Шушы сүзләр һәм гамәлләр өчен олы әҗер вәгъдә ителгән:
«Ләә иләәһә иллә-Ллаһ, вә(х)дәһүү ләә шәриикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-(х)әмдү вә һүә (г)әләә күлли шәйʼин кадиир». Мәгънәсе: «Аллаһтан башка илаһ юк, Ул берәү, аның иптәшләре юк, хакимлек – аныкы, һәм бөтен мактаулар – Аңа, Ул һәр нәрсәне эшли ала». Кем шушы сүзләрне көненә йөз тапкыр әйтә, шуңа йөз колны иреккә җибәргән кебек савап язылыр, һәм тагы да йөз яхшы гамәл язылып, йөз гөнаһы җуелыр. шушы сүзләр аны кичкә кадәр шайтаннан саклап торачак.
«Сүб(х)әәнә-Ллаһи вә би(х)әмдиһ!» Мәгънәсе: «Аллаһка дан һәм аңа мактау!» Кем иртәле-кичле шушы сүзләрне йөз тапкыр әйтә, шуның бөтен вак гөнаһлары җуелыр – алар диңгез күбеге кебек күп булсалар да.
«Сүб(х)әәнә-Ллаһи вә би(х)әмдиһ, сүб(х)әәнә-Ллаһил-(Г)әзыыйм!» Мәгънәсе: «Аллаһка дан һәм аңа мактау! Бөек Аллаһка дан!» Бу – Аллаһы Тәгаләнең яраткан ике сүзе, алар әйтүгә җиңел, әмма Үлчәүдә авыр тартырлар.
«Сүб(х)әәнә-Ллаһил-(Г)әзыыйми вә би(х)әмдиһ!» Мәгънәсе: «Бөек Аллаһка дан һәм аңа мактау!» Бу сүзләрне әйткән кеше өчен Җәннәттә пальма агачы утыртылыр.
«Ләә (х)әүлә вә ләә куүүәтә илләә би-Лләәһ». Мәгънәсе: «Аллаһтан башка беркем дә көч-куәткә ия түгел». Бу сүзләр – Оҗмах хәзинәләренең берсе.
Оҗмахны теләп һәм Уттан котылуны сорап дога кылу. Кем өч тапкыр Аллаһтан Оҗмах сораса, Оҗмах үзе дә Аллаһтан ул кеше өчен моны сорар. Кем өч тапкыр Аллаһтан Тәмуг утыннан яклауны сораса, Тәмуг үзе дә Аллаһтан ул кешене Уттан яклавын сорар.
Җыелыштагы буш сүзләр өчен гафу үтенү догасы.
Кем буш сүз күп сөйләнгән җыелышта булып, чыгар алдыннан: «Сүб(х)әәнәкә Аллаһүммә вә би(х)әмдик, әшһәдү әл-ләә иләәһә иллә Әңт, әстә(г)фирукә вә' әтүүбү иләйк», – дип әйтә, шуның, һичшиксез, шушы җыелышта катнашканлыгының гөнаһы гафу ителер. Мәгънәсе: «Дан Сиңа, я Аллаһ, һәм Сиңа мактау! Шаһитлык итәм, Синнән башка илаһ юк! Синнән гафу үтенәм һәм Сиңа тәүбә кылам».
Пәйгамбәребез галәйһиссәламгә салават әйтү. Кем Пәйгамбәребезгә (саллАллаһу галәйһи вә сәлләм) бер тапкыр гына булса да Аллаһтан бәрәкәт сорап салават әйтсә, ул кешегә Аллаһ моннан ун тапкырга күбрәк бәрәкәтен җибәрер, аның ун начар гамәле җуелыр, һәм ул үзенең дәрәҗәләрендә ун баскычка югарыракка күтәрелер.
Изге Корьән укуның дәрәҗәләре. Кем тәүлек дәвамында илле аять укып чыга, ул ваемсызлар исәбенә язылмас, кем йөз аять укыса – ул Аллаһның итагатьле һәм тырыш коллары исәбенә кертелер, кем ике йөз аять укып чыкса – Кыямәт көнендә Корьән аның яклашучысы булыр, кем биш йөз аять укыса – шуңа кантар чаклы зур әҗер язылыр. Кем «Ихлас» сүрәсен ун тапкыр укып чыга, шуңа Аллаһ Җәннәттә йорт төзеп куячак. «Ихлас» сүрәсе Корьәннең өчтән бер өлешенә бәрәбәр (үзе нибары 4 аятьтән тора).
Азан кычкыруның савабы. Мәзиннең азан кычкырган тавышын ишетүче һәрбер җен һәм һәрбер кеше – бөтенесе дә Хөкем (Кыямәт) көнендә аның файдасына шаһитлык итәрләр.
Тәһарәтне җиренә җиткереп алырга тырышу. Кем тәһарәтне җиренә җиткереп алырга тырыша, шуның тәненнән гөнаһлары җуелып төшәр, хәтта тырнакларының астын чистартканда да гөнаһлары җуелыр.
Мәчеткә илткән адымнарның дәрәҗәсе. Намазны җәмәгать белән кылыр өчен мәчеткә барган кешегә һәрбер адымы өчен бер яхшы эш язылыр һәм һәр икенче адымы өчен бер гөнаһы җуелыр. Кайтканында да шул ук.
Фарыз намазларны җәмәгать белән уку. Җәмәгать белән укылган намаз берүзең укыган намазга караганда егерме җиде тапкырга өстенрәк.
Беренче рәттәге намаз. Әгәр кешеләр азан кычкыруның һәм җәмәгать белән намаз укыганда беренче рәттә торуның савабы хакында белгән булсалар, кемнең азан укыячагын һәм кемнең намазда беренче рәттә торачагын хәл итү өчен алар хәтта җирәбә тартышырлар иде.
Нәфел (ирекле) намазлар кылу. Аллаһы Тәгаләгә күбрәк сәҗдәләр кылырга тырышырга кирәк, чөнки һәрбер сәҗдә өчен Ул кешене бер баскычка күтәрә һәм аның бер бәләкәй гөнаһын җуя.
Берсе дә күрмәгәндә намаз уку. Бүтәннәр күрмәгән җирдә кылынган нәфел (ирекле) намаз кеше алдында укылганыннан егерме биш тапкырга өстенрәк.
Иртәнге намаз хакында. Иртәнге намазның ике рәкагате шушы дөньяга һәм андагы бөтен нәрсәгә караганда яхшырак. Иртәнге намазны укыган кеше Аллаһның яклавы астында булыр.
Намаз укыган урында утырып калып, Аллаһны искә алу (зикер әйтү). Намаз укыган урынында тәһарәтле килеш утырып калып, Аллаһны искә алучы (зикер итүче) һәр кеше өчен фәрештәләр: «Я Аллаһ, аны гафу ит! Я Аллаһ, аны ярлыка!» – дип, Аллаһы Тәгаләгә дога кылалар.
Фарыз намаздан соң зикер әйтү. Кем һәр намазы азагында утыз өч тапкыр «Сүбхәнә-Ллаһ», «Әлхәмдүли-Лләһ» һәм «Аллаһу акбәр» сүзләрен әйтеп, һәм моңа «Лә иләһә иллә-Ллаһ, үәхдәһү лә шәрикә ләһ, ләһүл-мүлкү вә ләһүл-хәмдү, вә һүә галә күлли шәйʼиң кадир» дип өсти, шуңа гөнаһлары гафу ителер, ул гөнаһлары диңгез күбеге кадәр күп булса да. Мәгънәләре: «Аллаһка дан»; «Аллаһка мактау»; «Аллаһ бөек»; «Аллаһтан башка илаһ юк, Ул берәү, Аның иптәшләре юк, хакимлек – Аныкы һәм барлык мактаулар – Аңа, һәм Ул һәрнәрсәне эшли ала!»
Фарыз намаздан соң «Аятел-көрси»не уку. Кем һәр фарыз намаздан соң «Аятел-көрси»не укый, шул кеше белән Оҗмах арасында бары үлем генә торыр.
Авыруның хәлен белү. Авыруның хәлен берәү иртән барып белсә, аның өчен, һичшиксез, җитмеш мең фәрештә кичкә кадәр дога кылып торачак. Әгәр ул авыру кардәшенең хәлен кичен барып белсә, аның өчен, һичшиксез, җитмеш мең фәрештә иртәнгә кадәр догалар кылып торачак һәм аның өчен Җәннәттә җимешләр җыеп әзерләнеп куелыр.
Кайгысы булган кешене юату. Кем бәлагә тарыган кешене юата, аны шул бәлагә тарыган кешегә тәгаенләнгән кебек үк әҗер көтә. Үзенең дин кардәшен юатучы һәркемне Аллаһы Тәгалә дәрәҗәләргә күтәрер.
Мәет кимчелекләрен яшереп калуның савабы. Кем мәет юып, аның берәр кимчелеген күреп калып та, бу турыда башкалардан яшерсә, Аллаһ аны кырык тапкыр гафу итәр.
Җеназа намазы һәм җирләүдә катнашуның дәрәҗәләре. Кешене күмгән чакта җеназа намазын укып беткәнгә кадәр калучыга бер карат әҗер вәгъдә ителгән, ә җирләгәнгә кадәр калучыга – ике карат. Һәр карат бер зур тауга тиң.
Мәчет салу. Аллаһ ризалыгы өчен мәчет салучыга – ул мәчет кош оясы кадәр генә булса да – Аллаһы Тәгалә Оҗмахта йорт салыр.
Дөнья малын Аллаһ юлында тотыну. Көн саен иртән, Аллаһ коллары уянганда, күктән ике фәрештә төшеп, берсе: «Йә Аллаһ, үзенең малын (Аллаһ юлында) тотынучыга аны кире кайтар!» — дип, ә икенчесе: «Йә Аллаһ, саранны һәлак ит!» — дип дога кылалар.
Сәдака бирү. Бервакыт Аллаһ рәсүле ﷺ: «Бер дирхәм йөз мең дирхәмне узып китте», — дигән. Шулчак кешеләр: «Йә Рәсүлүллаһ, ничек инде алай?» — дип сораган. Ул: «Ике дирхәме булган кеше бер дирхәмен сәдака итеп бирә, ә икенчесе, зур-зур байлыкларга ия булып та, шуның йөз мең дирхәмен сәдакага тотына», — дип җаваплаган. Ягъни, шулай итеп, ярты байлыгын – бер дирхәмен сәдака итеп бирүче кеше миллионлаган акчасы булган кешене уздыра!
Агач һәм башка үсемлекләр утырту. Җимеш бирә торган үсемлек утыртып, аның җимешләрен кешеләр, кошлар һәм хайваннар ашап торса, мөселманга моның өчен сәдака савабы язылып торыр.
Бурычка акча бирү. Дин кардәшенә ике тапкыр бурычка акча биреп торган кеше шушы акчаларны бер тапкыр сәдакага биргән кеше кебек үк әҗер алыр.
Бурычны гафу итү. «Бер кеше бүтәннәргә бурычка акча биреп йөргән һәм үзенең хезмәтчесенә: «Әгәр син авыр хәлгә калучы кешегә килеп, ул безгә бурычны кайтара алмаса, аны ул бурычтан азат ит. Бәлки, Аллаһ та безне Уттан азат итәр», – дип әйтер булган. Һәм Аллаһны очраткач (үлгәч), Аллаһ аны, чынлап та, Уттан азат иткән», – дип сөйләнелә хәдисләрдә.
Нәфел (ирекле) ураза тоту. Кем Аллаһ ризалыгы өчен бер көн нәфел ураза тотса, Аллаһы Тәгалә аның йөзен Тәмугтан җитмеш еллык юл аравыгына ерагайтыр.
Тәравих намазы. Кем тәравих (Рамазан аенда укыла торган сөннәт намаз) намазын имам артыннан азагынача укып бетерә, шул кешегә төнге намаз (тәһәҗүд) укыган кебек савап язылыр.
Хаҗ кылу. Кем хаҗын күркәм итеп – гөнаһлар кылмыйча һәм начар сүз-гамәлләрсез үти, шул аннан сабый бала шикелле чиста (гөнаһсыз) кайтыр. Күркәм хаҗ өчен Оҗмахтан башка әҗер юк.
Ата-ана белән яхшы мөнәсәбәттә булу һәм туганлык җепләрен өзмәү. Аллаһы Тәгалә ризалыгы – ата-ана ризалыгында. Кем ризыгының артуын һәм гомеренең озынаюын тели, шул туганлык җепләрен өзмәсен.
Ятимне тәрбияләү. Аллаһ рәсүле ﷺ ике бармагын бер-берсенә якынайтып: «Мин һәм ятимне тәрбияләп үстерүче Җәннәттә шушы икәү кебек (бергә) булыр», – дигән.
Яхшы холык, игелеклелек. Холкы яхшы булган мөэмин көндез ураза тотып, төннәрен намазда торучы дәрәҗәсенә җитәр. Яхшы холык иясенә Җәннәтнең өске катыннан өй бирелер.
Мәхлукларга (кешеләргә, хайваннарга, үсемлекләргә һәм башкага) карата рәхимлелек. Мәрхәмәтлелек күрсәтүче кешеләргә Аллаһы Тәгалә дә мәрхәмәтле. «Җирдәгеләргә карата рәхимле булыгыз, һәм Күктәге дә (ягъни Аллаһы Тәгалә) сезгә карата рәхимле булыр», – дигән пәйгамбәребез ﷺ.
Мөселманнарга яхшылык теләү. «Үзенә теләгәнне (ягъни яхшылыкны) диндәге кардәшенә дә тели башламыйча, берегезнең дә иманы (камил) булмас», – дигән Аллаһ рәсүле ﷺ.
Оялчанлык. Оялчанлык – иманнан. Оялчанлык яхшылыктан башка берни дә китерми. Пәйгамбәрләрнең сөннәтенә шушы дүрт нәрсә керә: оялчанлык, мисек (исле май) куллану, тешне сивәк белән чистарту һәм никах.
Беренче булып сәлам бирү. Пәйгамбәрдән ﷺ: «Очрашкан ике кешенең кайсысы беренче булып сәлам бирә?» – дип сорыйлар. «Аллаһка якынрагы», – дип җавап бирә пәйгамбәребез.
Кул биреп күрешү. Ике мөселман бер-берсенең кулын кысып күрешсә, хушлашканга кадәр аларның вак гөнаһлары бер-бер артлы җуелып торачак.
Дин кардәшеңнең намусын яклау. Диндәге кардәшенең намусын яклашкан мөселманның йөзен Аллаһы Тәгалә Кыямәт көнендә Уттан саклар.
Дини матбугаттан.