Барлык яңалыклар
Иман нуры
10 апрель , 06:30

Гает көне әдәпләре

Гает көнендә ата-аналарыбызны, балаларыбызны, туганнарыбызны һәм барлык якыннарыбызны шатландыру, аларны бүләкләр белән куандыру хуплана.

Гает көне әдәпләре
Гает көне әдәпләре
  1. Бәйрәмгә барыр алдыннан госел алып, матур кием киеп, хушбуй сөртеп чыгу. (Хатыннарга килгәндә, җете киемнәр кию, хуш исләр аңкытып тышка чыгу аларга бәйрәмнәрдә дә, гади көннәрдә дә тыела).
  2. Уразаның тәмамлануын билгеләп, мәчеткә бармас борын берничә (так микъдарда, мәсәлән, өч яисә биш) финик җимеше ашау. Әгәр өйдә бу җимешләр булмаса, ниндидер башка ризык ашарга да була.
  3. Өйдән чыкканнан алып имам хөтбә сөйли башлаганга тиклем Аллаһ Тәгаләне тәкбир әйтеп олылау. Тәүге мөселманнар тәкбирне ишетелерлек итеп әйткән, ә башка кешеләр әйтмәсә: «Нигә тәкбир әйтмисез?» – дип гаҗәпләнер булганнар. Тәкбир киләсе сүзләрдән гыйбарәт: «Алла́һү әкбәр! Алла́һү әкбәр! Лә илә́һә и́лләлла́һү уалла́һү әкбәр! Алла́һү әкбәр үә лиллә́һил-хәмд» (Мәгънәсе: «Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек! Аллаһтан башка илаһ юк, һәм Аллаһ Бөек! Аллаһ Бөек, һәм Аллаһка – мактау!»)
  4. Бер-береңне котлау. Сәхабәләр бу көндә очрашкан вакытта бер-берсенә: «Тәҡа́ббәләлла́һү миннә үә минкүм!» – дип әйтер булган (Мәгънәсе: «Аллаһ сездән дә, бездән дә кабул итсен!»)
  5. Мәчеткә бер юл белән бару, өйгә икенче юл белән кайту. Пәйгамбәребез ﷺ шулай итәр булган. Моның хикмәтләре:

 – Кыямәт көнендә Җир дә телгә киләчәк һәм кеше өчен (яисә аңа каршы) шаһитлык кылачак. Шул вакытта бер генә түгел, ә ике юлның да кешенең гыйбадәтенә шаһитлык кылуы яхшырак булачак.

– Ике юл белән йөргән кешенең күбрәк кешене очратуы һәм аларга берәр ничек ярдәм итәргә форсаты чыгуы ихтимал.

– Ике юлдан зикер әйтеп үткән мөселманны аның дин кардәшләре генә түгел, ә кяферләр һәм монафикълар да күрәчәк. Нәтиҗәдә, алар мөселманнарның һәм Ислам диненең көчен сизәчәк, һәм бу аларга яхшы йогынты ясый алачак.

  1. Мәчеткә барганда хатыннарны һәм балаларны да алып бару. Күремле хатыннар намазда катнашмаса да, башка мөселманнар белән бергә бәйрәм кәефен уртаклашулары яхшы санала.
  2. Ата-аналарыбызны, балаларыбызны, туганнарыбызны һәм барлык якыннарыбызны берәр ничек шатландыру. Мәсәлән, аларны бүләкләр белән куандырырга мөмкин. Шулай ук, дин кардәшләребезгә кунакка барып, хәлләрен белешеп, күңелле әңгәмәләр, шаярулар белән вакыт үткәрү дә хуплана гына.

Чыганак: Дини календарь. Уфа, 2023.

Гает көне әдәпләре
Гает көне әдәпләре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: