Барлык яңалыклар
Иман нуры
2 ноябрь , 11:36

Аллаһ колы кем ул?

Коллык көнозын намаз уку һәм зикер әйтү яки барлык эшләрне бер тарафка куеп мәчетләрдә яту  һәм яки зиратларга йөрүме ул?

Аллаһ колы кем ул?
Аллаһ колы кем ул?

ДИН ӘДӘПЛӘРЕ

 

  • Һәрнәрсәне бар иткән һәм безне гүзәл сурәттә яратып, акыл нигъмәте бүләк иткән мәрхәмәтле Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә ихлас белән коллык итегез, ата-ана  һәм остазларыгыздан артык мәхәббәт белән боерыкларын җиренә җиткерергә тырышыгыз!
  • Коллык димәктән, көнозын намаз уку һәм зикер әйтү яки барлык эшләрне бер тарафка куеп, мәчетләрдә яту  һәм яки зиратларга йөрү, дип аңламыйча, бәлки Аллаһы Тәгаләнең боерган юлы белән өстендә булган бурычларны үтәү, халык белән гүзәл мөгамәләдә булу, рәхмәтле  һәм шәфкатьле булу һәм гөнаһлардан саклану, дип аңлагыз  һәм шулай гамәл итегез!
  • Хөрмәтле Рәсулулла китергән мөбарәк ислам шәригатенә үз башыгыз белән бер хәреф арттырмагыз һәм бер хәреф киметмәгез; бер хәреф арттырган  һәм бер хәреф киметүдә булган затларга һич иярмәгез.

Бәхет исә – саф шәригатьтәдер, моны һәрвакытта хәтерегездә тотыгыз!

  • Киемнәрегезне, тәннәрегезне кер һәм пычраклардан пакьләгән кебек, күңелегезне дә икейөзлелек, алдау, үч тоту, көнчелек, ачу, золым кебек бозык холыклардан пакь итегез!
  • Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү һәм Аллаһы Тәгаләнең ихласлы бәндәләре белән бер җиргә җыелып, мәхәббәт  һәм бердәмлек барлыкка китерү нияте белән намазларны мөмкин кадәр җәмәгать белән үтәгез!
  • Ураза тоткан вакытыгызда, нәфесне тәрбияләү, сабыр итүгә гадәтләндерү, фәкыйрь һәм мескеннәр хәлен сынап карауны ният итегез!
  • Малыгыздан зәкать биргән вакытыгызда, юмартлыкка гадәтләнү, саранлык кебек бозык холыктан нәфесне сафландыру, фәкыйрьләрне шатландыру кебек изге нияттә булыгыз!
  • Ислам кардәшләре белән танышу, мәшәкатьләргә гадәтләнү, сәяхәт итеп гыйбрәтләнү нияте белән – фарыз булган хаҗ сәфәренә барыгыз!
  • Пәйгамбәрләр (аларга Аллаһы Тәгаләнең хәерле догасы һәм сәламе булсын!) – бабаларыбызны хак юлга өндәр өчен Аллаһы Тәгалә хәзрәтеннән җибәрелгәннәр һәм барысы да Аллаһы Тәгаләнең хак илчеләре һәм гөнаһтан пакь бәндәләре булганлыктан, барысын да чын күңелдән сөегез!
  • Мөбарәк динебез бу дөньядан ахирәткә барачак туры юлыбыз, хәсрәтле вакытларда астына кереп сыеначак җиребез, мәшәкатьләрдә рәхәт күрәчәк ярдәмчебез, барлык куркынычларда өмет итәчәк урыныбыз булганлыктан, һәрвакыт аңа ныгытып ябышыгыз!
  • Савап ва газаплар, файда һәм зарарлар, барлык гамәлләреннән безгә һәрвакыт хәбәр биреп торуда булган туры юл күрсәтүчебез,

Изге Коръәннең хак  һәм хөрмәтле китап икәнлегенә ныгытып ышаныгыз!

  • Дөньяның иң авыр сәгате булган үлем исереклеге хәлендә, әләмнәрне җиңел итүдә булган Изге ислам динебезгә азау тешләрегез белән ябышып, һәрбер сүз һәм эшегездә Аллаһы Тәгаләгә диндарлыкта булыгыз!
  • Ахирәт өлешләреннән мәхрүм калуны теләмәсәгез, изге бәндәләр юлында йөрегез, шөбһәле һәм шикле кешеләргә иптәш булмагыз, бу нәрсә җаныгызга авыр булмасын дип уйлагыз, алдыгызда үлем теләгән нәрсәнең көтеп торганын онытмагыз!
  • Халыклардан яшерен тотачак нәрсәләрне Аллаһы Тәгаләдән сорамагыз; һәм Аллаһы Тәгалә риза булмаячак нәрсәләрне халык белән эшләмәгез!
  • Эшләрегезнең яхшы булуын Аллаһы Тәгаләдан сорагыз, күңелегез нечкәргән һәм хөрмәтле вакытларда дин һәм дөнья кирәкләре, аерым алганда, үзегез  һәм балагыз  һәм барлык нәсел-нәсәбегез, кардәшләрегез  һәм остазларыгыз  һәм сездән дога өмет итүче кешеләрегез өчен иман белән дөньядан кичү хакында дога кылыгыз!
  • Мәчет һәм гыйбадәтханәләргә кергән вакытыгызда әдәп белән кереп, Аллаһы Тәгалә хәзрәтенә тәүбә  һәм тәүфикъ белән дога кылыгыз! Һәм мәчет хөрмәтен җибәрәчәк нәрсәләрдә сакланыгыз!
  • Барлык кирәкләрегезне Аллаһы Тәгаләнең Үзеннән тугры сорагыз, дога кылыр өчен белмәгән телләрдә булган догаларны укымыйча, ихлас күңелегез белән, белгән телегез белән сорагыз һәм Аллаһы Тәгалә белән ике арага үлек  һәм терекләрдән һичкемне арадашчы итеп куймагыз  һәм нәзер әйтмәгез, фәлән шәех хөрмәтенә дип сораудан зинһар сакланыгыз, ихтимал ки, халыкларның “вәли” (“изге”), “тәкъдиргә ия булучы” дип уйланган затлары Аллаһы Тәгалә хозурында – рәхмәттән сөрелгән бер кеше дип беленә.
  • Хөрмәтле Рәсүлулла тарафыннан хәбәр бирелмәгән хәлдә һичкемнең бәхете һәм бәхетсезлеге белән шаһитлык бирмәгез!
  • Үз ышанычыгызны һәм гамәлләрегезне хөрмәтле Рәсүлулла юлына яраклы итәргә тырышыгыз да башкалар белән мәшгуль булмагыз, һичкемне “бозык мәзһәб”, “начар мәзһәб”  һәм “кяфер” дип сөйләмәгез, телегезне мондый нәрсәләргә гадәтләндермәгез!
  • Аллаһы Тәгаләнең боерган фарызларын калдырмагыз, тыелган нәрсәләре янында йөрмәгез, галимнәрне хөрмәтләгез, һәрвакыт күңелегезне төзек йөртегез, күңел төзек булса – бөтен гәүдә дә төзек булыр.
  • Изге Коръән укыганда, мәгънәсен камил белмәсәгез дә, Аллаһы Тәгаләнең сүзләре дип хөрмәт итү һәм олылау белән тыңлагыз, читләргә каранмагыз, кием чабуларыгыз белән уйнамагыз!
  • Картлыгыгыздан элек булган яшьлек көнегезнең, авырудан элек сәламәтлегегезнең, фәкыйрьлектән элек байлыгызның, шөгыльдән элек иркенлек сәгатьләренең, вафат булмастан элек тереклек көннәрегезнең кадерен белегез!

Ризаитдин Фәхретдин хезмәтләреннән.

Аллаһ колы кем ул?
Аллаһ колы кем ул?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: