ШИРЕК ТӨРЛӘРЕ
Ширек (урысча – многобожие) – ул берәр нәрсәне Аллаһ Тәгалә белән бер тигез санап, аны да илаһ дәрәҗәсенә күтәреп, аларның икесенә дә гыйбадәт кылу (табыну).
Ширек – ул иң зур гөнаһ. «Аллаһ Үзенә тиңдәш тотуны (ширекне) гафу итми, әмма аннан башка гөнаһларны теләгән кешесенә гафу итә...» – диелгән Коръәндә («Хатыннар» сүрәсе, 4:48). Аллаһ рәсүленә дә ﷺ, кайсы гөнаһ иң зуры, дип сорау биргәч, ул: «Аллаһка тиңдәш тоту, ә бит Ул сине барлыкка китергән», – ди (әл-Бохари, Мөслим хәдис җыентыкларыннан).
Ширек – ул Җәннәттән мәхрүм итүче һәм Җәһәннәмгә керүне мотлак ясаучы нәрсә. Ягъни, ширек кылу кешене мәңгегә бәхетсез итәчәк. Шуңа күрә без аннан бик нык куркырга, сакланырга тиешбез. Аннан һәм аңа илтүче юллардан һәм аның төрле сәбәпләреннән даими рәвештә качу һәм андый гамәлләрдән саклану өчен Аллаһтан догалар кылып сорарга кирәк. Ничек пәйгамбәрләр, әүлияләр һәм изгеләр бу турыда даими рәвештә дога кылып сораган шикелле. Мәсәлән, шушы рәвешле: «Алла́һүммә, инни әгузү бикә ән ү́шрикә бикә вә ә́нә ә́гъләм, вә әстә́гфирукә лимә лә ә́гъләм» (мәгънәсе: «Я Аллаһ, Сиңа белә торып тиңдәшлек кылудан Үзеңә сыенам, ә белми кылганнарым өчен Синнән гафу үтенәм») (Әхмәд җыентыгыннан, сахих хәдис).
«Менә Ибраһим: «Раббым! Бу шәһәрне (Мәккәне) иминлектә кыл, мине һәм балаларымны сыннарга коллык кылудан ерак тот», – диде», – диелә Коръәндә («Ибраһим» сүрәсе, 14:35). Аллаһның иң якын дусы, мөшрикләрнең табынган сыннарын җимереп, ватып, аларга каршы көрәшкән Ибраһимның Ибраһимы (галәйһи-ссәлам), ширек фетнәсеннән үзе һәм балалары өчен куркып, шулай дога кылган. Пәйгамбәр кебек камил тәүхидле кеше дә үзен ширектән саклауны сорап догалар кылгач, бүген безнең ширек фетнәсеннән нинди дәрәҗәдә куркырга тиешлегебез аңлашыладыр.
Ширекнең нинди төрләре бар?
Ширек ике төрле була – олы ширек һәм кече ширек.
1) Олы ширек:
Ул кешене Исламнан чыгара, һәм әгәр кеше бу гөнаһтан тәүбә итмичә, шул хәлендә үлеп китсә, Аллаһ Тәгалә аны беркайчан да гафу итмәячәк. Ягъни, андый кеше мәңгелеккә (!) Җәһәннәмгә эләгәчәк һәм бервакытта да Оҗмахка кермәячәк. «Аллаһка тиңдәш тоткан кешегә Аллаһ Оҗмахны тыйды. Аларның сыеныр урыннары – Тәмуг, һәм ул залимнәргә ярдәм итүче юк!» – дип әйтелгән Коръәндә («Аш табыны» сүрәсе, 5:72).
Пәйгамбәребез исә ﷺ: «Кем Аллаһ белән янәшә берәрсенә дога кылып йөреп, тәүбә итмичә шулай үлеп китсә, ул кеше мәңгелек Утка керә», – дип хәбәр иткән (әл-Бохари, Әхмәд хәдис җыентыкларыннан). Без бу хәдистән Аллаһтан тыш кемнәндер ярдәм сорап дога кылуның олы ширек булганын аңлыйбыз.
Пәйгамбәребез ﷺ янә: «Кем Раббысы каршысына Аңа ширек кылмыйча килеп басса, Җәннәткә керер, кем аны ширек кылып очратса, Җәһәннәмгә керер», – дигән (Мөслим хәдисләр җыентыгыннан).
Олы ширеккә мисаллар:
– Аллаһтан тыш тагы кемнәндер дога кылып сорау;
– кабердә яткан әүлия канәгать булсын дип корбан чалу;
– җеннәргә һәм шайтаннарга корбан китерү;
– үлгән кешеләр зыян китерә ала, дип курку;
– хәләл-хәрәм сорауларында галимнәрнең һәм хакимнәрнең сүзләрен Аллаһ сүзләреннән өстен кую;
– берәр кешене я әйберне Аллаһны яраткан кебек ярату һәм башка.
Бүген олы ширекнең иң нык таралган төрләренең берсе – үлеләрдән нәрсәдер сорау. Кешеләр кабер янына килеп: «Фәлән-фәлән әүлия! Безгә ярдәм ит! Яңгыр бир! Бала бир!..» – дип сорый. Бу турыда Аллаһ Тәгалә шулай дигән: «Ә Аллаһтан башка алар дога кылган нәрсәләр һич бер нәрсә барлыкка китерә алмый, алар үзләре бит барлыкка китерелгән. Үлекләр бит алар, тере түгел, һәм кайчан тереләчәкләре хакында да белмиләр» (Коръән, «Бал корты» сүрәсе, 16:20-21).
2) кече ширек:
Ул – олы ширеккә алып баручы бөтен сүзләр һәм гамәлләр. Кече ширек кешене Исламнан чыгармый. Һәм үз чиратында ул да ике төргә бүленә:
а) Күренеп торган кече ширек:
Мондый ширек кешенең сүзләре һәм гамәлләре аша ачык күренеп тора. Мәсәлән, әгәр кеше Аллаһтан тыш бүтән берәр кемнең исеме белән ант итсә, яисә, «бу хәл Аллаһ һәм фәлән-фәлән кеше сәбәпле булды», яки, «әгәр Аллаһ һәм шул-шул нәрсә булмаса», дигән кебек сүзләр әйтсә, яисә Аллаһ аны бәлаләрдән араласын өчен сәбәп итеп балдак я җеп тагып йөрсә, маңгаена корым сөртсә, түшенә булавка эләктереп алса, бәхет белән бәхетсезлек килүен ниндидер саннарга, урыннарга, атамаларга, хайван-кошларның нәрсә эшләвенә бәйләсә һәм башкасы.
Искәрмә: Әгәр кеше «акча гөле», фэн-шуй бакасы, тупсага катылган дага, киртә-курага беркетелгән чалгы, киемгә тагылган булавка, кулга бәйләнгән җеп, машина эченә элеп куелган амулет кебек әйберләр үзләреннән-үзләре (ягъни, Аллаһсыз да) бәрәкәт китерә я саклый, дип ышана икән, бу инде олы ширек була. Әгәр кеше бәрәкәт, байлык, уңыш һәм башкасын фәкать бер Аллаһтан көтеп, бу югарыда саналып киткән әйберләр сәбәп кенә булып тора, дип санаса, бу – кече ширек.
б) Яшерен кече ширек:
Мондый ширек кешенең ниятләрендә һәм омтылышларында яшеренгән. Һәм бу ширек төре күбесенчә дан сөю, макталырга ярату кебек хис-тойгылар белән тыгыз бәйле. Мәсәлән, әгәр кеше Аллаһка якынайта торган берәр изге эш эшләп тә, шул ук вакытта шушы эше өчен якын-тирәдәге кешеләрдән мактау, соклану сүзләре ишетергә теләсә, аның бу изге эшен күрсеннәр, ишетсеннәр дип омтылса (мәсәлән, «тәкъвалы» дип әйтсеннәр өчен кешеләр алдында матур итеп намаз укыса, «юмарт» дип әйтсеннәр өчен бүтәннәр алдында күпләп акча таратса, «моңлы тавышлы» дип әйтсеннәр өчен кычкырып Коръән укыса һәм башкасы) – болар барысы да кече ширек.
Кече ширек катыштырып эшләгән изге гамәлләр өчен кеше әҗер-савап алмый, ә, киресенчә, гөнаһка бата (тыштан караганда ул эшләр никадәр изге булсалар да!). Мондый гамәлләрне Шәригаттә «рия» дип атыйлар (урысча – показное). Пәйгамбәребез ﷺ сәхабәләргә: «Сезнең өчен мин курка торган нәрсәләрнең иң куркынычы – кече ширек», – дигән. «Нәрсә ул кече ширек?» – дип сорыйлар аңардан. «Ул – рия», – дип җавап бирә Пәйгамбәрﷺ (Әхмәд җыентыгыннан, сахих хәдис).
Шулай ук, яшерен кече ширек исәбенә дөньяви мәнфәгатьне кайгыртып эшләгән гыйбадәтләр дә керә (мәсәлән, сәүдә өчен хаҗга бару, акча өчен имам булу һәм башкасы).
Мөхтәрәм мөэмин-мөселманнар! Пәйгамбәребез ﷺ камил иманлы сәхабәләре өчен аларның кече ширеккә төшеп гөнаһлы булуларыннан курка, ә без – зәгыйфь иманлылар, безнең андый гөнаһка төшүебез мөмкинлеге бик күп мәртәбәгә артык. Шуңа күрә безгә бигрәк тә нык каты сакланырга һәм куркырга кирәк. Чөнки кече ширек олы ширекнең хасил булуына сәбәп, ә олы ширек өчен Җәһәннәм әзерләнгән.
Олы ширек белән кече ширек арасында нинди аерма?
Олы ширек кешене бу дөньяда Исламнан чыгара һәм Ахирәттә аны мәңгелек Утка дучар итә. Кече ширеккә килгәндә, аны кылучы кеше кяфергә әйләнми һәм Ахирәттә дә ул, Аллаһ теләсә, мәңгелек Утка дучар булмый.
Олы ширек кешенең бөтен изге гамәлләрен дә юк итсә, кече ширек алай итми, ул нәрсә белән бәйләнгән булган – шул гамәлне генә юкка чыгара (ягъни, мөселманның кече ширек катыш эшләнгән гамәле Аллаһ тарафыннан кабул ителми, һәм андый гамәл өчен кешегә олы гөнаһ языла). Мәсәлән, кеше Аллаһ ризалыгы өчен мәчет төзеп, азак аны кешеләр алдында масаер өчен матур итеп буяп куйса, аның мәчет төзегәне өчен әҗер-савабы, Аллаһ теләсә, калыр, әмма мәчетне кеше күзе өчен буяп куюы Аллаһ алдында яхшы эш булып язылмас, ә, киресенчә, авыр гөнаһ булып китер, Аллаһ сакласын.
Олы ширек кылып, моңа тәүбә итмичә шул хәлендә үлеп киткән кешене Аллаһ Тәгалә беркайчан да гафу итмәячәк. Ә менә кече ширек кылып, моңа тәүбә итмичә үлеп киткән кешене Аллаһ гафу итәчәкме (бүтән олы гөнаһларны гафу иткән кебек), әллә гафу итмәячәкме (олы ширекне гафу итмәгән кебек) – монысы билгесез.
Әмма, кече ширек – олы гөнаһ кына, ул Исламнан чыгармый, дип, бу мәсьәләгә тыныч карарга ярамый, әлбәттә. Пәйгамбәребез бит ﷺ мөселманнар өчен иң ныгы кече ширектән курыккан һәм аннан каты кисәткән.
Дини матбугаттан.
Фото: Рәзилә Низамова.