Барлык яңалыклар
Иман нуры
10 гыйнвар , 11:34

Иманың ныкмы?

Бер галимнән, нигә син гел тынычсың, дип сораганнар. Галим болай дип җавап кайтарган: «Мин ризыгымның Аллаһ кулында булуын белдем, шуңа да тынычландым. Эшемне миннән башка берәү дә эшләмәячәген белдем, шуңа да үз эшемне тиз генә аткара башладым. Әҗәлнең хакыйкать икәнен белдем, шуңа да аңа әзерләндем».

Иманың ныкмы?
Иманың ныкмы?

Иман көчсезлеге – үзенә күрә бер чир, йөрәк чире. Йөрәккә чир кагылды икән, җан да, тән дә зыян күрә. Яшерен-батырыны юк, без бөтенбез дә гади кешеләр – кайчак саулыгыбыз турында хәстәрләргә оныткан кебек, иманыбыз турында да онытып китәбез шул. Ә инде һәрбер чирнең симптомнары, ягъни ниндидер тышкы билгеләре булган кебек, иман көчсезлегенең дә «симптомнар»ы була. Алардан беребез дә азат түгел. Тик дөрес «диагноз» куеп, тизрәк дәвалану чарасын күрә башларга гына кирәк. 

 

  1. Гөнаһлар кылу.

Мөхәммәт пәйгамбәрдән ﷺ риваять ителгән шундый бер хәдис бар: «Зина кылган кеше зина кылган чагында мөэмин түгел, карак кеше урлаган чагында мөэмин түгел». Икенче хәдистә исә моның сәбәбе хакында әйтелә: «Гөнаһ кылган чакта кешене аның иманы калдырып китә һәм аның өстендә болыт рәвешендә тора».

Чынлап та, Аллаһның сине күреп торуын белә торып ничек тыелган нәрсәләргә карарга мөмкин? Яки Аның сине ишетеп торуын белә торып, ничек әшәке сүз сөйләргә мөмкин? Димәк, хәдистә әйтелүенчә, гөнаһ кылган чакта кеше вакытлыча имансыз кала. Ә инде кире әйләнеп кайтканда ул бераз көчен югалтып кайта. Олы гөнаһ кылган чакта иман ныграк көчсезләнә, кече гөнаһ кылганда – азрак. Ләкин мөэмин кеше гөнаһның олы яки кече булуына түгел, ә аны күреп торган Аллаһның бөеклегенә карарга тиеш. «Мөэмин өчен гөнаһ аның өстенә аварга торган тау кебек, ә монафикъ өчен гөнаһ борыны очында очып йөргән чебен кебек», – дигән бит Аллаһ рәсүле дә ﷺ.

 

  1. Гыйбадәт кылуда ваемсызлык.

Мәсәлән, кеше намаз укый, тик моны исем өчен генә башкара. Бәлки, ул Кыямәт көнендә Аллаһның, ни өчен намаз укымадың, дигән соравыннан котылыр өчен укыйдыр. Намазга игътибарлы булу, аны җиренә җиткереп, кабаланмый, матур итеп уку аңа хас түгел.

Мөхәммәт пәйгамбәр ﷺ үзенең мәзине Билалны азан әйтер өчен чакырса, аңа: «И Билал, әйдә ял итеп алыйк!» – дип әйтер булган. Ягъни намаз укып, дөнья мәшәкатьләрен онытып, үзебезгә ял биреп алыйк, дип әйтергә теләгән. Бүген исә бездә киресенчә: «Әйдә, азаныңны әйт тә, тиз генә намаз укып алыйк...».

Ураза тотканда да, зәкать биргәндә дә, хәер өләшкәндә дә, моны иң яхшы рәвештә башкарыйм, дип тырышырга кирәк. Хәер-сәдаканы гына алып карасак та, без мохтаҗларга иң яраткан нәрсәбезне өләшәбезмени?..

Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын) сәдака бирер алдыннан кулын юган, диләр. Моның сәбәбен сорагач, Гайшә Пәйгамбәрнең ﷺ шул хәдисен сөйләп биргән: «Сәдака, фәкыйрьнең кулына төшәрдән алда, Аллаһның кулына төшә». Ягъни, Гайшә, сәдака Аллаһның кулына төшкәч, аны чиста куллар белән бирергә теләгән.

Бермәл Мөхәммәт пәйгамбәр ﷺ дин мәнфәгате өчен акча җыю кирәклеге хакында игълан итә. Гомәр (Аллаһ аңардан риза булсын) Пәйгамбәргә ﷺ байлыгының яртысын тотып килә. Аның артыннан, бөтен байлыгын тотып, Әбү Бәкер килә (Аллаһ аңардан риза булсын). Аллаһ рәсүле ﷺ аңардан, гаиләңә нәрсә калдырдың, дип сорый. Мин гаиләмә Аллаһны һәм Аның рәсүлен калдырдым, ди Әбү Бәкер.

Исәпкә бар, санга юк, дип кенә гамәл кылу – иман көчсезлегенә ишарә. Ә инде гыйбадәтне ихлас итеп башкару – иманның көчле булуына бер дәлил.

 

  1. Изге гамәлләрнең кечеләрен санга сукмау.

Әбү Бәкер, әле хәлифә булып киткәнгә кадәр, күршесендә яшәгән бер хатынның кәҗәсен савып йөргән. Азак ул хәлифә булып китә, ләкин көн саен күршесенең кәҗәсен савудан туктамый. Шулай бер көнне ул күршеләренең ишеген шакый. Өйдә хатынның, кем анда, дигән тавышы ишетелә. Кәҗәбезне сауган кеше килде, ди бу хатынның кызы. Кызыкай өчен ул хәлифә дә түгел, ә кәҗә савучы була. Шулай булса да Әбү Бәкер, бу эш минем дәрәҗәмә туры килми, дип бу эшне калдырмаган бит.

Бервакыт Гомәр бер мохтаҗ хатынны табып шатлана да, аңа азык-төлек калдырып китә. Икенче көнне дә ризык тотып килсә, хуҗабикә ярдәмнән баш тарта, чөнки кемдер Гомәрдән алда өлгерә. Бак дисәң, бу хатынга көн саен Әбү Бәкер азык ташып йөргән икән, ә моннан алдагы көндә соңлаган була. Моны белеп калган Гомәр: «И Әбү Бәкер! Сине узу мөмкин түгел икән», – ди.

 

  1. Тирә-ягыбызда кылынган гөнаһларга битараф булу.

Берәр хупланмаган, шелтәле нәрсә күргән чакта аны кул яки тел белән туктатырга, я булмаса йөрәк белән генә булса да ризасызлык белдерергә өйрәтә динебез. Әгәр дә инде без тирә-яктагы гөнаһларга күнегеп бетсәк, ул гөнаһлар бездә җирәнү тойгысы уятмаса, димәк, безгә иманыбыз өстендә эшлисе дә эшлисе әле.

 

  1. Коръәннең безгә тәэсир итүдән туктавы.

Коръән аятьләренең безгә тәэсире булырга тиеш. Без ниндидер бер гади шигырь укымыйбыз бит! Коръәндә Аллаһ Тәгалә әйтүенчә, аятьләрдәге янаулар хакында укып, мөэминнәрнең тәне буйлап калтырау йөгерә, ә инде Аллаһны зикер иткәннән соң аларның тәннәре һәм йөрәкләре йомшара. Бервакыт Гомәр, «әл-Хакка» сүрәсенең бер генә аятен укып, куркышыннан һушын югалткан, диләр...

 

  1. Тормыш авырлыкларына бирешү.

Моны ничек аңларга? Безнең авырлыкларыбыз – ул Аллаһ тарафыннан бирелгән сынау. Әгәр кеше шул авырлыкларны ерып чыгу өчен хәләл ысулларны гына кулланса, димәк, ул сынауны уңышлы үткән. Ә инде авыр хәлдән чыгу өчен тыелган юл белән куллану иман көчсезлеген күрсәтә.

 

  1. Дин тотмаган кешеләргә көнләшеп карау.

Мәсәлән, «Эх, аңа ничек рәхәт! Ә миңа бар нәрсә тыелган», дигән кебегрәк фикер йөртү.

Аллаһ Тәгалә Карунның байлыгына көнләшкән кешеләр хакында Коръәндә менә нәрсә ди: «Менә ул (Карун) халкына үз бизәнгечләрендә чыкты. Бу дөнья тормышын теләгән кемсәләр: «Эх, Карунга бирелгән нәрсә безгә дә (булса иде). Ул, чынлап та, – бөек өлеш иясе!» – диде. Ә гыйлем бирелгән кемсәләр исә шулай диде: «Кайгы сезгә! Иман китереп изге гамәл кылганнар өчен Аллаһның әҗер-савабы яхшырак. Аңа сабырлылардан тыш һичкем ирешмәс» («Кыйссалар» сүрәсе, 28:79-80).

 

  1. Башка мөэминнәргә карата кардәшлек хисләренең юклыгы.

Пәйгамбәребезнең ﷺ бер хәдисендә шулай диелә: «Бер-берсенә карата мәхәббәтендә, мәрхәмәтлегендә һәм шәфкатьлегендә мөэминнәр бер тән кебек: аның бер өлешенә чир кагылса, бөтен тән моңа йокысызлык һәм бизгәк белән җавап кайтара». Мәсәлән, Африкада дин кардәшләребезнең ачлыктан интегүен беләбез икән, алар өчен Аллаһка дога кылырга тиешбез. Ә инде мохтаҗлыкта көн иткән, тыныч тормыштан мәхрүм калган кардәшләребез хакында хәстәрләүдән, уйлаудан туктау – иман көчсезлегенең бер билгесе.

 

  1. Аллаһны зикер итәргә оныту.

Адым саен, өйдә дә, юлда да «Сүбхәналлаһ», «Әлхәмдүлилләһ», «Аллаһү әкбәр», «Лә иләһә илләллаһ» дип әйтеп йөргән мөселманнар бар. Кешенең иманы көчле булудан килә бу. Әгәр дә инде кеше хәтта «Бисмилләһ» дип әйтергә оныта икән – иманның көчсезлегенән бу. Аллаһ безне Аны еш искә алучылардан итсен!

 

  1. Тынгысызлык, тиз генә төшенкелеккә бирелеп бару.

Мөэмин кешенең тынычсыз яшәве мөмкин түгел. Бер галимнән, нигә син гел генә тынычсың, дип сораганнар. Галим болай дип җавап кайтарган: «Мин ризыгымның Аллаһ кулында булуын белдем, шуңа да тынычландым. Эшемне миннән башка берәү дә эшләмәячәген белдем, шуңа да үз эшемне тиз генә аткара башладым. Әҗәлнең хакыйкать икәнен белдем, шуңа да аңа әзерләндем».

Ә өметсезлеккә, төшенкелеккә бирелү хакында Аллаһ Тәгалә Коръәндә шулай ди: «...Аллаһның рәхмәтенә өметегезне югалтмагыз, чөнки Аллаһ рәхмәтенә тик кяферләр генә өметен югалта!» («Йосыф» сүрәсе, 12:87).

 

Әйтергә кирәк, кайсыбер гамәлләр иман көчсезлегенең чагылышы да, шул ук вакытта аның сәбәпләре дә булып тора.

Иманыбызның көчсезләнүенә юл куймыйк, аны һәрвакыт куәтләп торырга тырышыйк!

Дини матбугаттан.

Иманың ныкмы?
Иманың ныкмы?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: