Тәкъвалыларның сыйфатлары
Аллаһның җәзасыннан сакланган тәкъвалы кешеләрне аларга гына хас сыйфатлар аерып тора. Шуларны карап үтик:
Аллаһ Тәгалә «Сыер» сүрәсенең тәүге аятьләрендә тәкъвалыларның сыйфатларын санап үтә һәм алар арасында гаип нәрсәләргә иман китерүне дә телгә ала.
‒ Аллаһка, Соңгы Көнгә, фәрештәләргә, Язмаларга, пәйгамбәрләргә иман китерү;
‒ мохтаҗлыкка карамастан, туганнарга, ятимнәргә, мескеннәргә, мөсафирларга, соранучыларга һәм колларны азат итүгә сәдака бирү;
‒ намаз кылу;
‒ зәкать түләү;
‒ килешүләргә тугры булу;
‒ мохтаҗлыкта да, бәла-каза килгәндә дә сабырлык күрсәтү.
Без бөтенебез дә гөнаһ кылабыз, ләкин теге яки бу гөнаһны кылуда ныклы булу тәкъвалы кешегә хас сыйфат түгел. Киресенчә, гөнаһ кылу белән андый кеше җәһәтрәк Аллаһка сыенырга һәм тәүбә итәргә ашыга. «Тәкъвалы кешеләргә шайтан тарафыннан коткы кагылса, алар (Аллаһны) искә төшерә, һәм менә алар (хак юлны) күрә», ‒ диелә бу хакта Коръәндә («Киртәләр» сүрәсе, 7:201).
Аллаһ Тәгалә бу сыйфат хакында шулай ди:
«Кем дөреслек белән килгән һәм кем аның хаклыгын таныган, шулар ‒ тәкъвалылар» («Халык өере» сүрәсе, 39:33).
Тәкъвалылар үч тотуга караганда гафу итүгә ныграк өстенлек бирә. Бу хакта Аллаһ Тәгалә шулай ди:
«Әгәр кичерсәгез, тәкъвалыкка якынрак булырсыз. Бер-берегезгә юмартлык күрсәтергә онытмагыз. Дөреслектә, Аллаһ сезнең гамәлләрегезне күреп тора!» («Сыер» сүрәсе, 2:237).
Тәкъвалыларның бу сыйфаты хакында Коръәндә шулай диелә:
«И сез, иман китергәннәр! Гадел шаһитлык кылып, Аллаһ хакына нык булыгыз. Кешеләргә карата нәфрәтегез сезне гаделсезлеккә этәрмәсен. Гадел булыгыз, чөнки бу тәкъвалыкка якынрак. Аллаһка карата тәкъвалы булыгыз. Дөреслектә, Аллаһ сезнең гамәлләрегездән хәбәрдар!» («Аш табыны» сүрәсе, 5:8).
Чыганак: Дини матбугат.