Өзлексез сәдаканы, яки җәрия сәдакасын галимнәр «вакф» дип тә йөртә. Мисал итеп, мәчет төзетүне китерергә мөмкин. Ягъни, төзегән мәчете эшләп торганда аны төзетүче бертуктаусыз савап алып торачак, хәтта үзенең вафатыннан соң да. Халкыбызда юллар, күперләр, чишмәләрне төзәтеп, тәртиптә тоту да бик саваплы эшләрдән исәпләнә.
Дәвамлы савап китермәгән эшләргә килгәндә, мәсәлән, мохтаҗларны ашату керә, аны җәрия сәдакасы дип атап булмый, шулай да аның өчен дә әҗер-савап бик зур.
Гомумән, сәдака биреп йөрергә онытмагыз һәм аны өзлексез сәдака итәргә тырышыгыз. Бер хәдистә әйтелгәнчә, «Кыямәт көнендә, кояш кешеләрнең баш очларында гына булганда, кеше, Аллаһ Аңа хөкем чыгарганчы, үзенең сәдакасы күләгәсендә торыр» (Әхмәтнең хәдисләр җыентыгыннан, дөрес хәдис).
Зәкать һәм фитыр сәдакасыннан тыш, мөселман булмаган мохтаҗ кешеләргә дә сәдака бирергә рөхсәт ителә, бигрәк тә алар туганнар арасыннан булса. Кайсыбер галимнәр, әгәр алар дингә, мөселманнарга карата нәфрәт күрсәтмәсә, дигән шартны да өстәп китә. Әгәр дә инде хәер сораучы кешенең, аның нинди диннән булуына карамастан, акчаны гөнаһ эшкә яки берәр хәрәм нәрсә сатып алу өчен сораганын белсәгез, бу очракта Аңа сәдака бирү рөхсәт ителми, чөнки ул чакта сез гөнаһ эштә ярдәм итәсез була.
Шуны да әйтеп китәргә кирәк: сәдаканы мөселманнарга бирү хәерлерәк, бу аларга дөньяви эшләрендә дә, дини эшләрендә дә ярдәм итә. Туганнарга бирү исә кардәшлек хисләрен тагын да ныгытачак.
Дини матбугаттан.