Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 август 2025, 11:30

НИБАРЫ БИШ МИНУТ

Еш кына дин кардәшләребездән шуны ишетергә туры килә: янәсе дә дөнья аларны бөтенләй йоткан, һәм дингә, гыйбадәткә,  изге гамәлләргә вакыт бүлү мөмкин түгел. Ләкин Аллаһның мәрхәмәте зур, һәм Ул безгә, күп көч түкмичә, кыска гына вакыт эчендә олы әҗергә ирешү мөмкинлеге биргән. Нибары биш минут эчендә генә Ахирәт тормышыбыз өчен – зур табышка, ә бу фани дөнья өчен бәрәкәткә ирешә алабыз.

НИБАРЫ БИШ МИНУТ
НИБАРЫ БИШ МИНУТ

1) Коръәнне яхшы укыган кеше биш минут эчендә кабаланмыйча 1700 хәреф укый ала. Ә Коръәннең һәр хәрефе өчен ун хәсәнәт (яхшы эш) языла. Ягъни, биш минут эчендә аңа 17 мең (!) хәсәнәт язылачак. Әгәр дә кеше Коръәнне кыенлык белән һәм тотлыгып укый икән, ул дүрт тапкырга әзрәк укыячак. Әмма бер дөрес хәдистә хәбәр ителүенчә, мондый кешегә тырышлыгы өчен икеләтә әҗер язылыр. Ягъни, биш  минут эчендә аңа 8 500 хәсәнәт язылачак. Бу да начар түгел.

2) Биш минут эчендә илле тапкыр киләсе зикерләрне әйтергә мөмкин: “Лә́ иләһә илләЛла́һ, үәхдәһү́ лә́ шәри́кә ләһ, ләһүл-мүлкү үә ләһүл-хәмдү үә һүә галә́ күлли шәйьин кади́р” (Аллаһтан башка (гыйбадәткә лаек) һичбер илаһ юк, аның тиңдәше юк, Хакимлек Аныкы һәм барлык мактаулар Аңа, Ул һәр нәрсәгә кодрәтле). Бер дөрес хәдистә хәбәр ителүенчә, кем бу сүзләрне ун тапкыр әйтә, Аллаһ аңа ун хәсәнәт язачак, аның ун гөнаһын җуячак һәм аны Җәннәттә ун баскычка күтәрәчәк. Икенче хәдистә исә бу сүзләрне әйткән кеше Исмәгыйль (галәйһиссәләм) нәселеннән (ягъни гарәпләрдән) булган ике колны иреккә җибәргән кеше кебек әҗер алачак, диелә.

3) Биш минут эчендә ике йөз тапкыр шәһадәт сүзләрен әйтергә мөмкин: “Лә́ илә́һә илләЛла́һ” (“Аллаһтан башка (гыйбәдәткә лаек) һичбер илаһ юк”).

4) Биш минут эчендә 320 тапкыр “Әл-хәмдү лиЛлә́һ” (Аллаһка мактау) сүзләрен әйтергә мөмкин. Пәйгамбәребез Мөхәммәт (с.г.в.): “Иң яхшы дога – “Әл-хәмдү лиЛләһ”, ә иң яхшы зикер – “лә иләһә илләЛлаһ””, – дигән (әт-Тирмизи һәм Ибн Мәҗәнең хәдис җыентыкларыннан).

5) биш минут эчендә 75 тапкыр бу сүзләрне әйтергә мөмкин: “Сүбхә́нәЛла́һ, үәл-хәмдү лиЛлә́һ, үә лә́ илә́һә илләЛла́һ, үәЛла́һу әкбәр” (Аллаһ һәр кимчелектән пакь, барлык мактаулар Аллаһка, Аллаһтан башка (гыйбадәткә лаек) һичбер илаһ юк, Аллаһ бөек). Пәйгамбәр   (с.г.в.)   шулай дигән: “Һәр “СүбхәнәЛлаһ” сүзләре – сәдака, һәр “Аллаһу әкбәр” сүзләре – сәдака, һәр “Әл-хәмдү лиЛләһ” сүзләре – сәдака, һәр “Лә иләһә илләЛлаһ” сүзләре – сәдака” (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан). 75не дүрткә кабатласак, 300 килеп чыга. Шулай итеп, без биш минут эчендә 300 тапкыр сәдака бирә алабыз. Икенче бер хәдистә Пәйгамбәрнең   (с.г.в.)   шундай сүзләре китерелә: “Дөреслектә, “СүбхәнәЛлаһ”, “Әл-хәмдү лиЛләһ”, “Лә иләһә илләЛлаһ” һәм “Аллаһу әкбәр” сүзләрен әйтүне мин бу дөньядан да ныграк яратам” (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).

6) Биш минут эчендә 115 тапкыр киләсе сүзләрне әйтергә мөмкин: “Лә́ хәүлә үә лә́ куү-үәтә иллә́ билЛә́һ” (Аллаһтан башка берәүдән дә куәт белән көч юк). Әбү Муса әл-Әшгари (Аллаһ аңардан риза булсын) шулай дип сөйләгән дип риваять ителә: “Аллаһ рәсүле  (с.г.в.)  минән: “Сиңа Җәннәт хәзинәләренең берсе булган сүзгә күрсәтергәме?” – дип сорады. Мин: “Әлбәттә, и Аллаһ рәсүле!”, – дип җавап бирдем. Һәм ул  (с.г.в.) : ““Лә хәүлә вә дә куү-үәтә иллә билЛәһ” дип әйт”, – диде” (әл-Бохари, Мөслим һәм Әхмәтнең хәдис җыентыкларыннан).

7) биш минут эчендә 130 тапкыр киләсе сүзләрне әйтергә мөмкин: “Сүбхә́нәЛла́һил-Газы́ими үә бихәмдиһ” (Бөек Аллаһ һәр кимчелектән пакъ һәм барлык мактаулар Аңа). Пәйгамбәр   (с.г.в.): “Кем “СүбхәнәЛлаһил-Газыими үә бихәмдиһ” дип әйтә, шуңа Җәннәттә бер пальма агачы утыртылачак”, – дигән (әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан; дөрес хәдис). СүбхәнәЛлаһ! Күп кеше үзенең берничә гектар җирен эшкәртеп, гомер буе тир түгәргә әзер. Ләкин алар үзенең булачак бакчасында биш минут эчендә көч салмый гына 130 пальма агачы утырта алуларына игътибар бирми.

8) биш минут эчендә йөз тапкыр киләсе сүзләрне әйтергә мөмкин: “Сүбхә́нәЛла́һи үә бихәмдиһ, сүбхә́нәЛла́һил-Газы́им” (Аллаһ һәр кимчелектән пакь һәм барлык мактаулар Аңа, Бөек Аллаһ һәр кимчелектән пакь). Аллаһ рәсүле  (с.г.в.)   шулай дигән: “Әйтүгә җиңел булган, Үлчәүләрдә авыр тарткан һәм Мәрхәмәтле Аллаһ өчен сөекле булган ике сүз бар. Алар – “СүбхәнәЛлаһи үә бихәмдиһ, сүбхәнәЛлаһил-Газыим” (әл-Бохари, Мөслим һәм Әхмәтнең хәдис җыентыкларыннан).

9) биш минут эчендә Пәйгамбәребезгә  (с.г.в.)   йөз тапкыр салават һәм сәлам әйтергә мөмкин: “Алла́һүммә салли үә сәллим галә́ нәбиййинә́ Мүхәммәд”. “Аллаһым, Пәйгамбәребез Мөхәммәткә салават һәм сәламнәр булсын”. Аллаһ рәсүле  (с.г.в.) : “Кем миңа бер тапкыр салават әйтә, шуңа Аллаһ ун тапкыр салават төшерер”, – дигән (Мөслим һәм Әхмәтнең хәдис җыентыкларыннан). Ягъни, Аллаһ андый кешегә мәрхәмәт күрсәтер һәм аның әҗерен арттырыр. Димәк, биш минут эчендә мөэмин мөселман Аллаһның бер мең (!) салаватына ирешә ала.

10) “ӘстәгъфируЛла́һ” (“Аллаһтан ярлыкау сорыйм”) сүзләрен әйтеп, биш минут эчендә Аллаһтан 450 тапкыр ярлыкау сорарга мөмкин. Аллаһның ярлыкавы нәрсә ул? Аның ярлыкавы – ул безнең барлык өметебез һәм ике дөньядагы барлык яхшылыкның ишеге.

Биш минут эчендә эшләрлек башка эшләр дә күп. Әйдәгез, башкача, дөнья эшләре безне үзенә йота, дип сөйләмик. Чөнки ул, йөрәкләрен аңа үзе теләп бәйләгән кешеләрдән тыш, башка беркемне дә йота алмый.

 

НИБАРЫ БИШ МИНУТ
НИБАРЫ БИШ МИНУТ
Автор: Дильбар Сулейманова
Читайте нас