Мөселманның башка мөселманны үпкәләтүе мөмкинме? Әлбәттә! Мөселманнар да шул ук кешеләр бит. Алар өчен дә ызгыш-талашы да, азактан гафу үтенешүе дә ят күренеш түгел. Ләкин талашның җитдирәк булуы, ызгышкан мөселманнарның бөтенләй аралашудан туктавы да ихтимал бит әле. Динебез исә, кеше табигатен исәпкә алып, үпкәләшкәннәр өчен өч көн вакыт бирә. Шулвакыт эчендә алар тынычланырга, бер-берсен гафу итәргә һәм кардәшлек җепләрен киредән бәйләргә бурычлы. Өч көннән артык үпкәләшеп, аралашмый йөрү тыела. Пәйгамбәребезнең ﷺ шушы хәдисе бу сүзләргә дәлил:
«Мөселман кешегә өч көннән озакка үз дин кардәше белән аралашудан туктау, шул вакыт эчендә очрашкан чакта бер-береңә арка белән борылу рөхсәт ителми. Ә иң беренче булып сәлам бирүче – бу икәүнең иң яхшысы» (әл-Бохари һәм Мөслим).
Мөселман кешегә дин кардәшен озак вакытка калдыру килешми, дип өйрәтә динебез. Киресенчә, ачуны баса белү, үпкәне оныту һәм кардәшлек җепләрен тизрәк бәйләргә ашыгу мөселманны бизи генә. Әлбәттә, үз-үзеңне җиңү җиңелдән түгел, горурлык тәүге адымны ясарга комачаулый, ләкин кардәшлек җепләрен киредән бәйләгәннәрне Аллаһ әҗер-саваплар белән мотлак бүләкләячәк. Ә ярашырга теләмәгән мөселман исә гөнаһлы булып калачак. Бу сүзләргә киләсе хәдис дәлил:
«Бер мөэмингә өч көннән озакка икенче мөэмин белән кардәшлекне өзү рөхсәт ителми. Өч көн үткәннән соң ул кардәше белән очрашсын һәм аңа сәлам бирсен. Кардәше җавап бирсә, аларның икесенә дә савап. Әгәр җавап бирмәсә, гөнаһ белән кайтыр. Ә тәүге булып сәлам бирүче исә кардәшен калдырган өчен җаваплы булмас» (Әл-Бохари. «Әл-Әдәб»).
Үпкәләшеп, бөтенләй аралашудан туктаган дин кардәшләр үзләренә никадәр зур гөнаһ алуын белсә икән. Аллаһ рәсүле ﷺ андыйлар хакында: «Дин кардәшен бер елга калдырган кеше аның канын койган кебек», ‒ дигән (әл-Бохари. «әл-Әдәб»).
Мәхәббәт, кардәшлек һәм татулык дине булган Ислам динебез бездән күңелләребездәге нәфрәтне, көнчеллекне һәм дошманлыкны җуеп ташлауны таләп итә.
‒ Яман уйлардан сакланыгыз, чөнки, дөреслектә, яман уйлар – иң ялган сүзләр! ‒ ди Аллаһ рәсүле ﷺ бер хәдисендә. ‒ Төпченеп, шымчылык кылып йөрмәгез, тауар хакларын күтәрмәгез, бер-берегездән көнләшмәгез, нәфрәттән баш тартыгыз, бер-берегезгә арка белән борылмагыз һәм кардәшләр булыгыз, и Аллаһ коллары! (әл-Бохари һәм Мөслим).
‒ Мөселман мөселманга – кардәш! ‒ диелә икенче хәдистә. ‒ Ул аңа хыянәт итәргә дә, аны алдарга да, аны ярдәмсез калдырырга да тиеш түгел. Тәкъвалык исә – йөрәктә! Дин кардәшен санга сукмаган кеше җитәрлек явызлык кыла. Һәрбер мөселманга икенче мөселманның гомере, мал-мөлкәте һәм намусы хәрәм булырга тиеш! (Мөслим).
Гафу итә белү – мөселманның сыйфаты. Ә юк-бар өчен кардәшенә ачу тотканнар үзләрен зур хәвеф астына куя, чөнки алар үзләрен Аллаһның ярлыкавыннан мәхрүм итә. Бу сүзләргә Аллаһ рәсүленең ﷺ киләсе хәдисе дәлил:
«Дүшәмбе һәм атнакич көннәре Оҗмах капкалары ачыла да, дошманлык аркасында кардәшеннән аерылган кешедән тыш, Аллаһтан тыш берәүгә дә гыйбадәт кылмаган һәр кешенең язык эшләре кичерелә. Шуннан исә: “Бер-берсе белән ярашмыйча, бу икәүне калдырып торыгыз! Бер-берсе белән ярашмыйча, бу икәүне калдырып торыгыз!” ‒ дип әйтелә» (Мөслим).
Пәйгамбәребезнең ﷺ сәхабәсе Әбү әд-Дардадан шундый сүзләр риваять ителә: «Нәфел ураза белән сәдакадан яхшырак эшкә күрсәтергәме? Ярашыгыз! Дөреслектә, дошманлык пәке кебек». Пәйгамбәребезнең ﷺ үзеннән риваять ителгән хәдистә дә: «Ызгыш-талаш пәке кебек – чәчне түгел, динне кыра», ‒ диелгән (Әхмәт һәм әт-Тирмизи; хәсән хәдис).
Бер-берсен чынлап та Аллаһ хакына яраткан дин кардәшләрне анда-монда килеп чыккан ызгыш-талашлар аера алмаска тиештер ул. Мондый кардәшлекнең җепләре капыл гына өзелә торган нәрсә түгел бит. Бу хакыйкатьне Аллаһ рәсүленең ﷺ сүзләре дә дәлилли: «Бер-берсен Аллаһ Тәгалә хакына яраткан ике кешене берәрсенең тәүге языклыгы гына аеруы – мөмкин булмаган хәл» (әл-Бохари. «әл-Әдәб»).
Фотода: Төркиянең Белдиби поселогындагы мәчет.