Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 март , 10:42

Уразага кагылышлы сораулар

Уразаны нәрсәләр боза? Бала имезүче хатын-кыз ураза тотарга тиешме?

Уразага кагылышлы сораулар
Уразага кагылышлы сораулар

Кемнәр ураза тотарга бурычлы?

Акылы төгәл, балигъ яшькә җиткән һәм уразасын калдырырга бернинди дә кичерерлек сәбәбе булмаган һәр мөселман.

 

Кемнәр уразадан азат ителә?

  1. Мөсафирлар.

Моның өчен юл ярыйсы ук озын булырга һәм, гомумән, сәфәр дип саналырга тиеш. Яшәгән җирдән тулысынча чыгып китмичә уразаны бозарга ярамый.

  1. Чирле кешеләр.

Кеше, үз тәҗрибәсеннән чыгып, ураза тотуның чирне көчәйтүен я савыгуны кичектерүен белсә яки үз эшенең остасы булган мөселман табибтан ураза тотмаска киңәш алса, аңа ураза тотмаска рөхсәт ителә.

Ютәл һәм баш авырту кебек җиңелчә чирләр уразаны бозарга сәбәп була алмый.

Иң дөрес фикергә ярашлы, авырлы яки бала имезүче хатын-кыз – чирле кеше хөкемендә.

  1. Карт кешеләр.

Үлеме якынайган саен көннән-көн хәле начараеп барган һәм зиһене таркала башлаган карт кешеләр ураза тотарга бурычлы түгел.

  1. Күрем һәм нифас вакытында хатын-кызлар.

 

Ураза нияте хакында

Ният – фарыз уразаның шарты. Рамазан аенда ураза тоткан кешегә ай башында бер тапкыр ният итү җитә. Әгәр аның нияте бүленсә (мәсәлән, авырып китсә яки юлга чыкса), уразаны боза торган шартлар үткәч тә ул ниятен яңартырга тиеш.

 

Сәхәр һәм ифтар вакытлары

Сәхәрне иртәнге намаз вакыты кергәнче, ягъни көнчыгышта офык яктыра башлаганга кадәр, тәмамлап куярга кирәк.

Кояш йөзе тулысынча офык артына сумгач та, офыктагы кызыллыкка игътибар итмичә, ураза тотучы ифтар кылырга (авыз ачарга) тиеш.

 

Уразаны нәрсәләр боза?

Сәхәр белән ифтар арасында ашау, эчү, җенси якынлык кылу, косу, кан алдыру.

Уразаны боза торган нәрсәләр арасында ашау һәм эчү хөкемендә булганнары бар. Мәсәлән, дару кабул итү, туклыклы матдәләр инъекциясен ясату, кан җибәрү.

 

Уразаны нәрсәләр бозмый?

Онытылып китеп ашау һәм эчү; ирексездән косу; авыз куышлыгын чайкату; планга ярашлы ясалган иньекцияләр (мәсәлән, пенициллин, инсулин), тонусны күтәрүче чаралар, прививкалар (шулай да боларны ифтар белән сәхәр арасында эшләтү хәерлерәк), күзгә һәм колакка дару тамызу; клизма ясату, теш суырту, яраны дәвалау, анализга кан алдырту һ. б.

Уразада чакта теш пастасын кулланмау хәерлерәк, ә менә сивәк куллануның куркынычы юк.

Дини чыганаклардан.

 

Уразага кагылышлы сораулар
Уразага кагылышлы сораулар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: