-10 °С
Болытлы
Журналга язылу
OK
VK
Telegram
Бөек Җиңүгә - 80 ел
Барлык яңалыклар
Иман нуры
11 июль 2025, 09:07
Имтихан бирәсебез бар
Кешенең бу дөньяда җыйган бөтен мал-мөлкәте дә Кыямәт көнендә җавап тотуга сәбәп булачак...
Имтихан бирәсебез бар
Беренчедән, күзләре белән нәрсә күргәннәр, колаклары белән нәрсә ишеткәннәр, күңелләрендә нинди ният йөрткәннәр – шул турыда сорау алу булачак. Моңа Аллаһның киләсе сүзләре дәлил: “[И кеше!] Белмәгән нәрсәң артыннан иярмә. Һичшиксез, колак, күз һәм йөрәк – боларның барысы да [Хөкем көнендә] җавап тотачак”
(“Әл-Исра” сүрәсе, 36нчы аять)
.
Кемгә гыйбадәт кылган, кемнәрне үзенә илаһ итеп алган – шул турыда да соралачак һәр кеше. Мәсәлән, мөшрикләрдән: “Кемне үзегезгә илаһ итеп алдыгыз?” – дип сорасалар, Аллаһка тиңдәшләр куюларын, ялган илаһларга табынуларын берничек тә аңлата алмаячаклар, ди. Бу турыда Аллаһ Тәгалә шулай ди: “Ул көнне Аллаһ, аларга мөрәҗәгать итеп: «Сез бар дип уйлаган тиңдәшләрем кайда?!» – дияр”
(“Әл-Касас” сүрәсе, 62нче аять)
.
Пәйгамбәрләр китергән рисаләткә иярделәрме, юкмы икәнлеге дә соралачак. Моңа киләсе аять дәлил: “Ул көнне Аллаһ, аларга мөрәҗәгать итеп: «Рәсүлләргә нәрсә дип җавап бирдегез?» – дияр”
(“Әл-Касас” сүрәсе, 65нче аять)
.
Кыямәт көнендә кешеләр һәр кылган эшләре өчен җавап бирәчәк. Һәркем яхшы гамәлләрен дә, гөнаһлы эшләрен дә күрәчәк, бернәрсәне дә яшереп булмаячак. Бу турыда Коръәндә шулай диелә: “Раббың белән ант итәм! Нәрсә кылганнары хакында аларның барысыннан да мотлак сораячакбыз!”
(“Әл-Хиҗр” сүрәсе, 92–93нче аятьләр)
.
Нинди вәгъдәләр биргәннәр, нинди килешүләр төзегәннәр – шул турыда да сорау алу булачак. Моңа Аллаһның киләсе сүзләре дәлил: “Килешүләрегезгә тугры булыгыз, чөнки [Хөкем көнендә] килешүләр хакында соралачаксыз”
(“Әл-Исра” сүрәсе, 34нче аять)
.
Кешенең бу дөньяда җыйган бөтен мал-мөлкәте дә Кыямәт көнендә җавап тотуга сәбәп булачак. Нәрсәләр кулланганбыз, нәрсәгә ия булганбыз – барысы өчен дә соралачакбыз. Аллаһ Тәгалә ул турыда шулай ди:
“
Ул көнне сез [дөньялыктагы] нигъмәтләр хакында соралачаксыз!”
(“Әт-Тәкәсүр” сүрәсе, 8нче аять)
.
Гомумән, кеше бу дөньяда бирелгән гомерен ничек уздырганы хакында соралачак, гамәлләрнең кечесе дә, зуры да күренми калмаячак. Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди: “Кемнәргә рәсүлләр җибәрелгән, шулардан Без сорау алачакбыз, рәсүлләрдән дә соралачак. Без, гыйлемгә таянып, аларга
(бар мәхлукатка)
гамәлләре хакында хикәят кылырбыз. Безнең гаип булган чакларыбыз булмый
(Без һәрчак якынбыз)
!”
(“Әл-Әгъраф” сүрәсе, 6
–
7нче аятьләр)
.
Кыямәт көнендә соралачак нәрсәләр хакында Аллаһ рәсүленнән (с.г.в.) риваять ителгән бер хәдистә шулай диелә: “Гомерен ничек үткәрүе, гыйлеме һәм аңа ярашлы ничек эш итүе, мал-мөлкәтен ничек табуы һәм ничек сарыф итүе, тәнен ничек куллануы хакында соралмыйча, Аллаһ бәндәсе Кыямәт көнендә үз урыныннан кузгалмаячак”
(Тирмизи риваяте; сахих хәдис)
.
Дини календарьдан.
Имтихан бирәсебез бар
Автор:
Дильбар Сулейманова
Читайте нас
Новости партнеров
Фотобанк журналистов РБ
Рубрика "Еда и напитки"
Рубрика "Животные"