Барлык яңалыклар
Иман нуры
9 февраль , 10:52

Дөнья һәм ахирәт

Без яшәгән дөнья бердәнбер түгел. Ахирәт тормышы хакында Коръән Кәримнең бик күп аятьләрендә искәртелә.

Дөнья һәм ахирәт
Дөнья һәм ахирәт

 ӘНГАМ (ТЕРЛЕК) СҮРӘСЕ (6): 

  1. Дөнья тереклеге алдый торган уенчыклардан башка нәрсә түгелдер. (Дөнья балалар уенчыгы кеби: уенчыклар ничаклы матур булсалар да, балалар туйганчы уйныйлар да, аннары ташлап китәләр. Дөнья да нәкъ шулайдыр: кешеләр дөнья белән уйныйлар, аннары, гомерләре беткәч, ташлап китәләр). Әмма ахирәт йорты Аллаһ хөкемнәрен бозудан сакланучы тәкъва кешеләр өчен хәерледер. Әйа! Бу хакта гакылларыгызны эшләтмисезме? Ахирәтнең дөньядан артык икәнен аңламыйсызмы?

ҖАСИЙӘ (ТЕЗЛӘНҮ) СҮРӘСЕ (45):

  1. Кыямәтне вә терелүне инкяр итүчеләр әйттеләр: "Без бу дөньяда гына яшибез, икенче дөнья юк, бәгъзеләребез үләдер, ә бәгъзеләребез анасыннан туып тереләдер, вә безне үтермидер һичнәрсә, мәгәр заманаларның үтүе белән картаеп үләбез аннан соң терелү булмый", – дип. Аларның бу сөйләгән сүзләре белемсез вә дәлилсездер, алар сукыр фикерләре белән шулай зан кылалар.
  2. Әгәр аларга Безнең ачык аңлаешлы аятьләребез укылса, үлгәннән соң терелүне инкяр итүчеләрнең дәлиле булмас, мәгәр әйтерләр: "Сүзегез дөрес булса, безнең әүвәлдә үлгән аталарыбызны терелтеп китерегез", – дип.
  3. Син әйт: "Аллаһ сезне терелтәдер, соңра үтерәдер, соңра шиксез булачак кыямәт көнне барчагызны тергезеп бер урынга җыячактыр, ләкин күбрәк кешеләр аны белмиләр.
  4. Җир вә күкләр мөлке Аллаһу тәгаләнекедер, кыямәт көне булганда имансыз кешеләрнең алданганлыклары вә хәсрәтләре ачыкланыр.

Ногмани тәфсире.

Дөнья һәм ахирәт
Дөнья һәм ахирәт
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: