Кешеләр гыйлем алган һәм Аллаһка зикер әйткән җыелышларда фәрештәләр дә катнаша.
Пәйгамбәр ﷺ болай дигән:
«Дөреслектә, Аллаһның шундый фәрештәләре бар – алар, Аллаһны зикер итүчеләрне эзләп, юллар буйлап сәяхәт итә. Аллаһны зикер итүчеләрне тапкач, алар: «Тизрәк, сез эзләгән нәрсә монда!» – дип бер-берсен чакыра. Һәм алар иң түбәнге күккә тиклем аларны канатлары белән уратып ала» (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).
Икенче бер хәдистә болай диелә:
«Әгәр кешеләр Аллаһ йортларының берсендә Аллаһ Китабын укырга һәм аны кабатларга дип җыелса, аларга мотлак иминлек (сәки́нә) һәм рәхмәт төшә, аларны фәрештәләр уратып ала, һәм Аллаһ аларны Аның янындагылар алдында искә ала» (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Димәк, изге эшләр безне фәрештәләр белән якынайта, һәм, киләсе хәдистән күренүенчә, әгәр кеше үзендә рухи күтәренкелек хәлен саклап тота алса, ул шундый дәрәҗәгә җитәр иде, хәтта фәрештәләрне күрә алыр иде һәм алар белән кул бирешеп сәламләшер иде. Пәйгамбәр ﷺ болай дигән:
«Аллаһ белән ант итәм, әгәр сез һәрвакыт минең янымдагы кебек яки Аллаһны зикер иткәндәге кебек булып калсагыз, фәрештәләр сезнең белән түшәкләрегездә һәм урам буйларында кул биреп сәламләшер иде» (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Фәрештәләр җомга намазына килгәннәрне язып ала.
Шундый фәрештәләр бар, алар тик аерым бер гамәлләрне генә язып бара. Мәсәлән, аларның кайсыберәүләре җомга намазына килүчеләрне язып ала. Аллаһ рәсүле ﷺ болай дигән:
«Җомга көнне фәрештәләр мәчет ишеге янында туктала һәм (мәчеткә) килүчеләрне бер-бер артлы язып ала. Имам кешеләргә чыккач, алар төргәкләрен төреп куя һәм вәгазь тыңлый» (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).
Фәрештәләр бер-берсен алыштыра.
Монда, бер-берсен алыштырып, Аллаһны зикер итүчеләрне эзләп юллар буйлап сәяхәт иткән, җомга һәм җәмәгать намазларында катнашкан фәрештәләр хакында сүз бара. Аларның берәүләре килә, икенчеләре китә, ләкин алар бөтенесе бергә иртәнге һәм икенде намазларында җыела. Аллаһ рәсүле ﷺ болай дигән:
«Сезнең яныгызда бер-берсен алыштыручы фәрештәләр була. Аларның берәүләре – төнлә, икенчеләре көндез килә, ләкин алар бөтенсе бергә иртәнге һәм икенде намазларында җыела. Шуннан сезнең белән төнне үткәрүче фәрештәләр күтәрелә, һәм Раббы алардан: “Сез Минең колларыны калдырып киткәндә, алар нәрсә белән мәшгуль иде?” – дип сорый – бу турыда Ул алардан яхшырак хәбәрдар булса ла. Фәрештәләр: “Без аларны калдырып киткәндә алар намаз укый иде, һәм без аларга килгәндә дә алар намаз укый иде”, – дип җавап бирә» (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).
Фәрештәләр Коръән укучы янына төшә.
Алар арасында, шулай ук, күкләрдән Коръән укучыга төшкән фәрештәләр бар. Хәбәр ителүенчә, бервакыт бер кеше «Мәгарә» сүрәсен укыган вакытта аның ихатасындагы малы нәрсәдәндер өркә, ә аның үзен томан яки болыт кебек нәрсә уратып ала. Ул бу турыда пәйгамбәрдән ﷺ сорагач, ул:
«Укы, и фәлән, чөнки, дөреслектә, бу – Коръән укыганда төшә торган иминлек», – дип җавап бирә (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Бу турыда башка хәдисләрдә дә мисаллар бихисап.
Фәрештәләр мөэминнәргә изге хәбәр җиткерә.
Пәйгамбәр ﷺ болай дигән:
«Бер кеше икенче авылда яшәүче кардәшенең хәлен белер өчен юлга чыккан, һәм Аллаһ, аның юлында утырсын дип, бер фәрештәне җибәргән. Алар очрашкач, фәрештә:
– Кая юл тоттың? – дип сорый.
Теге кеше:
– Шул-шул авылда яшәүче кардәшемнең хәлен белергә телим, – ди.
– Ул сиңа берәр нәрсә бурычлымы?
– Юк, тик мин аны Кодрәтле һәм Бөек Аллаһ өчен яратам.
– Мин, Аллаһ өчен кардәшеңне яратканга Аллаһ та сине ярата, дигән хәбәрне җиткерер өчен Аллаһ тарафыннан җибәрелдем, – дип әйтә фәрештә (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).
Фәрештәләр Аллаһ рәсүлен ﷺ яклый.
Хәбәр ителүенчә, бервакыт Әбү Җәһел: «Мөхәммәт сезнең алдыгызда җир белән маңгаен пычратамы?» – дип сорый. Кешеләр: «Әйе», – дип җаваплый. Ул: «Әл-Лат һәм Әл-Гуззә белән ант итәм, мин аның моны эшләгәнен күрсәм, муенына басачакмын яки бите белән җиргә төртәчәкмен», – ди. Һәм Аллаһ рәсүле ﷺ намаз укыган вакытта ул аңа якынаерга һәм муенына басарга тели. Шулвакыт ул капыл артка чигенә һәм кулы белән нәрсәнедер кире кага башлый. Аңардан: «Нәрсә булды?» – дип сорыйлар. Ул: «Минең белән аның арасында ут белән тутырылган чокыр, ниндидер коточкыч нәрсә һәм канатлар бар иде», – дип җавап бирә. Аллаһ рәсүле ﷺ:
«Әгәр ул миңа якынайса, фәрештәләр аны өлешләргә йолыккалап ташлар иде», – дип әйтә (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).
Дини матбугаттан.