Барлык яңалыклар
Иман нуры
5 апрель , 09:30

Фитыр сәдакасы

Фитыр сәдакасын кайчан, ничек һәм кемгә бирергә? Быел аның күләме күпме?

Фитыр сәдакасы
Фитыр сәдакасы

Өендә бер генә көнлек һәм төнлек ризык булган мөселманга да фитыр сәдакасын бирү фарыз. Пәйгамбәр ﷺ фитыр сәдакасы итеп бер саг (2,2–3,3 кг) хөрмәне я бер саг арпаны һәр мөселманга – колга да, азат кешегә дә, иргә дә, хатынга да, олыга да, кечегә дә – фарыз кылган. Әбү Сәгыйть әл-Худри: «Пәйгамбәр ﷺ безнең арада булган чакта фитыр сәдакасын бодайдан, хөрмәдән, арпадан, йөземнән, эремчектән бер саг итеп чыгара торган идек», – дигән.

Югарыдагы хәдисләрдән аңлашылуынча, фитыр сәдакасы урындагы халыкның ниндидер азыгы төреннән – мәсәлән, дөгедән, карабодайдан, борчактан, оннан, тарыдан, арпадан һ. б. – бирелә ала. Димәк, әгәр гаилә биш кешедән торса, һәрберсеннән саг тапшырылырга тиеш дип саналачак, 15 килограмм тирәсе ярманы мохтаҗларга таратырга кирәк булачак. Әлегә тумаган бала өчен фитыр фарыз булмаса да, аның өчен биреп кую хуп күрелә. Рамазан аеның соңгы көненә тиклем үлеп киткән кеше өчен фитыр фарыз түгел һәм аның исеменнән бирергә кирәкми.

Фитыр сәдакасын рамазан аеның бетүенә ике я бер көн калгач (28нче көннән башлап) бирә башларга мөмкин. Ибн Габбәс: «Пәйгамбәр ﷺ фитыр зәкатен, ураза тотучыга үзе тарафыннан әйтелгән буш һәм әшәке сүзләрдән чистарыну өчен, ярлыларга ризык булсын өчен фарыз итте. Кемдер әлеге бурычны гает намазыннан алда башкарып куя икән, зәкате кабул ителгән дип саналыр, ә намаздан соң бирелгәне гадәти сәдака булыр», – дигән. Фитыр зәкатен вакытында тапшырып өлгермәгән кеше (мәсәлән, гает намазы беткәнгә тиклем бирерлек кеше тапмаса), соңлаганы өчен тәүбә кылып, фарыз гамәлен барыбер үтәп куярга тиеш.

Еш кына мөселманнар фитырларын акчалата бирә, ләкин галимнәрнең күбесе аны ризыклата тапшыру яклы. Азык-төлек сатып алып йөрергә вакыт булмаса, бу эшне икенче берәрсенә кушарга, акчаны берәр хәйрия оешмасына күчерергә мөмкин.

Чыганак: Дини календарь.

***

Үзәк Диния нәзарәте сайтында быел фитыр сәдакасы 150 сум күләмендә билгеләнгән (https://cdum.ru/s/urazabayram2024/). Зәкать бирергә тиешле хәлле (кулланылмый яткан 515 мең сум акчасы я шул күләмдә артык мөлкәте булучылар) кешеләргә мохтаҗлар файдасына 1000 сум фитыр сәдакасы чыгару киңәш ителгән. 

Авыру, картаю сәбәпле ураза тота алмаучылар мохтаҗларга түли торган фидия сәдакасының күләме һәр көн өчен шулай ук 150шәр сум тәшкил итә. Байларның 1000әр сум фидия түләве яисә 30 кешене җыеп тукландыруы хуплана.  

Фото: Мәдинә шәһәрендә намаз вакыты.

Фитыр сәдакасы
Фитыр сәдакасы
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: