Барлык яңалыклар
Иман нуры
8 март , 09:55

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Әнкәй мөнәҗәте

Бисмилләһне өйрәтүче газиз анам, Бүгенгедәй күз алдымда нурлы йөзең.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Әнкәй мөнәҗәте
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Әнкәй мөнәҗәте

Бисмилләһир рахмәнир-рахииим.

Күз алдында сакланадыр әнкәемнең

Бисмилләәһ дип башлап кылган гамәлләре. 

Ашын салган бисмилләәһ  дип, камырын баскан,

Бисмилләәһ дип  йокыга талган  сәгатьләре.

Эчтән генә бисмилләһне кабатладык,

Коръән сүзен әңкәм сүзе аша алдык.

Нур бөркелә, шифа килә бисмилләәһтән.

Бисмилләәһтән тәрбияне була көйләп.

Бисмилләһтән диде хәер башлау таңны,

Юлың уңар,эшең булыр диде ырамлы.

Аллаһыны санласаң син җиңел  чакта,

Ул да сине яклар дигән авыр чакта.

Бисмилләһнең мәгънәсен аңлау кирәк,

Мәгънәсеннән фикер йөртү чын мәслихәт.

 “Би” ул белән,  “Исми” – исеме, “Илләәһ” – Аллаһ,

Аллаһ исеме белән яшәү чын хакыйкать.

Әррахмән сүзе аңлатадыр Аллаһының,

Бу дөньяда һәркемгә дә тиң шәфкатен.

Әррәхыйм сүзе ахыйрәттә әрвәхларга,

Мөслимәләр-мөэминнәргә  мәрхәмәтен.

Коръән укып, дога кылып, ният әйтеп,

Бисмилләәһ дип тотынучы бар әдәмгә.

Хәерлелек, бәрәкәт иңәр  һәр эшенә.

Аллаһ белән булыр һәрчак бәйләнештә.

Бисмилләһне өйрәтүче газиз анам,

Бүгенгедәй күз алдымда нурлы йөзең.

Бисмилләһтән юл башлаган балаларың,

Аллаһ сүзен тотып яши гомер буе.

Бисмилләәһтән Коръән сүзе башланадыр,

Бисмилләәһтән барча дога ятланадыр.

Мәрхәмәтле һәм шәфкатьле Аллаһ исеме,

Һәр адәмнең гомер бакый син баш сүзе.

Фото: “Тулпар” журналы архивыннан.

Мәрьям ШӘМСИЕВА. Әнкәй мөнәҗәте
Мәрьям ШӘМСИЕВА. Әнкәй мөнәҗәте
Автор:Илдус Фазлетдинов
Читайте нас: