Барлык яңалыклар
Иман нуры
29 март , 09:47

Җомга көне әдәпләре

Пәйгамбәр (с. г. в.)   шулай дигән: "Сезнең өчен иң яхшы көн – ул җомга".

Җомга көне әдәпләре
Җомга көне әдәпләре
  1. Пәйгамбәребез Мөхәммәткә (с. г. в.) ешрак салават әйтегез.

Җомга – фазыйләтләре бихисап булган бөек көн. Аллаһы Тәгалә аны башка көннәрдән аерган һәм аны мөселманнар өммәте өчен үзенә бертөрле көн иткән. Атнаның бу гүзәл көнендә мөселманнар гыйбадәт кылу өчен җыела, һәм бу – Кыямәт көнендә барлык кешеләр дә җыелып китереләчәк көн.

Җомга – күп санлы нигьмәтләр төшерелү көне. Бу нигьмәтләрнең берсе – Аллаһның мөэмин тарафыннан ике җомга арасында кылынган язык эшләрне һәм яманлыкларны ярлыкавы. Бу көнне шулай ук Мөхәммәт пәйгамбәргә (с. г. в.)   ешрак салаватлар әйтү тиешле.

Сөннәттән дәлил. Пәйгамбәр (с. г. в.)   шулай дигән: “Сезнең өчен иң яхшы көн – ул җомга. Миңа бу көнне салаватларны күбрәк әйтегез, чөнки сезнең салаватларыгыз миңа җиткереләчәк” (Әбү Давыт һәм Ибн Мәҗәнең хәдис җыентыкларыннан).

  1. “Әл-Кәһф” сүрәсен укыгыз.

Бу мөбарәк көндә Коръән-Кәримнең 18нче сүрәсен – “Әл-Кәһф”не (“Мәгарә”) уку ике җомга арасында кылынган язык эшләр һәм яманлыклар өчен түләү булып тора. Шулай ук бу сүрә аны даими рәвештә укып барган һәм Раббысының андагы кушу-тыюларын үтәгән мөэмин кешеләр өчен Кыямәт көнендә нур булачак.

Сөннәттән дәлил. Пәйгамбәр (с. г. в.)   шулай дигән: “Кем “Әл-Кәһф” сүрәсен җомга көнендә укый, шуны нур чолгап алыр, һәм Хөкем көнендә бу нур аның аякларыннан күкләрнең түбәләренә җикереп торыр. Һәм бу (ягъни җомга көнне шушы сүрәне уку) аңа ике җомга арасында кылынган язык эшләр өчен кәффәрат булыр” (Әл-Хәкимнең хәдисләр җыентыгыннан).

  1. Җомга намазын калдырмагыз.

Кичектерерлек сәбәпсез җомга намазын калдырмагыз. Аллаһы Тәгалә балигъ булган һәр ир-егеткә, җомга саен мәчеткә килеп, җәмәгать белән җомга намазын кылырга боерган. Җомга намазының фарыз булуына иҗмәгъ, ягъни галимнәрнең бердәм фикере бар.

Коръәннән дәлил: “И сез, иман китергәннәр! Җомга көне намазга нида кылынганда (азан әйтелгәндә) Аллаһны зикер итәргә ашыгыгыз һәм сәүдәне калдырып торыгыз. Үзегез өчен яхшрак бу, әгәр сез белсәгез икән! (Җыелыш көне сүрәсе, 62:9).

Сөннәттән дәлилләр. Пәйгамбәр (с. г. в.)   шулай дигән:

“Кем дә кем рәттән өч җомга намазын калдыра, Аллаһ шул кешенең йөрәгенә мөһер басар” (Әхмәт һәм Әбү Давытның хәдис җыентыкларыннан).

“Аллаһ белән ант итәм, яки кешеләр җомга намазларын калдыру гадәтен ташлый, яки Аллаһ аларның йөрәгенә мөһер басар. Аңардан соң алар һичшиксез зыян күрүчеләр арасында булыр” (Мөслимнең хәдисләр җыентыгыннан).

“Кем дә кем сәбәпсез өс җомга намазын калдыра, шул кеше монафикълар арасында язылачак” (Әт-Табараниның хәдисләр җыентыгыннан).

  1. Мәчеткә иртәрәк килегез һәм этешеп-төртешмәгез.

Шундый күренешкә шаһит булырга туры килә: имам җомга вәгазен тәмамлаган, мәчеткә килгәннәр намаз кылу өчен сафларга тезелгән, ә шул  вакытта кайсыбер мөселман кардәшләр бер өер булып мәчеткә яңа кереп килә. Ә бит Сөннәткә ярашлы, мәчеткә иртәрәк килү тиешле.

Сөннәттән дәлил. “Әгәр кеше җомга көнне госел алса, тиешенчә чистарынса, мисек сөртенсә, ә аңардан соң җомга намазына юлланса һәм янында утырганнарны этмәсә, Аллаһ күпме тели, шунча намаз укыса, ә аңардан соң имамның сүзләрен игътибар белән тыңлап, тын гына утырса, аның бу һәм үткән җомга арасында кылынган язык эшләре мотлак ярлыканыр” (әл-Бохариның хәдисләр җыентыгыннан).

  1. Хөтбә вакытында сөйләшмәгез.

Имам җомга хөтбәсен башлаганда бернинди очракта да, беркемгә дә сүз кушмагыз. Бу  вакытта сөйләшү катгый тыела.

Сөннәттән дәлил. “Әгәр җомга көнне, хөтбә  вакытында, яныңда булган кешегә “Игътибар белән тыңла!” дисәң, ярамаган нәрсә әйткән булырсың” (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).

Бу тыю сәламгә дә, дин өлкәсендәге сорауга да һәм төчкергәннән соң Аллаһны мактаган кешегә җавап кайтаруга да кагыла.

  1. Намаз тәмамланганнан соң юл буенда җыелмагыз.

Еш кына шуңа игътибар итәргә була: намаз тәмамланганнан соң мөселман кардәшләрдән кайберәүләр кеше йөргән юлда өелешә башлый һәм шуның белән алар башкаларга үтәргә комачаулай һәм юлның хакларын боза. Пәйгамбәр (с. г. в.)   кешеләр йөргән юлда утыруны тыйган. Иң яхшысы – намаздан чыккач та изге гамәлләр кылу өчен таралу һәм Аллаһны зикер итү.

Коръәннән дәлил: “(Җомга) намазы тәмамлангач, җир йөзе буйлап таралышыгыз һәм Аллаһның мәрхәмәтеннән (үз ризыгыгызны) эзләгез. Аллаһны еш зикер итегез – бәлки сез уңышка ирешерсез” (“Җыелыш көне” сүрәсе, 62:10).

Сөннәттән дәлил. Пәйгамбәр (с. г. в.)   шулай дигән: “Сезгә юлда утырмаска кирәк! Әгәр дә инде сезгә нәкъ шунда җыелырга кирәк икән, юлның хакларын кайтарыгыз! Сез карашларыгызны төшерергә, уңайсызлыклар тудырудан сакланырга, сәламгә җавап кайтарырга, яхшылыкка чакырырга, яманлыктан тотып калырга, бәлагә таручыга ярдәм итәргә һәм адашкан кешегә юлны өйрәтеп җибәрергә тиешсез” (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).

  1. Җомга көнен тиешенчә үткәрегез.

Җомга көнендә Аллаһы Тәгаләгә шөкер итү һәм бу көнгә куану тиешле.

Сөннәттән дәлил. Ибн Габбәстән хәбәр ителүенчә, Пәйгамбәр (с. г. в.)   шулай дигән: “Дөреслектә, Аллаһ җомга көнен мөселманнар өчен бәйрәм итте. Кем җомгага килә, шул госел алсын, әгәр мисекләре булса, сөртенсен” (Ибн Мәҗәнең хәдисләр җыентыгыннан; яхшы хәдис).

Гали ибн Әбү Талип (Аллаһ аңардан риза булсын): “Җомга – ашау, эчү һәм Аллаһны зикер итү көне”, – дигән.

Хак сәләфләр буыныннан булган Мөхәммәт ибн Сирин исә: “Ир кеше өчен һәр җомга саен гаиләсен тәм-том белән сыйлау – хупланган гамәл”, – дигән.

  1. Аллаһка догалар белән ялварыгыз.

Галимнәр әйтүенчә, җомга көнендә догалар кабул ителгән  вакыт аравыгы бар. Ләкин алар моның нәкъ кайсы  вакытта булуына карата төрле фикер әйткән. Шуңа да Әл-Басыйр (Күрүче) һәм Әс-Сәмигъ (Ишетүче) булган Аллаһка тырышып догалар кылыгыз һәм җавап алырга ныклы өмет итегез.

Сөннәттән дәлил. “Җомга көнендә шундый  вакыт бар ки, ул  вакытта Аллаһ Аңардан сораучыга сораган нәрсәсен һичшиксез бирер” (әл-Бохари һәм Мөслимнең хәдис җыентыкларыннан).

 

 

Җомга көне әдәпләре
Җомга көне әдәпләре
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: