«Әллааһүммәгъфир лии җиддии вә һәзлии вә хатаии вә гәмдии вә күллә зәәликә гыйндии!»
(Йә Аллаһым, белеп һәм белмичә, ният белән һәм ялгыш кылган гөнаһларымны — барчасын да кичер!)
«Әллааһүммәгъфир лии мәә каддәмтү вә мәә әххартү, вә мәә әсрартү вә мәә әгъләнтү вә мәә әсрафтү вә мәә әнтә әгъләмү биһии минни. Әнтәл- мүкаддимү вә әнтәл-мүәххыйру, вә әнтә гәләә күлли шәй'ин кадиир!»
(Йә Аллаһым! Элек һәм соңрак, яшертен һәм ачык кылган гөнаһларымны, тыелганны үтәмәгәннәремне һәм дә Үзеңә генә мәгълүм булган гөнаһларымны кичер! Син бирүче һәм Син кичектерүче! Синең бөтен нәрсәгә көчең җитә!)
«Әлпааһүммә әнтә раббии вә әнәә габдүкә, халәкътәнии вә әнәә галәә гаһдикә вә вәгъдикә мәстәтагътү әгуузү бикә мин шәрри мәә санәгътү әбүү-ү ләкә би нигъмәтикә галәййә вә әбүү-ү галәә нәфсии би зәнбии фәкад заләмтү нәфсии вәгътәрафтү би зәнбии фәгъфир лии зүнуүбии мәә кад- дәмтү минһәә вә мәә әххартү фә иннәһүү ләә йәгъфируз-зүнүүбә илләә әнтә».
(Аллаһым! Син минем Раббым, мин Синең колың. Мине Син яраттың. Мин көчем җиткәнче Сиңа биргән сүземне тотам. Эшләгән начарлыклардан Сиңа сыенам. Беләмен, биргән нигъмәтләреңә каршы кимчелекләрем булды, үземә-үзем золым иттем. Гөнаһларымны үкенеп искә алам, узган һәм киләчәк гөнаһларымны гафу итүеңне Синнән үтенәм. Мине кичер, Аллаһым! Чөнки, гөнаһларны Синнән башка беркем дә гафу итә алмас.)