Барлык яңалыклар
Иман нуры
5 сентябрь 2025, 10:42

Күңелдән ышану җитәме?

Күпләр: "Минем күңелем чиста. Күңелдән ышансам, шул җитә. Намаз укымасам да, ураза тотмасам да була. Бер гөнаһым да юк", – ди яисә шулай уйлый...

Күңелдән ышану җитәме?
Күңелдән ышану җитәме?

Күңелдән генә ышансагыз, ягъни Аллаһка ышануыгызны күрсәтмичә, намаз укымыйча, ураза тотмыйча,  яулык япмыйча йөрсәгез, яхшы кеше булсагыз – шул җитә, диючеләргә:

“Эшкә дә йөрмәгез, ашамагыз да, эчмәгез дә, сәламәтлеккә дә кул селтәгез дә, барлык бу эшләрне күңелдән генә башкарыгыз”, – дип әйтәсе килә.

Күңелдән генә эшләп, кемнең акча алганы бар?

Күңелендә генә ашап, кем туйган?

Күңелендә генә дару эчеп, сау-сәламәт булып буламы?

Кыл да кыймылдатмыйча, кырын гына ятып, бу дөньяда уңышка ирешкән кеше бармы соң?..

Ә ни өчен кеше күңелдән, эчтән ышанып кына, Раббысына бернинди итагать күрсәтмичә мөселман булырга, мәңгелек ләззәтләрдән торган Җәннәткә керергә була дип уйлый икән?..

Намаз укымауның үзе үк гөнаһ булуы турында, Мәхшәр мәйданында намаз хакында соралачагын уйлана микән?

Чынанак: Мөселман календаре. 

Күңелдән ышану җитәме?
Күңелдән ышану җитәме?
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас