез сөю һәм мәрхәмәт белән тәрбия кылды. Шул изгелекләре өчен аларга әҗер-саваплар язсаң иде, бәндәчелек белән кылган бөтен хаталарын, гөнаһларын һәм кимчелекләрен гафу итсәң иде. Кадерле кыз туганнарым һәм ир туганнарымның, авылдашларымның, өсләребездә хаклары булган, гайбәтләренә төшкән әрвахларның рухларын шат кылып, гөнаһларын ярлыкасаң иде! Әәмиин.
  • Раббым, Үзеңнең рәхмәтең белән гөнаһларыбызны ярлыка, дөньяда һәм ахирәттә изге максатларыбызга ирешергә насыйп ит. Тәннәребезгә сәламәтлек, җаннарыбызга тынычлык бир. Калеб һәм маңгай күзләребезне ач. Башларыбызга зирәк зиһен, үткен фикер, камил гакыл, күркәм холык, йомшак фигыль, тулы иман бир. Әманәт җаннарыбызны биргәндә, җәннәтеңне күреп, ансат кына тапшырырга насыйп ит. Кыямәт көнендә үземне, әти-әниемне, балаларымны, туганнарымны бөтен хата-кимчелекләре, гөнаһлары гафу ителгән хәлдә терелтсәң иде. Ахирәттә була торган бөтен газаплардан коткарып, җәннәтләреңә кертсәң иде!
  • И Аллаһ, безнең балаларыбызга тулы иман, камил акыл, күркәм холык, йомшак фигыль бир, хәерле, сәламәт озын гомер бир, аларны Үзеңə гыйбадәт кылучылардан һәм Үзеңнең кушканнарыңны тыңлаучылардан ит! Раббым, аларның тәннәрен ныгыт, күрүләрен, ишетүләрен камил кыл, җитешсезлекләрен төзәт, иң яхшы кешеләр итеп тәрбиялә! Аларны бөтен яклап та сакла. Аларны Үзеңә тугрылыклы итеп тәрбиялә, аларны әти-әниләрен яратып, хөрмәт итеп тыңлый торган ит! Аларга ике дөньяда да кирәкле, файдалы булган белем бир, ул белем аларга Синең боерыкларыңны үтәп яшәп, мәңгелеккә киткәндә иманлы бәндәләр булып китәргә ярдәм итсен! Раббым, без үзебезнең нәселебезне тәрбияләүне сиңа ышанып тапшырабыз!
  • Йәә Раббем Аллааһ! Шушы догаларда хасил булган әҗер-савапларны кадерле пәйгамбәребез Мөхәммәд Мостафа салләллаһу галәйһи вә сәлләмнең һәм аның гаиләсенең рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Атабыз Адәм белән анабыз Һәваның рух шәрифләренә ирештерсәң иде. Шулай ук, атабыз Адәм галәйһиссәләмнән алып, Мөхәммәд галәйһиссәләмгә кадәр Җир йөзенә килеп киткән барча пәйгамбәрләрнең, габидләрнең, заһидләрнең, остазларыбызның, мөэмин-мөэминә булып үткән барча әти-әни, әби-бабаларыбызның, остазларыбызның, авылдашларыбызның рух шәрифләренә ирештерсәң иде!
  • И Раббыбыз! Безгә бу дөньяда да, ахирәттә дә яхшылык бир. Безне җәһәннәм уты газабыннан сакла! Әәмиин.
Татарча догалар һәм дога багышлау
Татарча догалар һәм дога багышлау
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас