Икенче яктан карасаң, дөнья гел генә ал да гөл бармый шул. Аллаһы Тәгалә бу дөньяда иминлек белән сынауларны чиратлаштырып кына тора. Сынаулар килгәндә сабыр булу хакында ишеткәнебез, ә сәхабәләрнең һәм хак мөселманнарның, аларга берәр авыру яки кыенлык килмәсә, борчыла башлаганнары хакында да укыганыбыз бар. Борчылмыйни, алар бит Аллаһ рәсүленнән (с. г. в.) шуны ишеткән: Аллаһ кемне ярата, шуны сынауларга дучар итә, һәм сынаулар мөэмин кешегә гаять зур файда китерә.
Шуңа карамастан, үзебезгә үзебез кыенлыклар эзләүне өнәп җитми динебез. Киресенчә, Пәйгамбәр (с. г. в.) безне Аллаһтан иминлек сорарга өйрәткән һәм, дуамалланып, көчебез җитмәстәй һәм безгә бернинди дә файда китермәгән нәрсәләрне сораудан тыйган.
Мәсәлән, бервакыт Пәйгамбәр (с. г. в.) нык ябыгудан хәтта кошчыкка охшап киткән бер кешенең хәлен белергә бара. “Син Аллаһка берәр дога белән мөрәҗәгать иттеңме? Син Аңардан берәр нәрсә сорадыңмы?” – дип кызыксына Пәйгамбәр (с. г. в.). Теге кеше: “Әйе, мин: “И Аллаһ! Ахирәттә әзерләгән җәзаңа мине бу дөньяда ук дучар ит”, – дип сорадым”, – дип җаваплый. Аллаһ рәсүле (с. г. в.) исә: “СүбхәнАллаһ! Син моны күтәрә алмыйсың, юк! Нигә син: “И Аллаһ! Безгә бу дөньяда да иминлек, теге дөньяда да иминлек бир, һәм Ут газабыннан азат ит” – дип сорамадың?!” – ди дә, Аллаһка бу кеше өчен дога кыла, һәм Аллаһ Аңа шифа бирә (әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан).
Ни дисәң дә, сынаулар өчен әҗер-саваплар никадәр зур, безнең Аллаһ ризалыгы өчен түзәргә әзерлегебез нинди генә булмасын, кыенлыклардан арынуны без күбрәк телибез, һәм иманыбыз өчен дә бу хәерлерәк. Чөнки иминлек безгә Раббыга буйсынуның һәртөрле чагылышларын җиңеләйтә һәм безне көчсезлек күрсәтү һәм бөгелеп төшү хәвефеннән котылдыра. Бер хәдистә дә әйтелә бит: “Аллаһтан ярлыкау һәм ИМИНЛЕК сорагыз, чөнки ныклы инанудан соң беркемгә дә иминлектән хәерлерәк бернәрсә дә бирелми” (әт-Тирмизинең хәдисләр җыентыгыннан).
Һәрбер мөэмин кеше өчен иминлек ныклы иманнан башлана. Җирдәге бер нигъмәт тә Аллаһның бу рәхмәте белән тиң була алмый. Ә ныклы иманнан соң кешегә бирелгән иң хәерле нәрсә – ул иминлек, ягъни хәвефнең юклыгы, саулык һәм муллык.
Билгеле булуынча, Пәйгамбәр дә (с. г. в.) Аллаһтан дөнья иминлеге сорар булган. Чөнки ул бөтенесеннән дә яхшырак Аллаһны һәм аның кануннарын, нәрсә безнең өчен – хәвеф-хәтәр, ә нәрсә иминлек булуын белгән. Ул үзенең үрнәге белән иминлекнең кадерен белүдә һәм аны изге максатларыбызга ирешү өчен файдалануда никадәр әһәмият барлыгын күрсәткән. Шулай ук иминлегебезнең дәвамлы булуын, безнең гөнаһларыбыз аркасында бәла-казалар белән алышынмавын сорап дога кылырга өйрәткән. Сәхәбәләр һәм аларга ияргән хак мөселманнар да нәкъ шулай эшләгән. Иминлекне алар изге эшләр кылуда һәм гыйбадәттә ярдәмче буларак файдаланган.
Ә иминлекне саклап алып калуның иң яхшы чарасы – ул Аллаһка шөкер итү. Шөкер итү иминлекне саклап калырга гына түгел, бертуктаусыз килеп торган нигъмәтләр агымын тагын да арттырырга булышлык итә.
Сынаулар чоры килмәс борын иминлекнең кадерен белеп калыйк. Соңыннан үкенергә туры килмәсен өчен аны дөрес итеп кулланырга өйрәник. Аллаһы Тәгаләгә аның нигъмәтләре өчен шөкер итеп торырга һәм Аңардан иминлек сорарга онытмыйк.
Фотода: Кыргыз-Миякә авылы мәчете.