Барлык яңалыклар
Иман нуры
14 июнь , 09:40

Корбан чалу турында Коръәннән аятьләр

Корбан китерү йоласы бик тә борынгы. Бу гадәт Адәм галәйһиссәләм заманында ук булган.

Корбан чалу турында Коръәннән аятьләр
Корбан чалу турында Коръәннән аятьләр

Корбан бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалына

“Маидә” сүрәсенең 2нче аятендә “...Кәгъбәтуллага атап яки башка берәр мәхлукка атап корбан чалмагыз, корбанлыкларыгызга бернинди билгеләр ясамагыз...” – диелә, ягъни корбан бары тик Аллаһы Тәгалә ризалыгы өчен чалына. “Раббың ризалыгы өчен намаз укы һәм ятимнәрне вә фәкыйрьләрне ашатыр өчен корбан чал!” (“Кәүсәр” сүрәсе, 2нче аять).

 Шулай ук “Әнгам” сүрәсенең 162нче аятендә дә бу хакта әйтелә: “Әйт: "Укыган намазларым вә бугазлаган корбаннарым фәкать Аллаһ ризалыгы өчен генә эшләнәләр вә тере булуым һәм үлмәклегем – бөтен галәмнәрне тәрбия кылучы Аллаһу Тәгалә эшедер”.

 

Корбан чалу бик борынгыдан билгеле

“Маидә” сүрәсенең 27нче аятендә хәбәр ителүенчә, корбан чалу Адәм галәйһиссәләмнең уллары вакытыннан ук булган: “...Ике егет корбан чалдылар, берсенеке, ягъни Һабилнеке кабул булды, икенчесенеке – Кабилнеке – кабул булмады...”. Билгеле булуынча, нәфесе Кабилне җиңеп, Һабилне үтерергә өстери, Кабил Һабилне үтерә һәм хәсрәтләнүчеләрдән булды.

 

Хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чала

“...Корбанга чалачак хайваннарда чалганчы сезнең өчен файдалар бардыр, соңра ул корбанлыкларның чала торган урыннары Кәгъбәтуллаһ хозурындадыр.

Барча мөэмин җәмәгате өчен корбан чалырга урын кылдык ягъни хаҗга бармаган мөэминнәр өйдә корбан чалырлар, Без аларга биргән дөя, сыер, куйларны корбан итеп чалганда Аллаһ исемен зекер итсеннәр, бит сезнең Илаһыгыз – ялгыз бер Аллаһ...” (“Хаҗ” сүрәсе, 33-34 аятьләр).

Фотода: Мәдинәдәге иң борынгы мәчет Куба.

Корбан чалу турында Коръәннән аятьләр
Корбан чалу турында Коръәннән аятьләр
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: