Барлык яңалыклар
Иман нуры
7 июнь , 08:30

Корбан чалу турында сорауларга җаваплар

Корбанны нинди көнне чалырга? Нинди мал ярый? Корбан чалган вакытта нинди сүзләр әйтергә? Вафат булганнар исеменнән корбан чалалармы?

Корбан чалу турында сорауларга җаваплар
Корбан чалу турында сорауларга җаваплар

Корбан чалу вакыты ничә көн белән чикләнгән?

– Бу эшне үзегез яшәгән урында гает (бәйрәм) намазы укылганнан соң башларга кирәк. Аллаһ Тәгалә Коръәндә болай дигән: “Раббыңның ризалыгы өчен намаз укы һәм корбан чал” (“Әл-Кәүсәр” сүрәсе, 2нче аять). Ягъни тәүдә – намаз уку, шуннан – корбан чалу. Шушы гает көненнән башлап безнең корбан чалу өчен янә өч көнебез (тәшрик көннәре) бар. Һәм өченче көндә кояш баю белән корбан чалу вакыты тәмамлана.

Әгәр кемдер малны гает намазыннан алда чалса, ул корбанга саналмый, ә гадәти мал чалган кебек була. Шулай ук дүртенче көнгә калдыру да дөрес түгел. Намаз, ураза, хаҗ шикелле, корбан китерүне дә мотлак үз вакытында башкарырга кирәк.

Әгәр ниндидер берәр авылда гает намазы укылмаса, ул җирдә корбанны иртә таңнан ук чала башларга мөмкин.

Өч көннең кайсысы булса да, аермасы юкмы?

– Әлбәттә, беренче көн икенчесенә караганда хәерлерәк, икенче көн исә өченчесеннән яхшырак.

Нинди малны чалсаң да ярыймы?

– Корбанлык хайван төрләренә килгәндә, сарык, кәҗә, сыер, буйвол, дөя малларын корбан итеп чалырга була. Аларның ниндидер бер җенестә булуы шарт түгел.

Әйткәндәй, корбан итеп чалынасы малның берничә көнгә алдарак сатып алынуы – мүстәхә́б, ягъни хупланган эш.

Эре мал ничә яшьлек булырга тиеш һәм ул ничә кеше исеменнән чалына?

– Сыер малы – ике яшьтән, дөя биш яшьтән үткән булырга тиеш. Андый хайваннарны җиде кеше исеменнән корбан итеп чалырга мөмкин.

Күмәкләп бер малны чалганда һәр җиде кешенең дә нияте Аллаһ хакына корбан китерү булырга тиешме, әллә кемдер “ит кирәк” дип кушылса да, дөресме?

– Өлешкә кереп корбан чалганда һәр җиде кешенең дә нияте бер үк булырга тиеш. Әгәр берсе генә дә башка төрле уйлый икән, калганнарының да корбаннары кабул булмый (!).

Вак мал, ягъни сарык белән кәҗә, ничә яшьлек булырга тиеш? Алар ничә кеше исеменнән чалына ала?

– Кәҗә-сарыкның бер яшьтән дә ким булмавы шарт. Әгәр, яше тулмаса да, гәүдәләре зур икән (карап торуга бер яшьлек кебек күренсәләр), аларны корбанга тотынырга рөхсәт ителә. Бер вак мал бер кеше (гаилә) исеменнән генә чалына.

Эре малның итен җиде кешегә ничек бүләргә?

– Корбанны бергәләп чалган кешеләр арасында ул ит башта үлчәнелә, шуннан соң төгәл рәвештә исәпләп таратып бирелә. Чамалап кына бүләргә ярамый. Мәсәлән, бер сыерны җиде кеше кушылып чалса, ә итенең авырлыгы 350 килограмм булса, һәр кешегә төгәл 50шәр килограмм тиеш.

Шулай ук бу очракта ит бүлүче кешенең гадел булуы шарт. Аның күңелендә “кемгәдер – итлерәк җире, кемгәдер – сөяклерәге” дигән начар ният ятарга тиеш түгел. Бу вакытта аңа Аллаһ җәзасы һәм рәнҗетелгән кешеләрнең рәнҗеше төшәчәк. Әгәр дә инде начар ният кормый, тигез бүләргә мөмкин кадәр тырышып та, ялгыштан гына бераз хата җибәрсә, әлбәттә, аның гаебе булмас.

Мөселманнарның барысына да корбан чалу мотлакмы?

– Кайсыбер галимнәрнең фикеренчә, корбан чалу бөтен мөселманнарга да мотлак (вәҗиб) булып тора. Ә кайберәүләр аны сөннәт гамәл (ягъни мотлак түгел) дип исәпли. Мәсәлән, хәнәфи мәзһәбе галимнәре фикеренчә, корбан чалу – мотлак. Әмма шул ук вакытта Әбү Хәнифәнең укучылары Әбү Йосыф һәм Мөхәммәт аны сөннәт гамәл дип исәпләгән. Дөресрәк фикер дә шулдыр, чөнки имам Әбү Хәнифә дә, корбан чалуны мотлак дисә дә, аны зәкать түләрдәй (ягъни нисабы тулган) бай кешеләр өчен генә тиешле, дигән.

Мәликиләр әйтүенчә, әгәр кешенең ел дәвамында корбанлык мал сатып алырлык байлыгы яткан икән, бу очракта корбан чалу аның өчен ныклы сөннәт булып китә. Имам Шәфигый әйтүенчә, әгәр дә кеше бәйрәм көннәрендә корбанлык мал алу мөмкинлегенә ия икән, шул чакта аңа да бу сөннәт була. Имам Әхмәд фикеренчә, әгәр дә кеше бурычка акча алып, аны соңыннан түләрдәй хәлдә булса, андый кеше өчен дә корбан чалу сөннәт санала.

Гыйбадәтне үтәү таләбе барысына да кагыламы?

– Корбан чалдыручы түбәндәге шартларга туры килергә тиеш:

  • Мөселман булырга;
  • Акыл ягыннан сәламәт булырга;
  • Балигъ яшьтә булырга;
  • Азат булырга (ягъни әсир, кол я вакытлыча иркеннән мәхрүм ителгән кеше түгел);
  • Үз җирендә булырга (ягъни сәфәрдә түгел);
  • Хәлле (ягъни нисабы тулган) кеше булырга.

Ә кем соң нисабы тулган кеше? Әгәр аның үзенең һәм тәрбиясендә торучыларның йорт кирәк-ярагы, транспорты, ашамлыгы, киеме җитәрлек, моннан тыш, 85 граммм алтын кыйммәтендәге байлыгы бар һәм, өстәвенә, шушы бөтен мал-мөлкәтне киметерлек дәрәҗәдәге бурычлары юк икән, димәк – хәлле, нисабы тулган. Әгәр дә инде кешенең нисабы тулмаган булса, аңа Корбан бәйрәмендә мал чалу вәҗиб (мотлак) түгел.

Акылдан язган кешедән вәҗиб һәм фарыз гамәлләрне үтәү таләп ителми, шулай да башкаларга аның исеменнән корбан чалу тыелмый.

Шулай ук балигъ булмаган бала (кызмы ул, малаймы), әгәр гадел юл белән акча эшләп яисә ата-анасы биргән акчалардан беразын җыеп барып, шуңа сарык сатып алып, аны үзе исеменнән корбан итеп чалуларын сораса, яисә ата-анасы сыер чалганда үзен дә өлешкә кертүләрен теләсә, таләбен үтәргә кирәктер.

Гаиләдә акча ата кешедә генә булса, ул чакта нишләргә?

– Әгәр дә мөселманның гаиләсе бар һәм ул барысын да үзе генә карап, тәрбияләп, тәэмин итеп тора икән, бер корбанны бөтен гаиләсе исеменнән чала ала (хәтта бер сарыкны я бер кәҗәне дә). Гаиләнең бүтән әгъзалары аерым корбан чалып тормый.

Кайбер нечкә күңелле кешеләр хайванны кызганып, үзләре чала алмый. Аларга икенче кешедән чалдырырга ярыймы?

– Әлбәттә, ярый. Һәм бу очракта чалган кешегә хезмәт хакын биреп кую яхшы булыр. Үзеңнекен үзең чалу мүстәхәб санала.

Берәрсе корбанны икенче кешедән бугазлатса, аның үзенә чалу мәлен карап тору мотлакмы?

– Карап тору яхшы, әмма булдыра алмаса, мәҗбүр итәргә кирәкми.

Хатын-кызга үзенең корбанын чалганнарын карап тору дөресме?

– Әгәр аңа моңардан рухи зыян килмәсә, карап тора ала. Зыян килердәй булса, читкә китсен.

Хатыннар үз кулы белән корбан чала аламы?

– Әгәр дә чалудан курыкмасалар, көчләре җитсә, аларга да рөхсәт.

Корбан бәйрәме көннәренә күреме туры килгән хатын-кызга корбан чалырга ярыймы?

– Күреме булган хатын-кыз үзе чалмасын, икенче берәүгә кушсын. Ләкин ул корбан чалган урында йөри ала.

Нинди хайваннар корбанга ярамый?

– Кимчелекләре күп, чиктән арткан булса, андый малны корбанга чалу дөрес түгел. Мәсәлән:

  • күзләренең берсе яки икесе дә бөтенләй күрмәсә;
  • йөри алмаслык дәрәҗәдә аксак булса;
  • колакларының яртысы һәм шуннан да артыгы киселгән булса;
  • койрыгының яртысы һәм аннан да артыгы киселгән булса;
  • җиленендә имчәкләре булмаса;
  • бик нык ябык булса;
  • тумыштан койрыгы булмаса;
  • тумыштан колаклары булмаса;
  • нәҗесләрне (пычрак, әшәке нәрсәләрне) күп ашый торган булса;
  • көтүгә йөртә алмаслык дәрәҗәдә котырынган булса.

Ниндидер кечкенә җитешсезлеге булган хайваннарны корбанга тотынырга рөхсәт ителәме?

– Хәтта сау-сәламәт кешеләрне табу бик авыр, шулай да, бераз кимчелекләре булуына карамастан, 18 яше тулган егетләрне армия сафларына алалар. Шуның шикелле, Шәригать тә кайсыбер кимчелекләре булган хайваннарны корбанга чалырга рөхсәт иткән. Мәсәлән:

  • күзе начар күрсә;
  • кылый булса;
  • бер аягына гына аксаса;
  • тумыштан мөгезсез булса я мөгезләре тулысынча үсешмичә калса;
  • колакларының өчтән бер өлеше киселгән булса;
  • койрыгының өчтән бер өлеше киселгән булса;
  • бер-ике теше төшкән булса;
  • колаклары бик кыска булса;
  • корчаңгы белән авырган булса.

Кыскасы, аз гына кимчелеге булган малларны корбанга чалу рөхсәт ителгән. Әмма иң яхшы корбан – бөтен кимчелекләрдән азат һәм сау-сәламәт хайван.

Корбан чалган вакытта тәкбир әйтәләрме?

– Пәйгамбәребезнең ﷺ сөннәте буенча корбан чалу әдәбе бар. Ул түбәндәгеләрдән гыйбарәт:

  • Бәйрәмгә ике-өч көн калгач, корбанлык хайванны, бүтән маллардан аерып алып, чистарак урында тоту, яхшы итеп ашату;
  • Бәйрәм көнендә корбанлык хайванны бизәү (бу – мүстәхәб, ягъни хупланган гамәл);
  • Корбан чалырга ниятләгән кешенең барысын да үзе башкаруы яхшырак;
  • Мал алдында пычак үткерләмәү (бу аны ике тапкыр үтерү сымак булыр);
  • Корбанны бүтән маллар күреп калырлык урында чалмау;
  • Хайванны, башы белән кыйблага каратып, сул кабыргасына яткыру;
  • Чалучы кешенең үзенең дә йөзе белән кыйбла тарафына карап утыруы яхшы;
  • Малның өч аягын бәйләү (ул тыпырчынмасын һәм качып китмәсен өчен). Бер арткы аягын исә иттән мөмкин кадәр күбрәк кан чыксын өчен ирекле калдыралар;
  • Янәшәдәге кешеләр белән бергә көйләп тәкбир әйтү. Менә аның сүзләре:
  • “Алла́һу ә́кбәр, Алла́һу ә́кбәр, лә́ илә́һә илләЛла́һ, вәЛла́һу ә́кбәр, Алла́һу ә́кбәр, вә лиЛлә́һил-хәмд” (тәрҗемәсе: “Аллаһ иң бөек, Аллаһ иң бөек, Аллаһтан башка илаһ юк һәм Аллаһ иң бөек, Аллаһ иң бөек һәм бөтен мактаулар – Аллаһка!”);
  • Тәкбирдән соң шундый дога кылу: “И́ннә салә́ти үә нүсүки́ үә мәхйә́йә үә мәмә́ти лиЛлә́һи Ра́ббил-галәмин” (тәрҗемәсе: “Чынлап, минем намазым һәм минем корбаным, минем гомерем һәм минем үлемем – галәмнәр Раббысы Аллаһка!”);
  • Шуннан соң, кулга пычак алып: “БисмиЛләһ, Аллаһу әкбәр! Йә Раббым, бу фәлән-фәләннән”, – дип, корбанлык хайванны тиз генә, оста гына, матур гына итеп чалу;
  • Корбан чалганнан соң түбәндәге доганы уку: “Йә Аллаһ, бу корбанны Үзеңнең сөекле Мөхәммәтеңнән һәм дусның Ибраһимыңнан кабул иткәнең кебек кабул кыл”.

Мәрхүмнәр өчен корбан чалырга ярыймы?

– Галимнәрнең бердәм карашы буенча, әгәр дә кеше үләрдән алда үзе исеменнән корбан чалырга васыять калдырган булса, ярый. Ә инде андый васыять юк икән, бу очракта галимнәрнең фикерләре аерыла. Рөхсәт итүчеләр: “Андый (ягъни васыятьсез чалынган) корбан ите тулысынча сәдака итеп таратып бирелергә тиеш”, – дигән шарт куя.

Әмма, фикер берлеге булмагач, андый эштән тыелып калу яхшырактыр. Мәрхүмнең гамәл дәфтәренә языла торган бүтән яхшы эшләр дә бар бит. Мәсәлән, аның өчен кылынган дога. Доганы мәрхүмнең үз баласы кылса, тагы да хәерлерәк.

"Бәрәкәт ачкычы" журналыннан.

Фото: Борай районы мәчете.

Корбан чалу турында сорауларга җаваплар
Корбан чалу турында сорауларга җаваплар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: