Əнəс Тимербай улы Хөсəенов 1938 елның 25 гыйнварында Кушна-
ренко районының Казарма авылында туган. Үз туган авылларында
– җидееллык, Иске Тукмаклы авылында унъеллык мəктəп тəмамлый.
Совет армиясе сафларында хезмəт итеп кайткач, 1960-2001 еллар-
да Уфа агрегат заводында эшли. Хаклы ялга чыккач, ике дистə елдан
артык Беренче җəмигъ мəчете мулласы була.
Əнəс хəзрəтнең 85 яшен Русия мөселманнарының Үзəк диния
нəзарəтендə зурлап билгелəделəр. Баш мөфти Шəйхел-ислам
Тəлгать Сафа Таҗетдин аны нəзарəтнең “Əл-Игътисам” –
“Бердəмлек” медале белəн бүлəклəде. Бу медаль җəмгыятьне рухи-
əхлакый яңарту һəм рухи мирасны саклаудагы зур хезмəтлəр, Русия
халыклары һəм традицион конфессия вəкиллəре арасындагы дуслыкны
ныгыту өчен бирелə.
– Əнəс хəзрəт, 87 яшьлек го-
мер үреннəн күз салганда, хə-
терегезгə нинди вакыйгалар
ныграк уелып калган?
– Безнең Казарма авылында
мəктəп җиде сыйныф кына иде,
унынчыны Иске Тукмаклы авылына
йөреп укыдым. Җиде чакрым араны
көненə ике тапкыр үтəргə туры килə
иде. Укытучылар бик яхшы булды.
Җиденче сыйныфны бетергəч тə
колхоз рəисе чакырып алды. Энем,
синең ярдəм кирəк, ди. Иске Тук-
маклыда почта бар иде, шуннан
үзебезнең авылга почта алып кай-
тып тарата башладым. Элек халык
гəзит-журналга күп языла иде, бар-
ганда җиңел булса да, кайтканда
сумка авыррак. Почтаны алып кайт-
кач урам буйлап өй борынча таратып
чыгасың. Гомумəн, безне кечкенəдəн
колхоз эшлəренə җəлеп итəлəр иде.
Сугышның соңгы еллары хəтердə.
Ачлык, черек бəрəңге эзлəүлəр истə
калган. Казарма авылы тирəсендə
урманнар юк, башка авыллар үлəн
белəн тамак туйдырса, бездə аны-
сына да кытлык иде.
– Сезнең дин юлына басуыгыз-
да əти-əниегезнең тəэсире бул-
мый калмагандыр?
– Əти-əни бик уңган иделəр. Тугыз
бала үсеп, барыбыз да картайганчы
яшəдек, əлхəмдүлиллəһи. Əткəйнең
биш баласы булган. Хатыны үлгəн.
Өйлəнергə кеше эзли башлаган.
Каратəкə авылында бер хатынның
тол калуын ишетеп калган. Ул, ире
үлгəч, ике баласы белəн Уфадан
əтисе йортына кайткан. Əти ат җигеп
кəлəш соратырга барган.
Кызның əтисенə:
– Кызыңны бирəсеңме? – дигəн.
– Аның бит ике баласы бар, – ди
икəн теге.
– Булсын, минекенең бит бишəү, –
дигəн əти.
Əнкəйне атка утыртып алып та
кайтып киткəн.
Гаилəдə өч төрле бала үскəне-
безне соңыннан гына белдек. Бер-
нинди ызгыш-талашсыз, шулкадəр
татулыкта, бертуганнар кебек яшə-
дек, Аллаһка шөкер. Əткəй-əнкəй
ураза тоталар, намаздалар иде.
Без дə алар белəн сəхəр ашарга
торабыз. Түзеп ятып буламыни –
тəмле-тəмле аш ислəре чыга. Авыл-
да мəзин бабай бар иде. Ул мəрхүм
булгач, аның эшен əткəй алып бара
башлады.
– Уфага Сезне нинди сəбəплəр
китерде?
– Унны бетергəч, көзгə кадəр кол-
хозда эшлəдем. Районга элеваторга
ашлык ташыдык. 1957 елда армия-
гə алдылар. Приморье өлкəсенең
Спасск-Дальний поселогында башта
сигез ай укыттылар. Аннан Камчат-
кага озаттылар. “Ил-28” хəрби бом-
бардировщикларын хезмəтлəндерə
идек.
Хəрби хезмəттəн кайткач, Уфа
агрегат заводына урнаштым. Бу
хəрби завод иде. Минем биш апа,
биш җизни бар, иң өлкəн җизнинең
анда танышы эшли иде, җизни алып
барып урнаштырды.
Кадрлар буенча директор урынба-
сарына кергəч, бу əйтə:
– Тулай торак сорамасаң гына
эшкə алабыз, – ди.
– Юк, нишлəп сорыйм, торырга
апаларым бар бит, – дидем.
Тəүдə токарь өйрəнчеге, аннан то-
карь булып эшли башладым. Завод
зур, 16 меңлəп кеше эшли. Мин
эшлəгəн 5нче механика цехында
500 эшче. Бераздан шлифоваль-
щик итеп күчерделəр. Азак, унту-
гыз елдан соң, басып эшлəү авыр
була башлагач, 7нче инструменталь
цехка күчтем.
Иң югары алтынчы разряд белəн
хаклы ялга чыктым. Эш дəверемдə
ике дистəдəн артык өйрəнчеккə
һөнəр серлəрен өйрəттем. 1960
елдан 2001 елга кадəр 41 ел гоме-
рем заводта үтте.
Яхшы эшлəдем. Җыелышларда
президиумга сайлыйлар, чыгыш
ясар га гел сүз бирəлəр иде. “Хезмəт
ветераны” медалем, “Социалистик
хезмəт ударнигы”, 9нчы, 12нче бишь-
еллыклар ударнигы, “Сыйфат отлич-
нигы” (1976, 1987), “Берлəшмəнең иң
яхшы эшчесе” (1984), “Берлəшмə ве-
тераны” (1986) билгелəрем, бихисап
мактау кəгазьлəрем бар.
– Əнəс хəзрəт, Сез бүген Уфа-
дагы Беренче җəмигъ мəчетенең
мөəзине, хөрмəтле аксакалы.
Дин юлына басуыгыз ничегрəк
булды?
– Хаклы ялга чыгарга бер өч ел
калгач, Уфаның Г. Тукай урамында-
гы Җəмигъ мəчетенə укырга йөри
башладым. Безне Касыйм хəзрəт
Сəлимов укытты. Тəлгать мөфти
хəзрəтлəре аны Казаннан Ислам ин-
ституты ректоры итеп алып килгəн
булган. Уфаның бөтен элекке мул-
лалары Касыйм хəзрəт шəкертлəре,
дисəң дə була. Урыны оҗмахта бул-
сын.
Аның урынына Габделсамат хəз-
рəт калды. Бераз вакыттан ул мине
дəрестəн чакырып алды да:
– Безгə муллалар җитешми, Əнəс,
əйдə кил, – ди.
– Белемем юк бит, – дим.
Ай-ваема карамый, мине күн-
дерделəр. Штаттагы мулла булып
эшлəп киттем. Балага исем кушу,
яшьлəргə никах уку, мəет юу, аны
тиешенчə озату, мəчеткə ки лү-
челəргə дога уку, Коръəн мəҗлес-
лəренə бару – бөтен бу йолаларны
башкару безнең өстə иде. Баштагы
елларда Шəмсетдин хəзрəт, Идрис
хəзрəт һəм мин – өчəү эшлəдек,
аннан əкренлəп күбəйдек. Тəүдə
авыррак булды, əлбəттə. Бер-
чак шулай җиде көндə алты мəет
җирлəдем, аннан үзем дə чирлəдем.
21 ел эшлəгəч, авыр, олыгай-
дым дип, чыгарга булдым, кулдан
килгəнчə ярдəмлəшеп йөрермен
дидем. Əмма əле дə дини бəйрəм-
нəрдə, җомга намазларында мин
мəчеттə. Җомга намазларын бер дə
калдырмыйм, бу бит – мөселман ир-
атның бурычы. Җəмəгать намазын
мөфти хəзрəтлəре укыйсы булса,
аеруча ныклап əзерлəнəбез, бар
җирдə тəртип булдырырга тырыша-
быз. Яшь коллегаларым Абдулла,
Мөхəммəт, Ислам, Хəсəн, Билал
хəзрəтлəр белəн аңлашып, килешеп
эшлибез.
– Сезнең яшьлегегез дəһри-
челек (атеизм) идеялəре өстен-
лек алган чорга туры килгəн. Ə
Сез əти-əнилəрегез сайлаган
ислам юлын дəвам иткəнсез. Бу
ничек мөмкин булды?
– Мəктəптə пионерга керсəм дə,
комсомолга керми калдым. Ар-
миядə мине ВЛКСМ сафларына
алдылар. Бер еллык кичке партия
мəктəбендə дə укыдым. Заводта
җəмəгать эшлəрендə актив катна-
шып йөрдем. Байтак еллар җəмəгать
башлангычында ОБХСС инспекто-
ры булдым. Фотомны Дəүлəт сəүдə
инспекциясенең Мактау тактасына
элгəннəр иде. Архивымда “Һəнəк”
журналы мөхəррире Хөснулла
Түлəкəев язган хатлар, открыткалар
саклана. Редакция əгъзалары белəн
күмəк рейдларга чыга торган идек.
Шагыйрь Рим Идиятуллин белəн
бергə эшлəдек. Ул бит безнең за-
водта токарь бул ды. Аның миндə ике
шигъри җыентыгы бар. “Хəерле кич”
китабы бигрəк нык ошый.
Партком секретаре белəн дə дус-
быз. Беркөнне ул мине чакырып
алды да:
– Менə сиңа кəгазь, ручка, пар-
тиягə керергə гариза яз! – ди.
– Юк, язмыйм, – дип баш тарттым.
– Нəрсəлəр югалтканыңны аң-
лыйсыңмы? Пар тиягə керсəң, күпме
медальлəрең булачак.
– Кирəкми бернəрсə дə, – дим.
Кабинетын биклəде дə чыгып
китте. Көтəм-көтəм. Икенче сме-
на беткəнне белдереп звонок яң-
гырады, караңгы төште – мине
килеп ачучы юк. Əллə онытты инде,
дип шиклəнə башладым. Юк, бераз-
дан килеп ачты. Барыбер язмавым-
ны күргəч:
– Эх, син, дошман, үкенерсең! –
дип баш чайкады.
– Ə Сез үкенмəдегезме соң?
– Юк, əлбəттə.
– Фəнилə апа белəн гаилə кору-
ыгызга – 56 ел. Тату гаилəнең
сере нидə икəн?
– Бергəлəп намазлар укый-
быз, уразалар тотабыз. Танышуы-
быз кинəт кенə килеп чыкты. Бер
туганыбызның туена бардым. 29
яшем тулган, өйлəнергə кирəк,
дигəн уй кергəн мəл. Туганым əйтə:
“Минем бер ахирəтем дə килəчəк”, –
ди. Фəнилə килеп кереп, аны күрүгə
йөрəгем дертлəп китте. Беренче
күрүдəн мəхəббəт шулай була икəн.
Озата бардым. “Икенче көнне эштəн
чыгуыңа барып торам”, – дидем. Яңа
елда танышкан идек, 9 февральдə
ЗАГСка кердек. Улыбыз Урал, кы-
зыбыз Айгөлне тəрбиялəп үстердек.
Оныгыбыз УДАТУны кызыл диплом-
га тəмамлады.
Җəйлəребез Фəнилə апагызның
туган авылы Келəштə үтə, анда
бакча тотабыз. Əмма җомга на ма-
зында мин Уфада, Тукай урамын-
дагы мəчеттə, үземнең ишлəрем,
яраткан, ихтирам иткəн хезмəт-
тəшлəрем янындамын. 85 яшемə
зурлап бүлəк тапшырдылар, табын
əзерлəп, мəҗлес кордылар – бик
рəхмəтлемен.
* * *
Сөбханаллаһ, Əнəс Тимербай улы
Хөсəеновның үткəн юлы соклангыч.
Бердəн, тырыш хезмəт юлы, бер
урында озак еллар эшлəве белəн
таң калдырса, икенчедəн, хаклы
ялга чыккач, җаны-тəне белəн дин
юлына басып, анда армый-тал-
мый намуслы хезмəт итүе белəн
гаҗəплəндерə. Тыйнаклык, сабыр-
лык никадəр күп булса, тырышлык-
уңганлык белəн яулаган хезмəт
нəтиҗəлəре дə шулкадəр мул. Гомер
дəвамында алтын урталыкны
тотып яшəгəн һəм якыннарының,
хезмəттəшлəренең, дин кардəш-
лəренең ихлас ихтирам-хөрмəтен
казанган күркəм шəхес ул Əнəс
хəзрəт. Табигый əдəплелек, ата-
бабадан килгəн тəрбиялелек белəн
беррəттəн, уңга-сулга тайпыл-
мыйча, иманына хыянəт итмичə
яшəргə көч бирүче ныклыкка да ия.
Мөселманнар намазда көненə
əллə дистəлəрчə тапкыр кабатлый
торган “Фатиха” сүрəсендə шун-
дый аять бар: “Безне туры юлга,
Үзең нигъмəтлəр биргəн кешелəр-
нең юлына күндер”... Бу юл җиңел
түгел. Бер Аллаһка гыйбадəттə
даимилекне, үз-үзеңдə өзлексез
яхшы сыйфатлар тəрбиялəүне,
нəфес белəн көрəшүне, йөрəкнең
һəрдаим рухи уяулыгын, ике дөнья
өчен дə армый-талмый тырышу-
ны талəп итə. Əмма җимешлəре
татлы. Əнəс Тимербай улына,
аның якыннарына һəм барча ихлас
җаннарга ул əҗер-җимешлəрне фа-
нилыкта да, бакыйлыкта да та-
тырга язсын, иншаллаһ!
Əңгəмəдəш – Дилбəр БУЛАТОВА.