Барлык яңалыклар
Иман нуры
17 Май , 10:46

Сәлам бирү – зур савап

Сезгә сәлам биргән саен сез аңардан яхшырак итеп җаваплап сәламләгез яки шундый ук сәлам кайтарыгыз!

Сәлам бирү – зур савап
Сәлам бирү – зур савап

Пәйгамбәребез Мөхәммәт ﷺ: «Бер мөэминнең икенче мөэмин алдында алты хакы бар, – диде, – әгәр кардәшеңне очратсаң, аңа сәлам бир; әгәр кунакка чакырса, җавап бир; нәсыйхәт сораса, нәсыйхәт бир; төчкереп, Аллаһны мактаса («Әлхәмдүлилләһ» дисә), аңа рәхимлек телә («Ярхәмикәллаһ»); авырып китсә, барып хәлен бел; вафат булса, соңгы юлга озат».

Аллаһы Тәгалә Коръәндә әйтә: «И сез, иман китергән кешеләр, үзегезнең өйләрегездән башка чит өйләргә рөхсәт сорап керегез, йорт хуҗаларына сәлам бирмичә кермәгез…» («Яктылык» сүрәсе, 24:27).

Тагы да әйтә: «…Һәм өйләргә кергән чакта бер-берегезне Аллаһ кушкан мөбарәк һәм яхшы исәнләшү белән сәламләгез…» («Яктылык» сүрәсе, 24:61).

Тагы да шулай ди: «Сезгә сәлам биргән саен сез аңардан яхшырак итеп җаваплап сәламләгез яки шундый ук сәлам кайтарыгыз. Чынлап та, Аллаһ һәрбер нәрсәне хисаплый» (Коръән, «Хатыннар» сүрәсе, 4:86).

Пәйгамбәребездән ﷺ сәхабәләр: «Исламда иң хәерле эш кайсы?» – дип сорагач, ул: «Кешеләрне ризык белән сыйлау, танышыңа да,  таныш түгеленә дә сәлам бирү», – дип җавап бирде. Шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәребезнең: «Дөнья бетәр алдыннан кешеләр танышлары белән генә сәламләшеп йөрерләр», – дигән сүзләре бар. Һәм, чынлап та, бүген сәлам үзеңә таныш кешегә, ә кайсы вакытта исә үзеңә кирәк булган кешеләргә генә бирелә.

Мөселман кешесе нинди милләттән генә булмасын, нинди генә телдә сөйләшмәсен, Ислам сәламе бар җирдә дә бер – «әссәламү галәйкүм» («сәлам сезгә» дип тәрҗемә ителә). Бу сәлам кешелек дөньясының атасы Адәм галәйһиссәләмнән килә. Аллаһ аны юктан бар кылганнан соң, аңа: «Бар һәм фәрештәләргә сәлам бир, аларның сиңа булачак җавапларын тыңла,  бу синең һәм нәселеңнең сәламе булыр», – диде. Атабыз Адәм янәшәсендә утырган фәрештәләргә: «Әссәламү галәйкүм», – дип әйтте. Фәрештәләр: «Вә галәйкә әссәлам вә рәхмәтуллаһ», – дип җавап кайтардылар.

Әгәр дә сәлам шулай тулысынча әйтелсә, тагы да хәерлерәк. Хәдисләрдән килгәнчә: «әссәламү галәйкүм» дисәң – 10, «вә рәхмәтуллаһи» дип өстәсәң – 20, «әссәламү галәйкүм вә рәхмәтуллаһи вә бәрәкәтүһү» дип әйтсәң – 30 савап аласың (бу – «сиңа Аллаһның сәламе, рәхмәте һәм бәрәкәте булсын» дигән сүз).

Пәйгамбәребез ﷺ үз өммәтенә җиде васыять калдырды һәм ул васыятьләрне үтәргә боерды: авыруның хәлен белергә, җеназага иярергә, төчкерүчегә рәхимлек теләргә, зәгыйфь кешегә ярдәм итәргә, кысрыкланган кешене якларга, ант бирүчене антын үтәүгә этәрергә һәм сәлам таратырга. Сәлам бирү кешеләрнең үзара мәхәббәт-дуслыгын ныгыта, күңелләрен күтәрә.

Пәйгамбәребез ﷺ тагы да: «Иман китермичә торып Җәннәткә кермәссез, ә бер-берегезне яратмыйча торып иманлы була алмассыз. Сезгә бер нәрсә өйрәтәм, әгәр шуны үтәсәгез, бер-берегезне яратып яшәрсез: үзара сәлам таратыгыз!» – диде.

Кешеләргә беренче булып сәлам бирүчеләр хакында Мөхәммәт пәйгамбәребез ﷺ: «Алар Аллаһның рәхмәтенә иң якыннар», – диде. Бер сәхабә: «Йә Аллаһ рәсүле, очрашкан ике кешенең кайсысы беренче булып сәлам бирә?» – дип сорагач, ул: «Аллаһка якынрагы», – ди. Абдуллаһ ибн Гомәр исемле сәхабәне (Аллаһ аңардан риза булсын) еш кына базарда йөргәнен күрүче дуслары аңардан: «Син сәүдә дә итмисең, әйбер дә карамыйсың, монда ни эшләп йөрисең?» – дип сорагач, ул: «Без базарга барча очраган кешеләргә сәлам бирү өчен барабыз», – дип җавап биргән.

Исламда сәламнең аерым рәвеше булган кебек, аерым тәртипләре дә каралган. Бераз гына шуларга тукталып китик.

Аллаһ рәсүле ﷺ әйтте: «Нәрсәгә булса да атланып баручы – җәяүлене, җәяүле – утыручыны, аз җәмәгать – зур җәмәгатьне, кече кеше – өлкән кешене беренче сәламли».

Хаклык һәм хикмәт иясе булган Пәйгамбәребезнең ﷺ бу сүзләренә колак салган кеше өлкәннәрнең дә хакларын үти, тәкәбберлектән дә имин кала. Кайсы вакытта кеше берәр затлы машинага утыра да,  элек дус булган җәяүле кардәшен танып та, күрмәгәнгә салышып, сәлам дә бирми үтеп китә. Әлхәмдүлилләһ, Ислам буенча атта, машинада баручы беренче булып сәлам бирә һәм шуның белән үзен тәкәбберлектән саклый. Сабыйларны да сәлам белән хөрмәтләргә кирәк. «Сәлам аларны тәрбияли һәм күңелләрен күтәрә», – дигән Мөхәммәт ﷺ. Мөселман кешегә үз өенә кергәндә дә сәлам бирергә киңәш ителә. Пәйгамбәребез Әнәс исемле сәхабәсенә: «И егет, гаиләңә кайтсаң, сәлам бир. Үзеңә дә, йорт әһелләреңә дә бәрәкәт булыр», – дип әйтә.

Безнең халыкта көненә бер мәртәбәдән дә артык күрешмәү гадәткә кергән. «Бүген бер тапкыр күрештек бит инде», – диләр. Әмма Аллаһ рәсүле ﷺ: «Берегез кардәшен очратса, аңа сәлам бирсен. Әгәр дә таш, агач, яки стена сәбәпле аерылышып, соңыннан тагын очрашсалар, тагын сәлам бирешсеннәр», – диде. Димәк, ислам дине безгә күрешкән саен бер-беребезгә Аллаһның сәламен бирергә, иминлек теләргә киңәш итә. «Сәлам бирергә саранланган кеше – иң саран кеше», – диде Пәйгамбәребез. Очрашканда кешеләргә ничек сәлам бирсәк, хушлашканда да шулай сәлам бирергә кирәк («Әссәламү галәйкүм» дип). Хәдис: «Берәрегез кешеләр җыелып торган җиргә килсә, сәлам бирсен. Китәргә теләсә, шулай ук сәлам бирсен. Икенче сәламнең беренчесеннән бер кимчелеге дә юк».

Тел белән әйтелгән сәламне кул белән тулыландырырга да була. Мәсәлән, ерактарак булган кешегә – кул күтәреп, ә янәшәңдәге кешегә – кулын кысып. Мөхәммәт пәйгамбәр ﷺ әйтте: «Ике мөселман бер-берсенең кулын кысып күрешсә, хушлашканга кадәр аларның гөнаһлары бер-бер артлы җуелып торыр». Пәйгамбәребез үзе кардәшләре белән күрешкәндә, аның йөзендә шатлык, кулы исә ефәктән дә йомшак булган. Әгәр дусыңны бик сагынсаң, аны кочаклап та алырга була. Ләкин динебездә бер-береңә баш ию рөхсәт ителми. Чит-ят ир-ат белән хатын-кыз да кул бирешеп күрешергә тиеш түгел.

Сәлам – ул иминлек, тынычлык һәм сәламәтлек. Шушы кечкенә сүз белән без бер-беребезнең күңелләребезне күтәрәбез, үзара дуслыгыбызны ныгытабыз, дөнья тормышының мәшәкатьле көннәрен әз генә булса да җиңеләйтәбез, яктыртабыз.

Кыямәт көнендә дә иманлы булган кешеләрне Җәннәт капкаларының сакчылары сәлам белән каршы алачаклар. Аллаһы Тәгалә бит Коръәндә әйтә: «Раббыларына тәкъвалык кылган мөэминнәрне төркем-төркем Җәннәткә озатырлар, алар анда килгәнче Җәннәт капкалары ачылыр һәм капка сакчылары әйтерләр: «Сәлам сезгә! Сез изгелек кылдыгыз, хәзер Җәннәткә мәңгелеккә керегез» («Төркемнәр» сүрәсе, 39:73).

Һәрвакыт бер-беребезгә сәлам бирешеп яшик, туганнар!

Амур (Абдулла) ЮНЫСОВ.

Сәлам бирү – зур савап
Сәлам бирү – зур савап
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: