Ачуны җиңү өчен 10 ысул
«…әгәр ачулансалар, (Аллаһның әҗер-савапларына өмет итеп) кичерәләр» (Коръән, «Киңәш» сүрәсе, 42:37).
Ягъни: «мөэмин-мөселманнар ачуларын тыялар һәм хис-тойгыларына ирек бирмиләр, хәтта үзләренең рәнҗетүчеләрен гафу итәләр».
«…шатлыкта да, кайгыда да (мөлкәтләреннән) сарыф итүчеләргә, ачуларын тыючыларга һәм кешеләрне гафу итүчеләргә (Җәннәт әзерләнгән). Чынлап та, Аллаһ ихсанлы (кешеләрне) ярата!» (Коръән, «Гыймран гаиләсе» сүрәсе, 3:134).
Бу аятьтә Аллаһы Тәгалә тәкъвалы кешеләрнең сыйфатларын санап үтә. Ягъни, вакытында ачуны баса белү, тирә-юньдәгеләрне гафу итү – тәкъвалыларның бер сыйфаты ул.
Гайшә (Аллаһ аңардан риза булсын): «…һәм Аллаһ рәсүле ﷺ бервакытта да үзе өчен үч алмады, әмма Аллаһ тарафыннан тыелган гамәл кылынса, ул Аллаһ (ризалыгы) өчен үч алыр иде», – дигән (Бохари, Мөслим җыентыкларыннан).
Ягъни, кайсыбер гөнаһ кылучы кешеләргә карата Аллаһ рәсүле ﷺ Шәригать билгеләгән җәзаларны кулланган.
Пәйгамбәр ﷺ: «Мөмкинлеге булып та, ачуын тыючыны Кыямәт көнендә Аллаһы Тәгалә чакырачак һәм, теләсә нинди хур кызын сайласын дип, аңа бүтән мәхлукларның башлары аша мөрәҗәгать итәчәк», – дигән (Тирмизи, Әбү Давыт җыентыкларыннан, яхшы хәдис).
Тагы да: «Күпләрне җиңә алучы көчле түгел, кем ачуланганда үзен тота ала – шул көчле», – дигән Пәйгамбәр ﷺ (Бохари, Мөслим җыентыкларыннан).
Бервакыт Пәйгамбәр ﷺ янында ниндидер ике кеше әрләшергә тотына. Аларның берсе шулкадәр ачулана, хәтта йөзе кызарып китә. Аллаһ рәсүле ﷺ: «Мин шундый сүзләрне беләм – боларны әйтсә, ул үзен чолгап алган нәрсәдән (ачуыннан) котылыр иде, – ди, – (һәм ул сүзләр): “Әгузү би-Ллә́һи минә-шшәйта́ни-рраҗҗи́м. (Таш белән куыла торган шайтаннан Аллаһка сыенам”)» (Бохари җыентыгыннан).
Аллаһы Тәгаләнең: «Изгелек белән явызлык (ягъни Аллаһ риза булган һәм Ул яратмаган нәрсәләр) тиң түгел. (Яманлыкны) яхшырагы белән кире как, һәм, кем белән дошманлыгың бар, шул якын дусың кебек булып китәр», – дигән сүзләре (Коръән, «Ачык аңлатылдылар» сүрәсе, 41:34) хакында Ибн Габбәс (Аллаһ аңардан һәм аның атасыннан риза булсын) шулай дип әйткән: «Ачуланганда сабырлык күрсәтү явызлык күрсәтүгә караганда яхшырак. Кем шулай эшли, Аллаһ аны саклаячак, ә аның дошманнары якын дуслар кебек аңа буйсыначак» (Бохари җыентыгыннан).
Пәйгамбәр ﷺ болай дигән: «Чынлап та, ачулану – шайтаннан, һәм, чынлап та, шайтан уттан ясалган. Ә утны су белән генә сүндерергә мөмкин. Шуңа да арагыздан берәвегез ачулана калса, тәһарәт алсын!» (Әбү Давыт җыентыгыннан, яхшы хәдис).
Тагы да: «Әгәр дә сезнең кемегезне булса да ачу чолгап алса, басып тора икән – утырсын, һәм әгәр ачуы үтсә – яхшы, югыйсә – ятсын», – дигән Аллаһ рәсүле ﷺ (Әбү Давыт җыентыгыннан, яхшы хәдис).
Бервакыт бер кеше Пәйгамбәргә ﷺ килеп: «Миңа нәсыйхәт бирче, әмма, аны истә калдыруым өчен, озын булмасын иде ул», – дип сорый. Моңа Аллаһ рәсүле ﷺ: «Ачуланма», – дип җаваплый (Бохари җыентыгыннан).
Дини чыганаклардан.
Фото: Мәккә шәһәре.