Тәравих намазының исеме «ял итеп утыру» дигән сүздән килеп чыккан. Чөнки бу намаз озак укыла, һәр ике яисә дүрт рәкәгать саен утырып ял ителә.
Аллаһ рәсүле галәйһиссәләм рамазанда төнге намазлар кылырга өндәгән, ләкин моны кешеләрдән катгый рәвештә таләп итмәгән. Димәк, тәравих намазын укысаң да,
укымасаң да була. Ләкин Аллаһның ризалыгына ирешергә теләгән мөселманнар гөнаһларның ярлыкануына һәм олы әҗер-савапка сәбәпче булган бу гамәлне калдырмаска тырыша.
Хафиз Ибн Рәҗәп дигән галимнең (Аллаһ аңа рәхимле булсын) болай дигән: «Рамазан аенда мөэмин кеше үз нәфесенә каршы ике төрле көрәш алып бара. Көндезге көрәше ураза тоту өчен булса, төнгесе – тәравих намазын кылу өчен. Шушы ике көрәшне үзендә берләштергән кеше исәпсез-сансыз әҗер-савапка лаек».
Тәравихне өйдә дә, мәчеттә җәмәгать белән бергә дә укырга була. Мәчеттә имамга ияреп уку саваплырак.
Рәкәгатьләр санына килгәндә, сигез итеп тә, егерме итеп тә укырга рөхсәт. Ләкин мәчеттә имам ничә рәкагать укый, аңа ияргәннәр дә шулай укырга тиеш.
Тәравих намазы бүтән намазлардан бернәрсәсе белән дә аерылмый диярлек. Икешәр рәкәгать итеп уку Сөннәткә ныграк туры килә.
Бу намазны Рамазан аенда һәр көн ястү намазыннан соң, витр намазына кадәр уку сөннәт санала. Тәүдә ният кылына (Мәсәлән, "...20 рәкагать тәравих намазымның 2 рәкәгатен укырга...", дип).
Икешәр я дүртешәр рәкәгатьтән соң зикерләр әйтелә. Аларны дини чыганаклардан табып була. Рамазанның һәр ункөнлеге өчен үз зикерләре бар.