Моңа Аллаһ рәсүленең (с. г. в): «Сезнең һәр-
берегезгә җеннәрдән дә, фәрештәләрдән дә бер юлдаш
беркетелгән», – дигән сүзләре дәлил. Бу сүзләрне ишет-
кән кешеләр: «Хәтта сиңа дамы?» – дип сораган (алар
җеннәрдән булган юлдашны күз уңында тоткан).
Аллаһ рәсүле (с. г. в): «Хәтта миңа да. Ләкин Аллаһ миңа
аны җиңәргә ярдәм итте, шуңа да ул буйсынды. Хәзер
ул мине тик изгелеккә генә өнди», – дип җавап биргән.
Күрәсең, бу хәдистә кешеләрнең гамәлләрен тер-
кәп барган фәрештәләр хакында сүз бармый. Аллаһ
рәсүленнән (с. г. в) риваять ителгән киләсе хәдис тә моны
дәлилли:
«Адәм баласына шайтан – бер нәрсәне, ә фәреш-
тә башканы пышылдый. Шайтан – явызлыкка һәм кө-
ферлеккә, ә фәрештә изгелеккә һәм хаклыкны таныр-
га өнди. Кемдер моны (ягъни соңгысын) сизсә, моның
Аллаһтан икәнен белсен, аны “Әлхәмдү лилләһ!” дип
мактасын. Әгәр кемдер башкасын (ягъни тәүгесен) сиз-
сә, ләгънәтле шайтаннан Аллаһка сыенсын».
Ә инде бүтән хәдистән күренүенчә, бу фәрештә ке-
шене – изге эшкә илһамландырам дип, җен исә явыз-
лыкка этәрәм дип, бер-берсен узарга тырышалар, ди.
Аллаһ рәсүленнән (с. г. в) бу хакта шундый хәдис риваять
ителә:
«Кеше йокларга яткач, аның янына фәрештә дә,
җен дә ашыга. Фәрештә: “Көнеңне изге гамәл белән тә-
мамла”, – ди. Җен исә: “Көнеңне явыз гамәл белән тә-
мамла”, – ди. Әгәр кеше йокыга киткәнче Аллаһ Тәгалә-
не зикер итсә, фәрештә җенне куып җибәрә һәм төнне
кешене саклап үткәрә».
Хәдиснең дәвамында әйтелүенчә, кеше йокыдан
торгач та шул ук хәл кабатлана. Әгәр кеше Аллаһны зи-
кер итсә, фәрештә көнне дә аның белән бергә үткәрә.
Дини календарьдан.