Ризаитдин Фәхретдин 1859 елда, хәзерге ел исәбе белән 17 гыйнварда, Бөгелмә өязенең (хәзерге Татарстанның Әлмәт районы) Кичүчат авылында дөньяга килә.
1891 елда Оренбург магометан руханилар Җыелышының Уфа казые (хөкемдары) булып тәгаенләнә. Шул елларда «Асар» биобиблиографик хезмәтен яза.
1906 елда Рәмиевлар чакыруы буенча Оренбург шәһәренә күчеп килә, «Вакыт» газетасында эшли.
1908-1918 елларда «Шура» журналының баш мөхәррире була, бер үк вакытта «Хөсәения» мәдрәсәсен җитәкли.
Революциягә кадәр чорда 60 тан артык китабы, матбугатта 700дән артык язмасы басылып чыга.
1918 елда Уфага күчеп килә. 1922 елда Россия һәм Себер мөселманнары үзәк Диния нәзарәте мөфтие итеп сайлана.
1923 елда «Ислам мәүләсе» («Ислам җыентыгы») журналын чыгара башлый.
1925 елда мәртәбәле кунак буларак Фәннәр Академиясенең 200 еллыгына багышланган тантаналарда катнаша.
1926 елда Мәккәдәге Бөтендөнья мөселманнар конгрессында Совет Социалистик Республикалары берлеге делегациясен җитәкли, конгрессның вице-президенты итеп сайлана.
1936 елның 12 апрелендә Уфа шәһәрендә вафат була. Телевизион үзәк артында урнашкан Мөселман зиратында җирләнгән.
Чыганак: Интернет чыганаклар.