Барлык яңалыклар
Иман нуры
15 февраль , 11:48

Максат Мамлиев. Милләт һәм дин турында уйланулар

Парлы-тигез булыгыз, бер-берегезне саклап, яратышып яшәгез. Балаларыгыз күп булу яхшы, өчтән дә ким булмасын дисәк, дөрес булыр.

Максат Мамлиев. Милләт һәм дин турында уйланулар
Максат Мамлиев. Милләт һәм дин турында уйланулар

Татар халкы

Татар халкы, меңнәрчә еллар буе үскән, чыныккан. Үзенең уку-язуын булдырган. Башка бик күп милләтләр арасында танылган. Яңа ачышлар ясап, бүрәнәдән буралар бурап, кирпечтән мичләр булдырып, җылы өйләрдә гомер иткән. Сәүдә, игенчелек, тимерчелек, тире-күн эше, күпмедер күләмдә бакчачылык белән шөгыльләнгән. Татарда идарәчелек итү сәләте дә буыннан-буынга күчә торган. Бер мең елдан элегрәк Идел буенда Болгар дәүләте оешкан, аның тирәсенә күп кабиләләр берләшеп, зур көчле илгә әйләнгәннәр. Болгар иле халыклары 922 елда ирекле рәвештә Ислам динен кабул иткән.

 

Ислам дине

Аллаһы Тәгалә һәр кавемгә үзенең пәйгамбәрен күндергән. Алар – Аллаһ сүзен җиткереп, кешеләрне искәртүчеләр. Аллаһы Тәгалә, билгеле булуынча, бихисап фәрештәләрен бар иткән. Һәрберсенә аерым вазифаларын йөкләткән. Җәбраил фәрештә Аллаһның хәбәрләрен җиткерә; Газраил Аллаһ кушуы буенча кешеләрнең җанын ала; Исрафил Кыямәт көне җитүен искәртәчәк; мәетне күмү белән, Мөнкир белән Нәкир сорау алачак; Ризван – оҗмах сакчысы; Мәлик – тәмуг сакчысы һәм башкалар.

Аллаһы тәгаләнең ышанычлы пәйгамбәрләрен барлап чыгыйк. Адәм галәйһиссәләм – барлык кешеләрнең атасы, балчыктан яратылган. Шис галәйһиссәләм – Адәм галәйһиссәләмнең улы. Нух пәйгамбәр яшәгәндә Туфан суы калка. Һуд пәйгамбәр Гад кавеменә җибәрелә. Салих пәйгамбәр Шам белән Мәдинә шәһәрләрне арасындагы самудиләргә җибәрелә. Ибраһим пәйгамбәр – яһүд һәм гарәп халыкларының бабасы, борынгы Иракта яшәгән Нәмруд халыклары пәйгамбәре; Исхак һәм Исмәгыйль пәйгамбәрләрнең атасы.  Лут пәйгамбәр – Ибраһим пәйгамбәрнең туганнан туганы, Содом халкына җибәрелгән. Якуп пәйгамбәр Исхак галәйһиссәләмнең улы, Йосыф пәйгамбәрнең атасы. Әюп пәйгамбәр әлеге Сүрия җирләрендә яшәгән, авыруга сабыр итүе белән билгеле. Аның туганы Шөгаеб галәйһиссәләм – Мәдьян һәм Әйкә халыклары пәйгамбәре, Муса галәйһиссәләм аның кызына өйләнә. Муса пәйгамбәр Мисырда залим фиргавен чорында тора, Бәни Исраилдән, аңа Аллаһы Тәгалә “Тәүрат шәриф”не биргән. Давыт пәйгамбәргә “Зәбур” китабы бирелгән. Гайса пәйгамбәр, ягъни Иисус-Христоска “Инҗил” китабы иңдерелә. Анардан соң җир йөзендә алты йөз ел бер пәйгамбәр дә яшәмәгән. Мөхәммәт пәйгамбәр, милләте белән гарәп, көраеш кабиләсеннән. 570 елда Мәккә шәһәрендә туган. Аны Аллаһы Тәгалә “Коръән” белән бүләкли. 63нче яшендә вафат булган. Иң соңгы пәйгамбәр.

 

Ана кыйммәте

Һәр кешенең, кем булуына карамастан, фәрештәдәй анасы бар. “Агачы нинди – алмасы шундый, анасы нинди – баласы шундый”, – ди халык. Ана хакын зурлау тиешлеге Коръәндә үк әйтелгән. Аналар – нәсел тудыручы, үстерүче. Милләт язмышы, киләчәге алар кулында. Балаларда милли гореф-гадәтләребезгә, йолаларыбызга мәхәббәтне алар  тәрбияли. Пәйгамбәребез (с. г. в.): “Җәннәт – аналарыбызның аяк астында”, – ди. Халык әйтә: “Тормыштагы иң кыйммәт нәрсә – анадан, ә ничек яшәү – атадан”. Парлы-тигез булыгыз, бер-берегезне саклап, яратышып яшәгез. Балаларыгыз күп булу яхшы, өчтән дә ким булмасын дисәк, дөрес булыр. Яраткан һөнәрен – Аллаһтан бирелгән юлын таба алган бала бәхетле. Җырчы, биюче, рәссам, кул остасы, тәрбияче, җитәкче, хәрби, галим, башка белгечлекме – һөнәр сайлау һәр кешенең үзеннән һәм ата-анасыннан тора. Бәхетле булыгыз, үз-үзегезне эзләгез, табыгыз. Күп нәрсә тырышлыктан, кешелелектән, тугрылыктан, иманлы булудан тора.

 

Дин һәм коммунистлар

Революциядән соң коммунистлар динне бөтенләй инкарь итте, дигән сүз бик үк дөрес түгел. Алар Аллаһының оҗмахын дөньялыкта коммунизмга алыштырмакчы булдылар. “Коммунизм төзүче кодексы” кагыйдәләре Коръән Кәримнән алынган, диярсең, тик анда иң мөһим пункт  – бер Аллаһы Тәгаләне тану, аңа иман китерү – юк. Совет чорында төрле диннәрдә торучы кавемнәрне берләштерү максаты куелды. Яшь буынны – пионер, комсомол, ә өлкәннәрне коммунистик оешмаларда тәрбияләргә тырыштылар. Аларда әгъза булып тору тәү карашка мәҗбүри булмады, анда тору өчен милләтең дә мөһим түгел иде.

Динне инкарь итү –  һичшиксез, коммунистик идеологиянең төп ялгышы. Дөрес, диннәр берникадәр сакланды. Сталин үзе дә – яшь чагында дини семинария тәмамлаган кеше. Икенче Бөтендөнья сугышы башлангач, исән калган бөтен дини оешмалар тергезелде, ватанпәрвәрлек көчәйде, милләтләр арасында дуслык ныгыды, каршылыклар  кимеде. Илне саклап калуга бу зур терәк булды. Аллаһы Тәгалә тәгаенләгән пәйгамбәрнең дәрәҗәсе артты, күп халык дингә чын күңелдән ышанып, иманын ныгытты. Без үскән чакта, ата-ана  һәрвакыт эштә булды, тырышып дөнья көтте. Гаиләләрдә балалар күп иде, һәм барысы да картәни, картәти  һәм мәктәп тәрбиясен алды. Әйе, безнең буын коммунизм төзүчеләр рәтендә булды. Динне тотмасак та, онытмадык.

 

Дини белем кирәк

Күп еллар инде, мәктәпләргә дин дәресләре кертергә кирәк, дибез. Укыта башлау өчен дини оешмаларда руханилар бар, аларның көчен куллану фараз. Без 1996 елда “Татар морзалары мәҗлесе” исеменнән укытучылар белемен күтәрү институтына хат язган идек. Мөселман имамнарын, христиан динендә руханиларын җәлеп итеп, укытуга әзерлек башларга, программалар кирәк дигән хатыбыз җавапсыз калды.

Дини белем бирү баланы ата-анасын, олыларны ихтирам итәргә, туган илне яратырга, туган илне, телне сакларга, туганнарың, яшьтәшләрең белән дус булып яшәргә, кеше булып калырга өйрәтү өчен кирәк. Дини әхлак дәресләре үзебез,  киләчәк буыннар өчен кирәк. Дөрес, бу эшләрне руханилар алып бара, әмма мәчетләргә, чиркәүләргә балалар бик сирәк йөри, балаларга аларның тәэсире бик аз. Ә руханилар үзләре мәктәпкә килеп укытсалар, бөтенләй башкача нәтиҗә булыр иде. М. Акмулла исемендәге педагогия университеты бу юнәлештә укытучылар да әзерләде, югыйсә. Хәзерге вакытта чиркәүләр, мәчетләр, синогогалар көннән-көн арта, ә яшьләргә тәрбия бик җитеп бетми. Зарарлы секталар да килеп чыгып тора. Туры юлны күрсәтүдә, табуда яшьләргә ярдәм кирәк. Бу инде хөкүмәтнең һәм сәяси-иҗтимагый оешмаларның бурычы.

Бүген халкыбызга янаган янә  бер зур куркыныч – балаларның ана телен бозып сөйләве, күп гаиләләрдә ана телендә бөтенләй сөйләшмәүләре. Сөйләм телдә дә, язма телдә дә чит сүзләр көннән-көн арта. Яландагы чүп үләнен утаган  кебек утап тормасак, телсез калуыбыз көн кебек ачык. Моны да онытмаска кирәк.

 

“Морзалар мәҗлесе”

1990 елларда республика Президенты хакимиятендә сәяси оешмалар белән идарәлек итүче бүлек бар иде. Аны акыллы зирәк шәхес – Әмир Юлдашбаев җитәкләде. Ул бар оешмаларга ярдәм итте. Мәсәлән, 1992 елда “Татар морзалары мәҗлесе” барлыкка килде – чукынмаган татар морзалары оешмасы. Аны Сәет Еникеев җитәкләде. Оешманың максаты татар тарихын барлау, илне, халыкны, телне, динне һәм татар мәгърифәтен тергезү, ата-бабалардан калган белем, гореф-гадәтләрне яшь буыннарга тапшыру иде. Әмир Морзагали улы, шушы мәҗлеснең кирәген аңлап, чын күңелдән ярдәм күрсәтте, һәрдаим безнең җыелышларга килде, киңәшләрен бирде, халыкара дуслык, бердәмлек өчен тырышты. “Халыклар дуслыгы” йортыннан бер бүлмә дә бирделәр. Анда телефон, интернет булдырды. Сайтыбызны ачтык, “Морзалар хәбәрчесе” дигән 24 битлек гәзитебез әле дә һәр квартал саен чыгып тора. Өч меңнән артык китап, журналлар туплаган китапханә барлыкка килде. Илле кешелек зал морза аксакалларының очрашу урынына әйләнде. Соңгы егерме ел эчендә, моразалар тормышына, шәҗәрәләренә багышланган  китаплар нәшер ителде. Әкренләп “Морзалар мәҗлесе”нең  филиаллары Казан, Мәскәү, Санкт-Петербург, Темниково шәһәрләрендә эшли башлады.

Уфа шәһәрендә башкорт биләре, тарханнары, морзалары варисларын берләштергән оешма да эшләп килә. Аларның беренче җитәкчесе Дамир Мөдәрис улы Куватов иде. Барлык морза, би, кенәзләр оешмаларын берләштергән оешма бар. Бу җәһәттән дә Әмир Морзагали улына рәхмәтлебез, урыны оҗмахта булсын. Гомумән, Башкортстанда бүген йөздән артык милләт вәкиле яши. Күбесенең милли үзәкләре, оешмалары эшләп килә, алар республика “Дуслык йорты” белән хезмәттәшлек итә.

Татарлар – нык, тирән тамырлы халык. Туган илебездә бергә булыйк, бердәм булыйк, без булдырабыз!

Максат МАМЛИЕВ,

“Татар морзалары мәҗлесе”нең шәрәфле рәисе.

Максат Мамлиев. Милләт һәм дин турында уйланулар
Максат Мамлиев. Милләт һәм дин турында уйланулар
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: