Пәйгамбәр (с. г. в.) үз өммәтен үзенә караганда да көчлерәк яраткан, өммәте ике дөньяда бәхетле булсын дип җанын-тәнен аямаган, мөселманнар өчен һәрвакыт дога кылып торган. Ә без Пәйгамбәребезнең (с. г. в.) үзен яратабызмы? Аны ярату нәрсәдән гыйбарәт?
Пәйгамбәрне (с. г. в.) яратуның иң әһәмиятле сыйфаты – аның кебек булырга теләү. Һәр эшне Пәйгамбәр (с. г. в.) өйрәткәнчә эшләү – аны сөюнең иң көчле галәмәте.
Һәрбер мөселман кеше Мөхәммәт пәйгамбәрнең (с. г. в.) тормышы һәм аның гафу итә белү, сөю, аралашу, кеше хәленә керә белү, артыңнан башкаларны ияртә белү сәләте, үзеңне аямау, ипле, зирәк булу кебек сыйфатларын белергә тиеш. Пәйгамбәрнең (с. г. в.) тормыш юлын өйрәнгән саен без аны тагын да көчлерәк яратачакбыз.
Мөхәммәт пәйгамбәр (с. г. в.) Раббының иң соңгы һәм иң олы бүләге булган Коръән Кәрим белән җибәрелә. Пәйгамбәрне (с. г. в.) яратуның галәмәте – Коръәнне өйрәнү, эчтәлеген белү һәм истә калдыру, мәгънәсенә төшенү һәм аны тормышта куллану, аны башкаларга да тапшыру.
Мөселман кеше Пәйгамбәргә (с. г. в.) багышлап никадәр күбрәк дога кыла, Кыямәт көнендә аңа шул дәрәҗәдә якын булачак, диелә. Кайсы мөселманның шул сәгатьтә сөекле Пәйгамбәре (с. г. в.) янында буласы килмәсен?
Пәйгамбәр (с. г. в.) эшләргә яраткан гамәлләр бар. Мәсәлән, дүшәмбе һәм пәңҗешәмбе көннәрендә ураза тоту, төнге нәфел намазлар кылу, теш чистарту, ак кием кию һ. б. Пәйгамбәрнең (с. г. в.) яраткан кешеләре булган. Мәсәлән, Әбү Бәкер, Гомәр, хатыны Гайшә һ. б. (Аллаһ аларның барысыннан да риза булсын). Аларның да тормышын шулай ук өйрәнергә, аларны хөрмәт итәргә кирәк.
Әгәр мөселман берәр сайлау алдында торса, Аллаһ рәсүлен (с. г. в.) искә төшерергә һәм, ул минем урында булса, нишләр иде икән, дип уйларга мөмкин. Ә Ахирәт хакында уйлаганда, Пәйгамбәрне дә (с. г. в.) искә төшереп, Оҗмахның иң югары баскычларында аның белән бергә булырга иде, дип теләү – аны сөю галәмәте.
Пәйгамбәрне (с. г. в.) сөю хисен татып, моның ни икәнен белгән мөселман бүтәннәрнең дә мондый сөюне татуын теләячәк, Пәйгамбәр (с. г. в.) һәм аның тормышы хакында сөйләп йөриячәк, аның үрнәгенә иярергә чакырачак.
Аллаһ рәсүленең (с. г. в.) түбәнчелеге хакында
Аллаһ рәсүле (с. г. в.) шултиклем түбәнчелекле гади булган, аңарда тәкәбберлекнең әсәре дә булмаган. Фәкыйрьләр белән бергә утырган, мескеннәрнең барып хәлен белгән, кол кеше чакырса да, барган, чакыруны кире какмаган. Карчыклар белән аларның хаҗәтләре хакында берникадәр сөйләшеп торган.
Мәҗлестә нинди урын туры килсә, шунда утырган, кешеләрне урыннарыннан кузгатмаган. Сәхабәләр янына барса, аны каршылап тормаска кушкан. Дөя һәм ишәкләргә атланган, артына кешеләрне атландырган, сугышларда атланырга ат һәм дөя җитмәгән чакта, башка кешеләр сымак ук, чиратлап атланып барган.
Бервакыт яннарыннан Пәйгамбәр (с. г. в.) үткәндә берничә сәхабә аны зурлап аягүрә торган. Аллаһ рәсүле (с. г. в.), моңа кәефе китеп: “Сез алай бер-берегезне зурлар өчен тормагыз. Мин – сезнең кебек бер бәндә бит, сезнең кебек ашыйм, эчәм, торам, утырам”, – дигән. Сәхабәләренә дә: “Мине башка кавемнәр пәйгамбәрләрен күтәргән шикелле күтәрмәгез, мине “Аллаһ колы” яисә “Аллаһ рәсүле” дип әйтегез”, – дип искәртеп торган.
Әмерен үтәргә әзер булган хезмәтче һәм коллары булса да, күп вакыт гаиләсенә булышлык иткән, идән себергән, хайваннарына ашарга салган, кәҗә сауган, үз киемен үзе ямаган, җимерелгән нәрсәләрне төзәткән.
Кунакларны якты йөз белән каршы алган, аларга үзе хезмәт иткән. Йөгереш, көрәш уеннарында, ат һәм дөя узышуларында катнашкан. Мәккәне яулаган көнне шәһәргә башын иенкерәп тәкәбберләнмичә кергән.
Аллаһ рәсүленең (с. г. в.) кыяфәте
Аллаһ рәсүле (с. г. в.) урта буйлы, түгәрәк ак йөзле, зур күзле, күз карасы чем-кара, агы бераз кызгылт, озын һәм нечкә кашлы, танавы озынчарак, уртасы аз гына күтәренке һәм очтан бөгелә төшкән, зуррак авызлы, киң маңгайлы, керфекләре куе, куе кара сакаллы, ак һәм сирәгрәк тешле, киң күкрәкле, эре сөякле, беләкләре тулы, тәне төклерәк, тыгыз итле булган. Кыяфәте гаять ягымлы булып, беренче күргән кешегә дә үзен сөйдерткән.
Чәчен күбрәк колак йомшагын капларлык озынлыкта йөрткән, аннан арта башласа, кыскарткан яисә толым итеп җибәргән. Ихрамнан чыккан вакытларда гына такыр итеп алдырганы риваять ителә. Гомеренең азагында чәч һәм сакалына чал төшә башлаган. Сакалын шул көенчә җибәрер булган, мыегын исә кискән. Йөреше егетләрчә булып, бөгелми-сыгылмый, бөкрәйми, тирә-якка каранмый, алдына гына карап йөргән. Чисталыкка нык игътибар иткән һәм кешеләрне дә шуңа кызыктырган. Тәһарәт алганда һәм башка вакытларда гел теш чистарткан (мисвәк белән). Кешеләрне дә шуңа өндәгән. Чәчен майлауны һәм тарауны яраткан. Хушбуйланган һәм хушбуйны бик сөйгән. Хушбуйны күп кулланганы өчен соңгы вакытларда хәтта чәче яхшы ук саргаеп киткән. Кич йокларга яткан чакта күзенә сөрмә тартыр булган. Тырнакларын гел кисеп торган, озын йөртмәгән.
Кием-салым хакында бер дә тикшереп тормый, ни туры килсә, шуны кигән. Күлмәкне һәм Ямәндә җитештерелгән “хибара” дип аталган киемне яраткан. Чалмасын бүрек белән дә, бүрексез дә кигән. Күбрәк чалмасыннан җилкәсенә койрык төшергән, бәгъзе вакыт койрык төшермичә дә кигән. Кара чалма кигәне дә риваять ителә. Киеменең ак төстә булуын бигрәк яраткан, кешеләрне дә шуңа кызыктырган, үлекләрне дә ак тукымага кәфенләргә кушкан.
Читек тә, башмак та кигән, фәкать читекне күбрәк сәфәрләрдә кигән. Кашына “Мөхәммәт расүлуллаһ” дип язылган көмеш йөзеге булган.
Чыганак: Дини календарь.