Уразада иң мөһиме нәрсә?
Уразаның төп шартлары: ният, таң атканнан алып кояш баеганга кадәр ашау-эчүдән, якынлык кылудан тыелу.
Ашау-эчүне чикләү – җиңел түгел. Ник дисәң, туклану – безнең төп инстинкт. Ул безгә яшәү, тереклек өчен кирәк. Тик кайчакта ашар өчен генә яши башлыйбыз кебек. Кибеттән нинди ризык аласыбызны, бүген нәрсә пешерәсебезне уйлап, тәмледән-тәмлене, төрледән-төрлене эзләп. Шуннан инде ашказаны колына әйләнгәнебезне сизми дә калабыз. Ураза – шул “тәмле” коллыктан котылу, нәфесне тыю, тәнебезне тәрбияләүнең бер юлы.
Уразадагы кешенең бөтен әгъзалары ураза тота: колаклары гайбәт, музыка, бозык сүзләр тыңламый, күзләре ярамаган нәрсәләргә, гаурәткә (чит-ят кешеләрнең шәрә тәне) карамый, теле гөнаһ сүзләр, гайбәт, кирәкмәгән уен-көлке сөйләми, аягы гөнаһлы юлда йөрми, кулы гөнаһлы эшләр кылмый… хәтта борыны да аш-су исеннән ял итә.
Уразаның тагын да югарырак дәрәҗәсе – уй белән бәйле. Уйга йөгән кидерү, аны тыя алу өчен күп көч кирәк. Уйның уразасы – гөнаһлы уйлардан тыелу, гөнаһлы хыялларга бирелмәү.
Дөрес, бу тыюлар рамазан аена, уразалы көннәргә генә карамый. Иманлы мөселман һәрвакыт гөнаһтан тыелырга омтыла. Тик ураза тоту хис-тойгыларны, күңелне нечкәртә; балчыктан бар ителгән тәнебезне җиңеләйтә. Балчыктан-туфрактан чыккан ризыклардан тыелгач, җир белән бәйләнешебез йомшара төшә. Гөнаһлардан тыелу җиңелрәк була. Йөрәгебез исә, җир ләззәтләреннән аерылып, Аллаһы Тәгаләгә төбәлә. Җанның, рухның уразасы – Аллаһка гыйбәдәтне тагын да арттыру ул, газиз җаннарыбызны бердәнбер Аллаһка юнәлтү.
Шуңа күрә дә мөселманнар ураза аенда Коръәнне (оригиналда булмаса, тәфсирен-тәрҗемәсен) укып чыгарга тырыша, мәчетләргә җыелып, тәравих намазларын укыйлар. Ир-ат мөселманнар Уразаның соңгы ун көнендә вакытын мәчеттә үткәрергә тырыша, Коръән, дини китаплар укый, тәүбә кыла, дөнья эшләреннән аерылып тора.
Шуңа күрә дә, Уразаның төп шартларының берсе – ният (намерение). Ният – нинди дә булса гамәлнең мәгънәсе, максаты ул. Ашау-эчүдән я якынлык кылудан без диета тотканда яки башка сәбәп белән дә тыелып торырга мөмкинбез. Уразаның нияте – уразаны Аллаһы Тәгалә өчен тоту, үзебез ләззәт тапкан нәрсәләрдән (ашау-эчү, якынлык кылу) Аның ризалыгы өчен вакытлыча тыелып тору.
Ураза – безгә, Адәм балаларына, Аллаһы Тәгаләдән кушылган гамәл. “Ий мөэминнәр! Сездән әүвәлгеләргә ураза тоту фарыз ителгәне кебек сезгә дә, һәр елны бер ай ураза тоту фарыз ителде, шаять, уразаны калдырудан яки уразага кимчелек китерүдән сакланырсыз!” – диелә Коръәннең “Бәкара” сүрәсендә, 183нче аятьтә.
Уразага ниятне кычкырып әйтү фарыз (мәҗбүри) түгел, ниятнең урыны – йөрәк. Ләкин тел белән һәм гарәпчә әйтү яхшырак (мөстәхәб) була.
СОРАУ: Тел белән ураза нияте ничек әйтелә?
Сәхәр ашагач, болай дип әйтәләр:
гарәпчә “Нәүәйтү ән әсуумә саумә шәһри рамәдаанә минәл-фәҗри иләл-мәгъриби хаалисан лилЛәәһи тәгааләә”;
татарча: “Иләһи ният кылдым, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен рамазан уразасын тотмакка, таң беленгәннән алып кояш баеганга кадәр”.
Кояш баткач ифтар кылганда тоз, су я хөрмә кебек татлы җимешләр белән авыз ачалар. Шуннан инде ифтар догасы укыла:
гарәпчә “Әллаһүммә ләкә сумтү үә бикә әмәнтү үә гәләйкә тәүәккәлтү үә гәләә ризкыйкәфтартү фәгфирлии йәә гаффарү мә каддәмтү үә мә әххәртү”;
татарча: “Йә, Раббым, үзеңнең ризалыгың өчен генә ураза тоттым, тоткан уразаларымны кабул кыл, йә, Раббым, үзеңнең биргән нигъмәтләрең белән авыз ачам, кылган гөнаһларымны гафу кыл”.
Бу сүзләрне ятлый алмаганда, кәгазьгә я телефонга язып алсаң уңайлы була.
СОРАУ: Кемнәргә Рамазан уразасы җиңеләйтелгән?
Коръәндә әйтелгәнчә, ике төр халәттәге кешеләр ураза тотмаска мөмкин: авырулар һәм мөсафирлар (яшәгән җиреннән 90 чакрымнан ераккарак киткән кешеләр). “Сезләрдән берәрегез чирләсә, яки сәфәрдә булса рузәне тотмасын” (Коръән, 2: 184). Ләкин бу кешеләр бурычлы булып кала һәм авыру кеше – сәламәтләнгәч, мөсафир кеше юлдан кайткач калган көннәре өчен ураза тотарга тиеш. “Чирле кеше сәламәтләнгәч, сәфәрдәге кеше өенә кайткач, калган көннәрен бер көн өчен бер көн тотып тәмам итәр”, – диелә шул ук аятьтә. Алар фидия сәдакасы да бирә ала, диелә, ләкин ураза тоту хәерлерәк.
Хәдис галимнәренең фикеренчә, авырлы, бала имезүче хатын-кызга ураза тоту мәҗбүри түгел. Хәез (күрем) хәлендәге хатын-кызга ураза тоту бөтенләй тыела. (Күрем вакытында намаз уку да ярамый.) Ләкин алар авырлы чактагы, бала имезгәндәге, күрем хәлендәге көннәре өчен каза уразасы тотарга я фидия бирергә бурычлылар.
Бүтән төр кешеләр дә бар – терелмәслек авырулар (мисалга, диабеттан интегүчеләр), бик олы яшьтәге картлар. Ногманиның Коръән тәфсирендә аларга кагылышлы шундый аңлатма бар: “Картлык зәгыйфьлегенә ирешкән кеше һәм сәламәтләнми торган чирле кеше, болар көчләре җитмәү сәбәпле рузә тотмыйлар һәм каза да кылмыйлар. Маллары булса, фидия бирәләр”.
Ураза балигъ кешеләргә генә фарыз. Ягъни җитлегү чорына кермәгән ир һәм кыз балаларга ураза тоту фарыз түгел.
Дини чыганаклардан.