- Тәкәббер кеше, бүтәннәрдән өстен булырга теләп, киресенчә, үзен хурлыкка төшерә.
- Тәкәббер кеше Аллаһның аять-билгеләренә карап файда һәм гыйбрәт алудан мәхрүм ителә.
Моңа Аллаһның киләсе сүзләре дәлил: “Җир йөзендә хаксыз рәвештә тәкәбберләнеп йөргәннәрне аять-дәлилләремнән (аларны аңлаудан) читләтермен. Нинди генә дәлил күрсәләр дә, иман китермәсләр. Туры юлны күрсәләр, шул юлдан бармаслар. Адашу юлын күрсәләр, аны үзләренә юл итеп алырлар. Чөнки аять-дәлилләребезне ялганга чыгардылар һәм алардан гафил булдылар” (“Әл-Әгъраф” сүрәсе, 146нчы аять).
- Тәкәбберлеген калдырмаган кешенең Фиргавен, Карун кебек залимнар дәрәҗәсенә җитүе, алар сымак ук җәзага тарттырылуы ихтимал.
- Нигъмәтләрнең кимүе һәм бәла-казаның килүе – тәкәбберлек өчен җәзаларның берсе.
- Аллаһ рәсүленнән галәйһиссәләм: “Тәкәбберләнгән һәм эре басып йөргән кеше Аллаһны ачуланган хәлендә очратыр”, – дигән хәдис риваять ителә.