Доганың транскрипциясе:
Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр, Аллаһү әкбәр! Сүбхәнәлләҙи сәххара ләнә һәҙә үә мә күннә ләһү мукъринин, үә иннә илә раббинә ләмүнкалибүн!
Аллаһүммә, иннә нәс‘әлүкә фи сәфәринә һәҙәл-бирра үәт-тәкъүә үә минәл-гамәли мә тәръда.
Аллаһүммә, һәүүин галәйнә сәфәранә һәҙә, үәтуи ганнә бүгдәһ!
Аллаһүммә әнтәс-сахибү фис-сәфәр, үәл-халифәтү фил-әһл.
Аллаһүммә инни әгүҙү бикә мин үәгҫә‘ис-сәфәр, үә кә‘әәбәтил-мәнҙар, үә сү‘ил-мүнкаләби фил-мәли үәл-әһл.
Доганың тәрҗемәсе:
Аллаһ бөек! Аллаһ бөек! Аллаһ бөек!
Безгә моны (хәрәкәт чарасын) буйсындырган Аллаһ һәр кимчелектән пакь, без бит үзебез аны булдыра ала торган түгел.
Хакыйкатьтә, без Раббыбызга кайтачакбыз!
И Аллаһ! Дөреслектә, без Синнән бу сәфәребездә изгелек һәм тәкъвалык, шулай ук Син риза булырлык гамәлләрне үтәүне сорыйбыз!
И Аллаһ! Бу сәфәребезне безнең өчен җиңеләйт һәм аның ераклыгын безнең өчен кыскарт!
И Аллаһ! Син бу сәфәрдә юлдаш һәм гаиләнең хәлифе. Әй Аллаһ!
Дөреслектә, мин сәфәрнең авырлыкларыннан, күреп төшенкелеккә китерә торган нәрсәләрдән, мал һәм гаилә белән була ала торган барлык начарлыктан Сиңа сыенам!
Сәфәрдән кайтканда түбәндәге сүзләр әйтелә:
"Әйибүнә тә‘ибүнә габидүн, лираббинә хәмидүн".
Тәрҗемәсе: "Без кайтабыз, тәүбә итәбез, гыйбадәт кылабыз һәм Раббыбызны мактыйбыз!"
"Иң кирәкле догалар" китабыннан.
Фотода: Чакмагыш районының Тайняш авылы мәчете.