Пәйгамбәр – ул кешеләргә нәсыйхәт чыганагы булган вәхиләрне алу һәм тапшыру өчен Раббы тарафыннан сайланып алынган кеше. Әгәр дә вәхи пәйгамбәргә язма рәвешендә бирелсә, ул, моннан тыш, рәсүл дип тә санала. Шулай итеп, Аллаһның бөтен рәсүлләре шул ук вакытта пәйгамбәрләр дә, ләкин бөтен пәйгамбәрләр дә рәсүлләр түгел.
Үз теләгең белән пәйгамбәр булып булмый. Кешеләр дә аны үзләре сайлый алмый. Пәйгамбәрлек миссиясе өчен лаеклыны сайлау – Аллаһы Тәгаләнең аерым хокугы (русча – прерогатива).
Пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр – Раббының кешеләргә карата олы мәрхәмәте һәм бөек нигъмәте. Аллаһның шушы изгелеге булмаса, кешеләр бу дөньяның бар ителүе, тәүхид, Хөкем көне, Аллаһы Тәгаләнең чиге булмаган Хикмәте, Гаделлеге һәм Бөеклеге хакында беркайчан да белә алмас иде. Кешегә, әгәр пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең ярдәме булмаса, яшәү мәгънәсен аңлау, нәрсә хәләл, ә нәрсә хәрам, нәрсә кеше өчен изгелек, ә нәрсә явызлык икәнлегенә төшенү мөмкин булмас иде. Ничек үз Раббыңа шөкер итәргә һәм ничек Аңа гыйбадәт кылырга икәнен дә белмәс иде кешеләр. Бөтен бу нәрсәгә алар, Адәмнең балаларыннан башлап, пәйгамбәрләрдән өйрәнгән: аларның вәгазьләрен тыңлаган һәм аларны телдән-телгә тапшырган, шулай ук, рәсүлләр аша төшерелгән Язмаларны өйрәнгән. Үзенең генә акылы белән кеше бөтен бу нәрсәгә ирешә алмас иде.
Пәйгамбәрләргә Раббының күрсәтмәләрен төп-төгәл тапшырудан башка мөһимрәк нәрсә булмаган. Үзләренең бөтен көчләрен, тырышлыкларын алар Аллаһның Ихтыярын, аның әмерләрен һәм кануннарын кешеләргә җиткерү өчен юнәлткән. Пәйгамбәрләрнең бөтенесе дә Аллаһы Тәгалә өчен үзен-үзе аямаган һәм бөтен гомерләрен потларга табыну белән көрәшкә һәм тәүхидкә, әдәп-әхлакка өндәүгә багышлаган. Шул ук вакытта, гади кешеләр кебек, пәйгамбәрләр үзләрен үзләре тәэмин итәр өчен көч салган, кайгырган һәм шатланган, хәлсезләнгән һәм чирләгән (шуны да билгеләп үтәргә кирәк: пәйгамбәрләргә аларның абруена зыян китерерлек яки аларның миссиясенә комачауларлык җитди чирләр хас булмаган). Кыскасы, пәйгамбәрләр һәм рәсүлләр гади кешеләр булган.
Пәйгамбәрләрнең төгәл санын Аллаһы Тәгалә генә белә. Шулай да ислам галимнәренең киң таралган версиясе бар. Аңа ярашлы, пәйгамбәрләрнең саны 124 мең булган, шуларның 313е – рәсүлләр. Коръәндә исә 25 пәйгамбәр һәм рәсүл генә телгә алына.
Коръәндә шулай ук Зөлкарнәйн, Хозыр, Локман һәм Юшәгъ бин Нүн дигән исемнәр дә телгә алынып китә. Ләкин, күпчелек дин галимнәренең фикеренә ярашлы, аларны пәйгамбәрләр дип түгел, ә изге кешеләр дип карарга кирәк.
Раббының иң тәүге пәйгамбәре булып Адәм (галәйһис-сәлам) тора. Ул үзенең балаларын, оныкларын, туруннарын тәүхидкә – бер Аллаһны яратуга, аны итагать итүгә һәм Аңа гына гыйбадәт кылырга өйрәткән. Ләкин, вакыт үтү белән, Адәмнең токымынан кайсыберәүләр хак диннән читкә тайпылган һәм аны үзгәрткән. Адашкан адәмнәрне туры юлга кайтару өчен, Раббы аларга үзенең пәйгамбәрләрен җибәрә башлаган. Алар үз халыкларын бер Аллаһка гыйбадәт кылырга һәм тик Аңа гына буйсынырга чакырган. Ләкин Аллаһ илчеләре бу дөньядан китү белән, аларның нәсыйхәтләре һәм вәгазьләре онытылган, һәм кешеләр янә Аллаһның кануннарын үзгәртә башлаган. Кемдер – аңлы рәвештә, кемдер – наданлык аркасында. Аллаһның әмерләрен кешеләр уйлап чыгарган кагыйдәләргә һәм йолаларга үзгәртү яхшылыкка илтәмәгән – җәмгыять әхлаксызлыкка һәм көферлеккә баткан. Раббы исә Үз мәрхәмәте белән гөнаһлы бәндәләренә хакыйкатьне күрсәтү һәм аларны туры юлга юнәлтү өчен янә Үзенең сайлап алынган колларын җибәргән.
Һәрбер пәйгамбәр аңа кадәр килеп киткән Аллаһ илчесенең хаклыгын раслаган һәм киләсе илче хакында хәбәр иткән. Һәрбер халыкка бер яки аннан күбрәк пәйгамбәр җибәрелгән. Хакыйкатьне алар шул халыкка шул вакыттагы үсеш этабында аңлаешлы булырлык итеп аңлаткан. Бөтен пәйгамбәрләр дә тәүхидкә чакырган. Гомумән, алар чакырган тәгълимәтләрнең төп принциплары бердәй булган, дип әйтергә мөмкин. Алар китергән шәригатьләрдә вакытның, кешеләр яшәешенең үзгәрүенә һәм башка шундый нәрсәләргә бәйле генә аермалар булган.
Ислам – Мөхәммәт пәйгамбәр ﷺ башлангыч салган яңа һәм иң яшь дин, дигән фикер яши. Ләкин бу алай түгел. Мөселман дине Бер Илаһка иман китерүгә һәм Аңа гына гыйбадәт кылуга нигезләнә. Ягъни, Мөхәммәт пәйгамбәрнең ﷺ тәгълимәте, асылда, башка пәйгамбәрләрнең тәгълимәтләреннән бернәрсәсе белән дә аерылып тормый. Мөхәммәт ﷺ яңа дин уйлап чыгармаган, ә бары тик аңа кадәр килеп киткән пәйгамбәрләр һәм рәсүлләрнең онытылган һәм үзгәртелгән тәгълимәтен генә тергезгән.
Мөхәммәткә ﷺ кадәр килеп киткән пәйгамбәрләр аерым бер халыкларга я кабиләләргә җибәрелгән булса, Мөхәммәт пәйгамбәр ﷺ исә бөтен кешелеккә һәм Кыямәт көненә кадәр рәсүл буларак җибәрелә.
Шуны әйтеп китәргә кирәк: Раббы, иң тәүдә пәйгамбәрен җибәрмичә һәм аның аша Үзенең таләпләрен һәм кануннарын аңлатмыйча, гөнаһларга баткан халыкларны җәзага тарттырмаган.
Аллаһы Тәгаләнең бөтен пәйгамбәрләре һәм рәсүлләре күркәм холык белән аерылып торган, аларга тәкъвалык, югары әхлак, изгелек, зирәклек һәм башка күркәм сыйфатлар хас булган. Аллаһ аларга, шулай ук, пәйгамбәрлек миссиясенең билгеләре булып торган кайсыбер камил үзенчәлекләр дә биргән. Ул билгеләр шулар:
Дини чыганаклардан.
Фотода: Казандагы Колшәриф мәчете күренеше.