

«Әл-Хөҗүрәт (Бүлмәләр)» сүрәсенең 12 нче аятендә Аллаһы Тәгалә сүз йөртүчене шелтәгә дучар иткән, ә кеше турында начар сүз сөйләүчене мәет ашаучыга тиңләгән: «Әй, иман китергән кешеләр! Гайбәт, имеш-мимешләрдән ваз кичегез. Ул — гөнаһ эш. Бер-берегезнең гаебен эзләмәгез. Берегез икенчегез артыннан эзәрлекләмәсен. Үлгән туганыңның итен ашап, кеше тәм табармы? Ул нәҗес гамәл. Шулай булгач, гөнаһка батудан, Аллаһы Тәгаләдән куркыгыз. Шик юктыр ки, Аллаһы Тәгалә тәүбәләрне кабул итүче, рәхимле».
Сүз йөртү кешенең намусына кагыла. Аллаһының Илчесе бер вәгазендә әйткән: «Әй, сүздә генә ышанып, иман күңелләренә кәдәр үтмәгән бәндәләр! Мөселманнарның гайбәтләрен сөйләмәгез, чөнки, дөреслектә, үз кардәшенең гаебен эзләп йөрүченең Аллаһы Тәгалә гаепләрен эзләячәк һәм үз өеннән чыкмаса да, аны хурлык белән каплаячак!»
«Әл-Һүмәзә (Яла ягучы)» сүрәсенең беренче аятендә Аллаһы Тәгалә: «Һәрбер сүз йөртүчегә һәм гайбәтчегә кайгы», — ди.
Ибн Габбас разыйәллаһү ганһү: «Әгәр дә синең кәрдәшеңнең кимчелекләре турында сөйлисең килсә, үзеңнекеләрне искә төшер», — дип әйткән.
Игътибар белән яманлау сүзләрен тыңлаучы да шуңа керә. Чөнки тыңлаучы кеше: «Гаҗәп! Мин аның шундый икәнен белми идем», — дип әйтеп, яманлаучыны тагын да тырышыбрак яманларга этәрә. Мондый эшләр барысы да яманлау белән килешүне күрсәтә, ә аның белән килешү үзе үк яманлау була.
Аллаһы Тәгаләнең Илчесе: «Исламдагы кардәшенең дәрәҗәсен саклаучының Аллаһы Тәгалә кыямәт көнендә йөзеннән җәһәннәм утын ала», — дигән.
Чыганак: «Дини календарь».