

Балигълыкка җитеп килгән балаларның шундый мәлләре була: ата-аналар алардан канәгать була башлый, чөнки балаларның мәшәкатьләре кими һәм алар ата-анасына файда артыннан файда китерә башлый. Исмәгыйль исемле улы шундый яшькә җиткәч, Ибраһим пәйгамбәр аңа үзенең төшен сөйләп бирә (билгеле булуынча, төш аша да пәйгамбәрләр Аллаһның әмерләрен алыр булган). Бу төш хакында Коръәндә шулай диелә: «Исмәгыйль әтисе белән бергә тырышлык күрсәтерлек яшькә җиткәч, Ибраһим: «И улым! Мин төштә сине Аллаһка корбан итеп китерүемне күрдем, син бу турыда ни уйлыйсың?” – диде. Улы: «И атам! Кушылганны эшлә. Син мине, Аллаһ теләсә, сабырлылардан табарсың (ягъни мин моның өчен Аллаһтан олы әҗер алырга өмет итәм)”, – диде» («Әс-Саффәт» сүрәсе, 102нче аять). Исмәгыйль әтисенең сүзен сабырлык белән кабул итә. Шушындый авыр вакытта да ул Аллаһның рәхимлегенә өмет өзми һәм әтисенең итагатьле баласы булып кала.
Шулай итеп, ата кеше дә, улы да Аллаһ ихтыярына буйсына. Ибраһим Аллаһның җәзасыннан курка һәм катгый рәвештә Аның әмерен үтәргә, ягъни бердәнбер газиз улын корбан итәргә карар кыла. Аннары ни булганы хакында Аллаһ Коръәндә шулай ди:
«Икесе дә Аллаһ ихтыярына бирелгәч һәм Ибраһим Исмәгыйльне йөзе белән җиргә каратып салгач, Без аңа эндәштек: «И Ибраһим, тукта! Син төшнең хаклыгына инандың”. [Һәм Ибраһим Аллаһ биргән тәкәне Исмәгыйль урынына Аңа корбан итеп китерде]. Дөреслектә, Без ихласлык белән гамәл кылучыларны шул рәвешле бүләклибез (ягъни фани дөньяда һәм Ахирәттә аларны авырлыклардан азат итәбез)» (“Әс-Саффәт” сүрәсе, 103–105нче аятьләр).
Ибраһим үткән сынау аның әхләкый сафлыгын һәм Раббысына карата булган камил мәхәббәтен исбат итә. Шуның өчен дә Аллаһ аны Үзенең сөекле рәсүле дип атаган. Гарәп телендәге “хилләт” сүзе иң югары һәм камил мәхәббәтне аңлата. Димәк, Аллаһның сөекле бәндәсе үзенең мәхәббәтен тулысынча Раббысына бирергә тиеш. Әмма Исмәгыйль дөньяга килгәч, улына карата сөюе Ибраһимның йөрәген ялмап ала. Шулчакта Аллаһ сөекле рәсүленең Үзенә карата сөюен сынарга һәм нәфесен мәхлукларны чамадан тыш сөюдән чистартырга тели. Шул максатта Аллаһ Ибраһимга улын корбан итәргә боера.
Ибраһим Аллаһны гына камил мәхәббәт белән сөюен исбатлагач, Исмәгыйльне корбан итәргә бүтән сәбәп калмый, шул аркада Аллаһ аның урынына зур сарыкны чалырга боера.
Аллаһ бу корбанны “бөек корбан” дип атый. Моның берничә сәбәбе бар. Беренчедән, ул сарык Исмәгыйль пәйгамбәрнең гомере өчен фидия була. Икенчедән, корбан чалу бөек гыйбадәт төрләренең берсенә әйләнә. Өченчедән, бу гыйбадәт шул дәвердән алып сакланып килә һәм Кыямәт көне җиткәнгә кадәр башкарылачак, ин шә Аллаһ.
Чыганак: Дини календарь.