Иман нуры
23 Мая 2025, 03:55

Мөселман мәрхәмәтле була

Ислам дине каты күңеллелекне тыя.

Мөселман мәрхәмәтле булаМөселман мәрхәмәтле була
Мөселман мәрхәмәтле була

Мөселман каты бәгырьле булырга тиеш түгел. Күңелендә шәфкать һәм мәрхәмәт йөрткән кеше һәртөрле хөрмәткә лаек. Пәйгамбәребез (с. г. в.) бер хәдисендә шулай ди: “Аллаһ Тәгалә рәхмәт вә мәрхәмәтен йөз өлешкә аерды. Аның туксан тугыз өлешен Үз янында калдырып, калганын җир йөзенә төшерде. Менә шул бер өлеш мәрхәмәт аша кешеләр бер-берсенә шәфкатьлек күрсәтә”.

Каты күңеллеләр, башкаларга золым һәм газап кылучылар дөньяда да, Ахирәттә дә бәхетле була алмый. 

Ислам дине мөселманнарны бер гәүдәнең әгъзалары кебек күрә. Гәүдә әгъзалары бер-берсенә булышкан һәм гәүдә сәламәтлеген саклаган кебек, мөселманнар да бер-берсенә таянып, кайгысын уртаклашып, мәрхәмәт һәм шәфкать күрсәтеп, хөрмәтне арттырып, яшәешне дәвам итәргә тиеш.

Мөселман бүтән кешеләргә генә түгел, хайваннарга, кошларга да, кыскасы, барча тереклеккә карата аяулы, мәрхәмәтле булырга бурычлы.

Чыганак: Дини календарь.

 

Мөселман мәрхәмәтле була
Мөселман мәрхәмәтле була
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас