Барлык яңалыклар
Иман нуры
22 декабрь 2023, 11:01

Мәккә шәһәре каян килеп чыккан?

Үлем чигендә яткан Исмәгыйльнең аяк очыннан Зәм-зәм чишмәсе ургылып чыга башлый... 

Мәккә шәһәре каян килеп чыккан?
Мәккә шәһәре каян килеп чыккан?

Мөмкинлеге булган мөселманнар зөлхиҗҗә аенда Исламның бер терәге булган хаҗ гамәлен башкарып, Мәккәдә үткәрә. Бөтен дөнья мөселманнарын берләштергән бу бәрәкәтле шәһәрнең барлыкка килүе бер бөек хатын – Хәҗәр исеме белән бәйле. Аның тарихы безне нәрсәгә өйрәтә? 

Аллаһ Тәгалә үзенең сөекле бәндәсе Ибраһимга хатыны Хәҗәр белән улы Исмәгыйльне, Фәләстиннән ераккарак алып китеп, азык-төлек булмаган чүллектә калдырып китәргә куша. Ибраһим Раббысының бу әмерен үти дә, башын аска иеп, кире Фәләстингә юл тота. Хатынын имчәк баласы белән бу чүллектә калдырып киткән иреннән Хәҗәр: «Аллаһ сиңа моны куштымы?» – дип сорый. Ибраһим баш кагып кына җавап бирә. Бар тәвәккәллеген туплап, Хәҗәр: «Димәк, Аллаһ безне үлемгә дучар итмәс!» – дип әйтә.

Хәҗәр иң башта Сафа һәм Мәрвә калкулыклары арасында су эзләргә тотына. Бу җирдә тереклек булуга бернинди дә ишарә юклыгына карамастан, ул эзләнүдән туктамый. Кемдер сорар: су тапмагач, ник Хәҗәр бу ике калкулык арасында бер яисә ике генә тапкыр түгел, ә җиде тапкыр йөгерүен дәвам иткән? Максатка ирешер өчен бөтен көчен һәм тырышлыгын салган – моны башкача аңлатып булмый. Хәер, Аллаһ бу хакта яхшырак хәбәрдар. Ни генә дисәң дә, үзен дә, сабыен да үлемгә дучар итмәс өчен ул ике төп шартны үтәгән: иман китергән һәм гамәл кылган.

Шулвакыт Аллаһтан җиңеллек килә – үлем чигендә яткан Исмәгыйльнең аяклары очыннан Зәм-зәм чишмәсе ургылып чыга башлый. Бу чишмә, ниндидер могҗиза белән бүгенге көнгә тиклем Мәккә ташлары арасыннан ургылуын дәвам итеп, һәрбер тамчысы белән безгә ярдәм чыганагының һичкайчан корымаячагын исбатлый кебек.

Соңыннан монда бүтән кешеләр дә килеп урнаша. Ибраһим да килеп, хатыны белән улының хәлен белеп йөри. Ә беркөнне Исмәгыйль белән бергә җирдәге тәүге мәчетне – Кәгъбәтулланы – төзи.

Һәрвакыт, тормыш авырлыкларына очраган саен, Хәҗәрне исебезгә төшерик. Чүллектә үлем чигендә яткан Исмәгыйльне исебезгә төшерик. Аннан уңышка ирешү өчен ике төп шартны үтик: Аллаһка иман китерик һәм гамәл кылыйк. Иң тәү чиратта Аллаһның ярдәменә ышаныйк, аннан инде авыр хәлебезне төзәтү өчен көчебездән килгәннең барысын да эшлик. Тырышлыкларыбыз кемгәдер бушка гына кебек күренсә дә, шуны онытмыйк: Аллаһның ярдәме мотлак киләчәк!

"Дини календарь"дан.

Фото: vecstock; Freepik.

Мәккә шәһәре каян килеп чыккан?
Мәккә шәһәре каян килеп чыккан?
Автор:Дильбар Сулейманова
Читайте нас: