Саранлыктан искәртүче бер хәдисне искә төшерик. Пәйгамбәребез ﷺ болай дигән: “Коллар уянган һәр көндә җиргә ике фәрештә төшә, һәм аларның берсе: “Я Аллаһ, сәдака биргән һәр кешегә арттырып кайтар!” – ди. Ә икенчесе: “Я Аллаһ, саранлаган кешенең малын юк ит!” – ди” (әл-Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан). Димәк, үзебезгә бирелгән белән никадәр ешрак бүлешсәк, шул хәтлем күбрәк бәрәкәт алабыз, Аллаһ Тәгалә юмартлыгыбыз өчен киң рәхмәтләре белән җавап кайтара.
Белүебезчә, Муса пәйгамбәрнең (галәйһис-сәләм) Карун исемле якын туганы булган. Ул башта ярлы гына яшәгән, ә азак, Аллаһ Тәгаләдән зур гыйлем бирелгәч, баеп киткән. Карунның мөлкәте сакланган олы сандыкларның ачкычларын бер көчле кеше көчкә күтәреп йөргән. Ләкин, шулай булуга карамастан, зәкать түләү таләбе куелгач, Карун мөлкәтеннән өлеш чыгаруга каршылык белдергән. Саранлыгы, нәфесе, Муса пәйгамбәргә (галәйһис-сәләм) карата көнчеллеге котырткан аны. “Байлыкны мин үземнең белемем һәм тырышлыгым белән тупладым, беркем алдында да бурычлы түгелмен”, – дигән. Хәтта, Муса пәйгамбәргә (галәйһис-сәләм) яла ягып, аны зина кылуда гаепләтүгә кадәр барып җиткән. Нәтиҗәдә, Карунны һәм аның бар байлыгын Аллаһ Тәгаләнең әмере буенча җир йоткан. Бу хакта Коръәндә дә әйтелгән: “Ниһаять, Без аны зиннәтле сарайлары белән бергә җирдән йоттырдык. Аллаһ каршысында якларлык беркеме дә юк иде аның. Ул үзен үзе якларлык хәлдә дә түгел иде” (“Әл-Касас” сүрәсе, 81нче аять).
Әйе, безне һәлакәттән, әгәр Аллаһ Үзе теләмәсә, берни дә яклый алмый. Белемебез дә, байлыгыбыз да, дусларыбызның күплеге дә. Әмма Аллаһның Үзенә дога кылып, теләсә нинди авырлыктан, бәлаләрдән яклау сорый алабыз, әгәр дә Аның ризалыгына лаек бәндәләрдән булсак. Карун исә саран һәм тәкәббер, мактанчык булган, белә торып та, Аллаһ Тәгалә тарафыннан бирелгән нигьмәтләрне башкалардан жәлләгән. Раббысы аны нигә якласын инде? Киресенчә, ләгънәтләгән.
Күпме тырышып эшләсәк тә, укысак та, Аллаһ Тәгалә насыйп итмәсә, бармак башындый байлыкка да, белемгә дә ия була алмаячакбыз. Кайсыберәүләр, әлбәттә, капыл гына яхшы яшәп китә, биек-биек йортлар сала, зиннәтле машиналар сатып ала башлый. Күпме бил бөгеп тә озак еллар мохтаҗлыкта яшәүчеләр аларга карап көнләшеп куя. “Бу дөнья гадел түгел, кемнәргәдер мал-мөлкәт җиңел генә бирелә”, – дип уйлаучылар да бар. Юк, Аллаһ Тәгалә – Гадел! Аның гаделлегендә шикләнергә ярамый. Җиңел бирелгән байлык кеше өчен авыр сынау гынадыр. Бәлки, ул байлар, Карун кебек сәдака бирүдән баш тартыр да, гыйбрәтле җәза белән һәлак ителер? Яки, киресенчә, юмарт булыр да, бик күп кешеләргә изгелек кылыр һәм Раббысының яраткан колларына әйләнер. Бер хәдистә шулай дип әйтелгән: “Ике очракта гына көнләшү мөмкин: Аллаһ тарафыннан байлык алып, аны хак юлда сарыф итүче кешегә; һәм Аллаһтан хикмәт алып, шуның буенча хөкемнәр чыгарып, башкаларга өйрәткән кешегә” (әл-Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан).
“Сәдака бирү малны киметми. Ниндидер кол (кемнедер) гафу итсә, Аллаһ Тәгалә аның абруен мотлак күтәрер. Кем дә булса Аллаһ хакына үзен тыйнак тотса, Аллаһ Тәгалә аны күтәрәчәк кенә”, – дигән Пәйгамбәребез ﷺ (Мөслим җыентыгыннан). Шуны хәтердә тотып, юмарт, миһербанлы, гадел булып өйрәник, кардәшләр. Сәдаканы мохтаҗларга акча бирү дип кенә күз алдына китерәләр, ә бит, әлеге хәдистән аңлашылуынча, кемгәдер ярдәмләшеп җибәрү, хәтта елмаеп карап, күңелен күтәрү дә – Аллаһ Тәгалә яраткан гамәлләр исәбендә. Вакытыбызны, хисләребезне дә жәлләмәскә өйрәтә динебез. Әлеге җәмгыятькә игътибар итегез әле: кешеләрнең бер-берсенә ышанмавы, урам буенда сагаеп һәм хәтта нәфрәтләнеп карап үтеп китүе ана шул күңел саранлыгыннан түгелмени? Әгәр берәрсен, җылы сүз әйтеп, елмайтып җибәрсәк, бу сәдакабыз кимендә ике тапкырга артачак: чөнки ул кеше дә, үзебез дә куаначакбыз. Аннан шушы изгелек, бәлки, йөз тапкырга да артып китәр.
Ә инде берәрсен хак юлга чакырып, уңышка ирешсәк, монысының әҗере тагы да югарырак. “Аллаһ Тәгалә синең аша бер генә кешене булса да туры юлга күндерсә, бу сиңа кызыл дөяләргә ия булудан да хәерлерәк булыр”, – дигән Пәйгамбәребез ﷺ (әл-Бохари һәм Мөслим җыентыкларыннан). Элек кызыл дөя гарәпләрдә иң кыйммәтле мал булып саналган. Безнең заманга яраштырып карасак, мөгаен, аларны бик кыйммәтле чит ил машиналары белән чагыштырырга булыр иде.
Әлеге мәлдә күпләр: “Безгә дәүләт шунча пособие түләргә, моны бирергә, аны төзергә тиеш”, – дип яшәүгә күнегеп бара. Үзләре кыл да кыбырдатмаса да, бөтен нәрсәне китереп тоттырганнарын гына көтәләр. Казна үссен, тормышыбыз имин булсын өчен нәрсәдер эшләргә тиеш икәннәрен уйлап та карамыйлар. Әлбәттә, хакыңнан алда бурычларың турында уйларга кирәк.
Безнең алда бурычлар һәм аларны үтәү юлы белән таудай саваплар алу мөмкинлекләре күп. Мәсәлән, кайсыбер урыннарда мәчет юк. Кешеләрнең уйлавынча, аны я мөфтият, я хакимият, я берәр эшкуар төзеп утыртырга тиеш. Иң беренче шундагы мөселманнар җыелып, киңәш кормаса, мәхәллә оештырмаса, проект документлары артыннан йөрмәсә, иганәчеләр тапмаса, бернәрсә дә булмаячак. Ярый, проект төзелде, рөхсәтләр алдынды, ди. Төзелешкә акча җыю игълан ителсә, күпләр тын гына читтә калуны хуп күрә. Ә бит мәчет салдыру кебек эшләр – бик зур савап алып калу мөмкинлеге. Коръәндә ачык итеп әйтелгән: “Сөйгән нәрсәләрегезне сәдака итеп бирмичә, тәкъвалыкка ирешә алмассыз. Ә нәрсә сарыф итсәгез дә, Аллаһ бу хакта белә” (“Әлү Гыймран” сүрәсе, 92нче аять).
Аллаһ юлында мал-мөлкәт сарыф итәргә өйрәнү өчен сәхабәләрнең тормышыннан үрнәк алырга кирәктер. Һәркайсыбызга Пәйгамбәребезнең ﷺ хатыны Хәдичә (Аллаһ аңардан риза булсын), иң якын сәхабәләре Гомәр ибн әл-Хәттаб (Аллаһ аңардан риза булсын), Әбү Бәкер әс-Ситдыйк (Аллаһ аңардан риза булсын) һәм башкалар кебек булырга тырышырга кирәк. Югыйсә бүген кайсыбер кардәшләр төнге намазларны укып, вәгазь тыңлаганда елап утыра ала, әмма акча мәсьәләсендә ихласлыклары чамалы. Шул ук вакытта соклангыч зур өйләрдә яшиләр, яхшы автомобильләргә утырып йөриләр, акылга сыймаслык бәягә киемнәр сатып алалар. Кем тарафыннан һәм нинди максатта бирелгән соң аларга мөлкәтләре? Фани дөнья нигьмәтләренә алданып, байлык колына әйләнеп, һәлак булу ихтималлыгын нигә уйламыйлар икән? “Һәм сезнең берегезгә үлем килердән һәм ул: “Раббым, әгәр якын гына әҗәлгә кадәр кичектереп торсаң, сәдака бирер идем, һәм изгеләрдән булыр идем”, – дип әйтердән алда Без сезгә биргән нәрсәләрдән сарыф итегез”, – диелгән Коръәндә (“Әл-Мүнәфикун” сүрәсе, 10нчы аять).
Мөмкинлекләрне файдаланып өлгерергә тырышыйк, җәмәгать. Бу дөнья өчен генә яшәмик, киләчәк тормышыбыз хакында күбрәк уйланыйк. Ягъни үзебезгә үзебез Җәннәттән урын хәстәрлик. И Аллаһ, безне саранлыктан, тәкәбберлектән, таркаулыктан сакла! Әмин!
Башкортстан мөселманнары Диния нәзарәтенең “Диянәт” журналыннан.
Фото: fotobank02.ru