Пәйгамбәрдән (с. г. в.) шундый хәдис риваять ителә: «Әгәр кеше дөрес итеп тәһарәт алса һәм намаз укыса, аның шушы hәм моннан алдагы намазы арасындагы гөнаhлары ярлыканыр».
Аллаһ рәсүле (с. г. в. кешеләрдән сораган: «Сез ничек уйлыйсыз: әгәр берәвегезнең ишеге алдында елга агып ятса, hәм ул көненә биш тапкыр шунда юынса, ул кешедә берәр пычрак калыр идеме?» «Юк, бернинди дә пычрак калмас иде!» – дип җавап биргән тегеләр. «Нәкъ менә шулай Аллаh сезне биш намаз белән гөнаһлардан чистарта», – дигән Аллаһ рәсүле (с. г. в.).
Әбү Зар исемле сәхабә риваять итүенчә, беркөнне Пәйгамбәр (с. г. в.), бер агач ботагын селкетеп, яфракларын коя да шулай ди: «И Әбү Зар, әгәр мөселман Аллаһ ризалыгы өчен намаз укырга торса, аның гөнаһлары да шушы яфраклар шикелле аңардан коелып төшәчәк».