Барлык яңалыклар
Иман нуры
26 гыйнвар , 09:50

Дога кайчан кабул була?

Доганың еш кабул була торган билгеле урыннары, вакытлары, хəллəре бар...

Дога кайчан кабул була?
Дога кайчан кабул була?
  1. Дога кылган чакта Аллаһның җавабында шиклəнергə ярамый. Җавап нинди генə төрдə булмасын, ул барыбер булачак. Бу дөньяда күрмəсəк тə, ахирəттə күрəчəкбез, ин шəә Аллаһ!
  2. Доганы өч тапкыр кабатлау мөстәхәб санала. Шулай итү – Пəйгамбəребезнең (с. г. в.) сөннəте.
  3. Дога кылганнан соң: “Мин Аллаһтан сораган идем, лəкин җавап булмады”, – дип өметсезләнү тыела. Андый сүзлəр кешенең догасын юкка чыгара.
  4. Доганың еш кабул була торган билгеле урыннары, вакытлары, хəллəре бар. Мəсəлəн, сəфəрдə чакта, яңгыр яуганда, уразадан соң авыз ачканда, нахакка рəнҗетелгəн вакытта, Гарəфəт тавында һ. б.
  5. Дога кылганда үтə нык шым сөйлəргə дə, үтə нык кычкырырга да ярамый.
  6. Доганы Аллаһ Тəгалəгə хəмед (мактау, данлау сүзлəре) əйтеп, аңардан соң Мөхəммəт Пəйгамбəргə (с.г.в.) салават əйтеп башлау тиешле.
  7. Догасының кабул булуын телəгəн кеше хəлəл ризык белән генə тукланырга, хəлəл кием кияргə, рəнҗеткəн кешелəре белән ярашырга һəм гөнаһлары өчен даими рəвештə тəүбə итеп торырга тиеш.
  8. Дога кылган чакта кыйбла ягына борылып, кулларны күтəреп утыру яисә басып тору хуплана.
Дога кайчан кабул була?
Дога кайчан кабул була?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: