Барлык яңалыклар
Иман нуры
24 Май , 18:21

Сихердән дәвалану юллары

Сәбәпсезгә елау я көлү, эчке органнарның авыруы белән бәйле булмаган көчле эч авырту, Аллаһка зикер әйтүгә һәм гыйбәдәткә җирәнү тойгысы, хәләл җефетеңә карата сәбәпсез нәфрәтләнү, еш авыру һәм башкалар сихер сәбәпле булырга мөмкин.

Сихердән дәвалану юллары
Сихердән дәвалану юллары

Сихер кагылу-кагылмавын ничек белергә? Кешенең мотлак сихерле булуын бик сирәк очракларда гына белергә була:

– Сихерчегә мөрәҗәгать итүче үзе әйтсә.

– Сихерчегә мөрәҗәгать итүченең шаһитлары булып, алар әйтсә.

– Сихерче үзе әйтсә.

Башка очракларда сихерне аның билгеләренә (ягъни медицина теле белән әйткәндә, симптомнарына) карап белергә мөмкин. Мәсәлән, йортка кергәндә көчле авырлык тою, сәбәпсезгә елау я көлү, эчке органнарның чире белән бәйле булмаган көчле эч авыртуы, Аллаһка зикер әйтүгә һәм гыйбәдәткә җирәнү тойгысы, хәләл җефетеңә карата сәбәпсез нәфрәтләнү, еш авыру һәм башкалар. Ләкин шуны истән чыгармаска кирәк: кайсыбер билгеләрнең булуы кешегә мотлак сихер кагылуын аңлатмый, чөнки китерелгән билгеләргә тән һәм җан авырулары да сәбәпче булуы мөмкин.

Шулай итеп, сихернең үзенә килгәндә, аңардан дәвалануның берничә төре бар.

Беренче төр: Сихер өчен кулланылган әйберләрне тапкан очракта, ул нәрсәләрне Шәригать рөхсәт иткән ысуллар белән юкка чыгару. Бу – сихерләнгән кешене дәвалауда иң нәтиҗәле сәбәп.

Икенче төр: Шәригатьтә канунлаштырылган өшкерү сүзләрен укырга (моңа мисаллар түбәндә китерелә):

а) Яшел лотосның (икенче төрле аны «кыргый ююба» яки «сидр» дип тә йөртәләр) җиде яфрагын вакларга, шуннан соң шул вакланган яфракларны госелләнү өчен җитәрлек су белән бутарга, һәм:

«Әгузү би-Ллә́һи минәш-шәйта́ни-р-раҗи́м!»

Ягъни: «Ләгънәтләнгән шайтаннан Аллаһка сыенам!» – дип әйтергә.

Аннары киләсе аять-сүрәләрне укырга:

«Сыер» сүрәсенең 255нче аятен, «Киртәләр» сүрәсенең 117-122нче аятьләрен, «Юныс» сүрәсенең 79–82нче аятьләрен, «Та һә» сүрәсенең 65–70нче аятьләрен, «Кяферләр», «Ихлас», «Таң», «Кешеләр» сүрәләрен.

Югарыда телгә алынган аять-сүрәләрне су өстенә укыганнан соң, аннан өч йотым эчәргә кирәк, ә калганы белән – госел коенырга. Шулай эшләнсә, ин шәә Аллаһ, чир үтәчәк. Ихтыяҗ булса, моны янә кабатларга. Шифаланганчы шулай эшләргә дә мөмкин. Бу ысул бик күп тапкырлар тәҗрибәдә сыналган һәм Аллаһ аның белән файда китергән. Шулай ук, ир кеше сихер тәэсире нәтиҗәсендә җенси көчсезлеккә дусар булганда да кулланыла ала.

б) Авырткан урынга төкереп-өреп, ул җирне уң кул белән сыпырып, өч тапкыр яки аннан күбрәк «Фатиха» сүрәсен, «Көрси» аятен, «Сыер» сүрәсенең соңгы ике аятен, «Ихлас», «Таң» һәм «Кешеләр» сүрәләрен укырга кирәк.

в) Аллаһка догалар һәм сыену сүзләре белән мөрәҗәгать итәргә, һәм, шулай ук, гомуми догалар белән дә ялварырга кирәк. Андый догалар һәм өшкерү сүзләре түбәндә китерелә.

1) «Әсьәлү-Лла́һә-л-газы́ймә Раббә-л-гарши-л-газы́йми ән йәшфийәк!»

Ягъни: «Бөек гарешнең Раббысы булган Бөек Аллаһтан сине шифалавын сорыйм», – дип җиде тапкыр әйтергә кирәк (Тирмизи, Әбү Давыт җыентыкларыннан).

2) Чирле кешегә кулын, авырткан урынга куеп, өч тапкыр: «Бисми-Ллә́һ» («Аллаһ исеме белән»), – дигән сүзләрне әйтергә кирәк, шуннан соң җиде тапкыр:

Әгузү би-Ллә́һи үә кудратиһи мин шәрри мә́ әджи́дү үә үхә́зир!

Ягъни: «Мин тойган һәм хәвефләнгән нәрсәнең явызлыгыннан Аллаһның һәм Аның Кодрәте яклавына сыенам!» – дип әйтергә (Бохари, Мөслим җыентыкларыннан).

3) Алла́һүммә, Раббә-н-нә́с! Әзһиби-л-бәьс, үә-шфи, Әнтә-ш-Шә́фи, лә́ шифә́ьә иллә́ шифә́ьүк, шифә́ьән лә́ юга́диру сәкамә́.

Ягъни: «И кешеләрнең Раббысы Аллаһ! Бу чирне ерагайт (бетер) һәм шифаландыр! Син – әш-Шә́фи (шифа бирүче), Синең шифадан башка шифа юк, чир калмаслык итеп шифаландыр!» – дияргә кирәк (Бохари, Мөслим җыентыкларыннан).

(Бохари риваять иткән хәдистә хәбәр ителүенчә, бу сүзләрне Аллаһ рәсүле ﷺ чирле кеше янына килгән чакта яки чирле кешене аның янына китергәндә әйтер булган).

4) Әгузү бикәлимә́ти-Ллә́һи-т-тә́ммәти мин күлли шәйта́ни үә һә́ммәһ, үә мин күлли гайнин лә́ммәһ.

Ягъни: «Теләсә нинди шайтаннан, бөҗәктән һәм яман күздән Аллаһның камил сүзләре яклавына сыенам!» – дип әйтергә (Бохари җыентыгыннан).

5) Әгузү бикәлимә́ти-Ллә́һи-т-тә́ммә́ти мин шәрри мә́ халәк.

Ягъни: «Аллаһ барлыкка китергән нәрсәләрнең явызлыгыннан Аның камил сүзләренә сыенам», – дип әйтергә (Мөслим җыентыгыннан).

6) Әгузү бикәлимә́ти-Ллә́һи-т-тә́ммәти мин гадабиһи, үә гыйка́биһ, үә шәрри гыйбә́диһ, үә мин һәмәзә́ти-ш-шәйәты́н, үә ән йәхдуру́н.

Ягъни: «Аллаһның камил сүзләренә Аның ачуыннан, җәзасыннан, колларының явызлыгыннан, шайтаннарның вәсвәсәләреннән һәм аларның минең яныма килүләреннән сыенам», – дип әйтү тиешле (Тирмизи, Әбү Давыт җыентыкларыннан).

7) Әгузү бикәлимә́ти-Ллә́һит-тә́ммәти әлләти́ лә́ йүджә́үизү́һүннә бәррун үә лә́ фә́җирун мин шәрри мә́ халәка, үә бәраьә, үә зәраьә, үә мин шәрри мә́ йәнзилү минәс-сәмә́ьи үә мин шәрри мә́ йәгруджү фи́һә́, үә мин шәрри мә́ зәраьә фи-л-ардый үә мин шәрри мә́ йәхруҗү минһә, үә мин шәрри фитәнил-ләйли үән-нәһә́р, үә мин шәрри күлли та́рикыйн иллә́ та́рикан йәтруку би хайрин, йә́ Рахмә́н!

Ягъни: «Аллаһның камил сүзләренә сыенам – (аларга) изгелекле дә, бозык та (каршылаша) алмый – Аллаһ барлыкка китергән, булдырган һәм бар иткән нәрсәләрнең явызлыгыннан, күктән төшкән явызлыктан һәм анда менә торган явызлыктан, Ул җирдә булдырган явызлыктан һәм аңардан чыга торган явызлыктан, төн һәм көн фетнәсе явызлыгыннан, төнен була торган бөтен нәрсә явызлыгыннан – үзе белән яхшылык алып килә торганыннан башка – и Рахмә́н (Мәрхәмәтле)!» – дип әйтергә кирәк (Әхмәт җыентыгыннан).

8) Алла́һүммә, Раббәс-сәмә́үә́тис-сәбгый үә Раббәл-ардый үә Раббәл-гаршил-газы́йм. Раббәнә́ үә Раббә күлли шәйьин фә́ликал-хәбби үән-нәүә́, үә мүнзиләт-Тәүра́ти үәл-Инҗи́ли үәл-Фүрка́н. Әгузү бикә мин шәрри күлли шәйьин Әнтә Ә́хизун би нә́сыйәтиһ. Алла́һүммә, Әнтәл-Әүүәл, фәләйсә кабләкә шәйьүн, үә Әнтәл-Ә́хир, фәләйсә бәгъдәкә шәйьүн, үә Әнтәз-За́һир, фәләйсә фәүкакә шәйьүн, үә Әнтәл-Бә́тыйн, фәләйсә дү́нәкә шәйьүн!

Ягъни: «И җиде күкнең Раббысы, җирнең Раббысы, бөек гарешнең Раббысы Аллаһ! Безнең Раббыбыз һәм бөтен нәрсәнең Раббысы! (Һәрбер) орлыкны һәм җимне ярып шыттыручы! Тәүратны, Инҗилне һәм Фурканны (Коръәнне) төшерүче! Мин барча нәрсәнең явызлыгыннан Синең яклавыңа сыенам, (чөнки) барысы да Сиңа буйсынган. И Аллаһ! Син – әл-Әүүәл (Беренче) һәм Сиңа кадәр һичнәрсә дә булмаган, Син – әл-Әхир (Азаккы) һәм синнән соң һичнәрсә дә булмаячак, Син – әз-Заһир (Җиңүче яки ачык) һәм Синең өстә һичнәрсә дә юк, Син – әл-Бәтыйн (ягъни яшерен, чөнки Аллаһның заты мәхлуклардан яшерен, яки Аллаһ барча яшерен нәрсәне дә белә) һәм Синнән тыш һичнәрсә дә юк» (Мөслим җыентыгыннан).

9) Бисми-Ллә́һи әрки́к, мин күлли шәйьин йүьзи́к, үә мин шәрри күлли нәфси (әү гайни) хә́сид, Алла́һу яшфи́к! Бисми-Ллә́һи әрки́к!

Ягъни: «Сине җәфалаучы бөтен нәрсәдән Аллаһ исеме белән сине өшкерәмен, теләсә нинди көнләшүченең явызлыгыннан (яки: көнләшүченең начар күзеннән). Аллаһ шифаласын сине! Аллаһ исеме белән сине өшкерәмен!», – дип әйтергә (Мөслим җыентыгыннан).

10) Бисми-Ллә́һи әрки́к, мин күлли шәйьин йүьзи́к, мин хәсәди хә́сид, үә мин күлли зи гайн, Алла́һу йәшфи́к!

Ягъни: «Сине җәфалаучы бөтен нәрсәдән, көнләшүченең көнләшүеннән һәм теләсә нинди начар күздән Аллаһ исеме белән сине өшкерәмен», – дип әйтергә кирәк (Ибн Мәҗә җыентыгыннан, дөрес хәдис).

Аллаһка бөтен бу өшкерү, догалар, сыену сүзләре белән мөрәҗәгать итүләр – сихер, күз дию, җен кагылу тәэсирләрен һәм, шулай ук, башка нинди дә булса чирләрне дәвалау чаралары. Аларның барысы да Аллаһ рөхсәте белән файда китерер.

Өченче төр: сихер эзе күренгән тән өлешеннән кан алдыру (хиҗәмә эшләтү). Әгәр дә хиҗәмә эшләү мөмкин булмаса, югарыда телгә алынган ысулларны куллану да җитә, ин шәә Аллаһ.

 

Дини чыганаклардан.

Сихердән дәвалану юллары
Сихердән дәвалану юллары
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: